Моңланып бер солдат
Җыр җырлый гармунда,
Җаныңда тик җыр моң,
Сөйгәне еракта.
Кушымта:
Күңелгә үтә бит
Гармунның чыннары.
Шул гармун көйли күк
Гашыйклар җырларын.
Сагыштан күзләре
Җемелдәп яшьләнә,
Әрнүдән иренен
Мәҗбур ул төшләргә.
Кушымта:
Әй, моңлы тавышың
Йөрәген әрнетә.
Елама, түз солдат,
Кайтыр көнең җитә.
Хат көтеп үтә шул
Содатның көнннәре.
Нигә, дип, хат язмый
Еракта сөйгәнем?
Кушымта:
Уйнама син гармун,
Телгәләп йөрәкне.
Болай да тырналган
Үзәкне өзмә әле.
Югалган солдатлар,
Кайда сез, кайларда?
Сезнең хәтер булып,
Ут яна мәйданда.