Татарский переводчик Азербайджанские песни Узбекские песни Русские песни

Айгуль Габдуллина.
 Слушать песни исполнителя и скачать онлайн

Исполнители

Добавить
Все татарские исполнители

Группа вконтакте

Айгуль Габдуллина

  • "Кайтып киләм туган ягыма" 1.Кайтып киләм туган ягыма, Йөгереп төшәм елга ярына. Басар өчен сагышларымны, Килеп кочам камышларымны. Сәлам, илем, сәлам, җирем, Сезгә сагыну җырларым. Кушымта: Үзәкләрне өзә сандугач: Ник соң киттең өзелеп сагынгач? Җырлар идек синең белән бергә Туган җирләремдә таң тугач. 2.Кайтып киләм туган ягыма, Шашып сарылам зифа каеныма. Туганыма кемдер эндәшә, Кошлар күреп миннән көнләшә. 3.Кайтып киләм туган ягыма, Әнә йортта казлар кагына. Каршы ала мине туганнар, Йөзләр шатлык белән тулганнар. Кушымта: шул ук.
  • Өметемне өзмә. Төзәлмәслек яра булып мәңге Хәтеремә кереп калма син Болай да бит янган йөрәгемә. Яшьле күзләремне сөртә-сөртә Яздым сиңа тагын бер җырым, Үз кулларың белән, сизәсеңме, Өзәсең бит күңел кылларын. Өлгермәмме инде салкыннарда Җылы хисләремә төрергә?! Соңгы тапкыр күргән кебек синең Күзләреңне назлап үбергә. Өметемне зинһар өзмә, Яшим әле шуңа табынып. Күкләрнең киңлегендә төннәрен Якты йолдыз булып кабынып. Өметемне зинһар өзмә, Ялгыш кына, саксыз кагылып, Сагыш булып гомергә йөрәккә Исемең калмасын уелып. Сагыш уты булып гомергә йөрәккә Исемең калмасын уелып. Төзәлмәслек яра булып мәңге Хәтеремә кереп калма син. Болай да бит янган йөрәгемә. Сиңа илткән юлларым буранда Югаламы инде күмелеп. Калырмени инде түгелеп-түгелеп Калырмени инде түгелеп? Сиңа илткән юлларым буранда Калырмени инде түгелеп? Сиңа илткән юлларым сагыш булып Калырмени инде уелып. Өметемне зинһар өзмә генә.
  • "Синең белән генә" 1. Күңелем белән сине сагынганда, Йолдызларга карап җан атам. Йолдызлар да белә инде хәзер: Мин бит өзелеп сине яратам. Кушымта: Синең белән генә бәхетле мин, Синең белән очам күкләргә. Очар коштай канатланган мәлем, Ошамыйдыр,бәлки,күпләргә.(2 кабат) 2. Кояш булып балкый минем йөзем Синең белән янәш(ә) барганда. Йөрәгемнең хисе урыгып чыга, Күзләребез күзгә бакканда. Кушымта:шул ук. 3..Бәхетемне минем сакла,җаным, Ятлар сүзен кертмә арага. Ялгыш кына кырын караштан да Назлы сүзләр(хисләр) эреп югала. Кушымта:шул ук. (2 кабат)
  • 1.Чынга килә уйласаңда, Уйлап атла адымны. Уйламый әйтелгән сүзләр Газап итә җаныңны. Кушымта: Хәй, Ходаемның көннәре Уйга салмый кемнәрне? Көтелмәгән мәшәкатләр Ут итә күңелләрне. (2 кабат) 2.Уйласаң да, кайчагында Гел җайлы бармый эшләр. Мең каршылык арасында Яши җирдә кешеләр. Кушымта:шул ук. (2 кабат) 3.Дуслар бар кирәк чагында, Дошман бар көңләшергә, Көндәшләр бар гайбәт өчен, Якыннар серләшергә. Кушымта:шул ук. (2 кабат)
  • 1. Күк йөзеннән йолдыз күзләдем, Сөйгәнемне хаман эзләдем. Яланнарда язлар исе, чәчәкләрдә кояш төсе, Тик сагышлы иде йөзләрем. Кушымта: Аккан сулар булып, яуган карлар булып Сибелдең син тормышымның юлларына. Җанга өмет биреп, нурлы хисләр сибеп, Сөю уты салдың минем кулларыма. 2.Болытта да нур бар эзләсәң, Үләндә дә гөл бар күзләсәң. Сөю назларына тула, тормышың бәхетле була, Өметеңне әгәр өзмәсәң. Кушымта:шул ук. 3.Ялгыз гына атлаганда тормыштан, Бүләк алдым бүген язмыштан. Күңел җырлый бары пар булганда, Җанга сөю тулганда. Кушымта:шул ук. (2 кабат)
