"Кайтып киләм туган ягыма"
1.Кайтып киләм туган ягыма,
Йөгереп төшәм елга ярына.
Басар өчен сагышларымны,
Килеп кочам камышларымны.
Сәлам, илем, сәлам, җирем,
Сезгә сагыну җырларым.
Кушымта:
Үзәкләрне өзә сандугач:
Ник соң киттең өзелеп сагынгач?
Җырлар идек синең белән бергә
Туган җирләремдә таң тугач.
2.Кайтып киләм туган ягыма,
Шашып сарылам зифа каеныма.
Туганыма кемдер эндәшә,
Кошлар күреп миннән көнләшә.
3.Кайтып киләм туган ягыма,
Әнә йортта казлар кагына.
Каршы ала мине туганнар,
Йөзләр шатлык белән тулганнар.
Кушымта: шул ук.