  • 1)Сөю хисе хич-бер кешегә дә җиңел бирелми Йөрәк яры килеп кергән сөю инде сүрелми. Беркемнәрдә янмый-көйми генә утка төренми Сөйгәннәрнең әче күз яшләре инде түгелми. Кушымта: Яратам дип,шашып яратам дип Җырларымда донья яңгыратам, Сөюемнән такыялар үреп Мин аларны сезгә таратам. (2 кабат) 2)Сөюемне сөйлим каеннарга, алсу гөлләргә Ярсуымны басар өчен диеп чыгам күлләргә. Йөрәгендә сөю булганнарның күңле мондаръя Сөюдән дә әче һәм татлырак ни бар доньяда. Кушымта: шул ук(2 кабат)
  • 1)Сөю хисе хич-бер кешегә дә җиңел бирелми Йөрәк яры килеп кергән сөю инде сүрелми. Беркемнәрдә янмый-көйми генә утка төренми Сөйгәннәрнең әче күз яшләре инде түгелми. Кушымта: Яратам дип,шашып яратам дип Җырларымда донья яңгыратам, Сөюемнән такыялар үреп Мин аларны сезгә таратам. (2 кабат) 2)Сөюемне сөйлим каеннарга, алсу гөлләргә Ярсуымны басар өчен диеп чыгам күлләргә. Йөрәгендә сөю булганнарның күңле мондаръя Сөюдән дә әче һәм татлырак ни бар доньяда. Кушымта: шул ук (2 кабат)
  • 1. Хатын-кызга бәхет өчен Күп тә кирәкми икән: Яратканың сине сөеп, Назлап уятса иртән... Кушымта: Яши белсәң шөкер итеп, Күп кирәкми бәхеткә. Кадерләрен белеп кенә Гомер итик рәхәттә. (2 кабат) 2.Күзгә карап балаларың, "Әнием" диеп торсалар, Туганнарың,якыннарың Сау-сәламәт булсалар... Кушымта: шул ук. 3.Җылы өең,кайтыр җирен, Ашың булса табында Бәхет өчен шул аз мени? Нәрсә кирәк тагын да?... Кушымта: шул ук.
  • 1.Сүзләреңә мин ышандым, Хисләреңә кереп буталдым. Сине генә мин уйладым, Сагынып төннәр еладым. Төшләремдә сине көттем, Тик нигәдер миңа килмәдең, Сөю гөлен таптап үттең, Мәхәббәтне минем юк иттең. Кушымта:Яратмасаң, яратма мине, Мәхәббәткә кыстамыйм сине. Онытырмын мәңгегә сине, Яныма килмә кире. (2 кабат) 2.Ничек кенә яратсам да, Сөюемә җавап бирмәдең. Бәхетле итергә бу юлы Синең кулдан килмәде. Сиңа ачкан ишек бикле, Минем дә бит түзем чикле. Килмә миңа, кайтма кире, Башкача газаплама мине. Кушымта: шул ук(2 кабат)
  • 1.Бу доньяның төрле чагы була, Була агы, була карасы. Тормыш җилләренә каршы торып Дус-туганнар бергә барасы! Кушымта: Авыр чакта ярдәм итешик без, Шатлыкларны бергә бүлешик. Тормыш мәшәкәтен онытыйк та, Исән чакта ешрак күрешик. (2 кабат) 2.Мәрхәммәтләр,изгелекләр кылып Дус-туганнар бергә яшик без. Йөрәк тибешләрен тоеп кына Бергәләшеп күңел ачыйк без. Кушымта:шул ук. 3.Вакыт ага,гомер шундый кыска, Узганында сизми калырбыз. Ходай биргән шушы гөмерләрне Бергәләшеп әйдә узыйк без. Кушымта:шул ук. (2 кабат)
  • 1. Сөю хисе нигә шул кадәр дә Балдан татлы була икән ул? Оныттырып донья мәшәкәтен, Йөрәкләрне әсир итә шул. Кушымта: Канатларым җәеп киң далада, Эх,очасы килә,очасы! Күтәрелеп чиксез галәмнәргә, Бар доньяны килә кочасы! 2. Сөю хисе нигә шул кадәр дә Ачыдан да ачы икән ул? Оныттырмый үткән мәхәббәтне, Үзәкләргә үтә икән ул. Кушымта: Кыяларның очларына басып, Эх очасы килә,очасы! Югаласы килә доньялардан, Уралыплар тирән дулкынга. 3. Сөю хисе нигә шул кадәр дә Зур өметләр бирә икән ул? "Инде сүнде,үтте" дигәндә дә Кабаттан да килә икән ул. Кушымта: Канатларым җәеп киң далада, Эх,очасы килә,очасы! Күтәрелеп чиксез галәмнәргә, Бар доньяны килә кочасы! (2 кабат)