Татарский переводчик Азербайджанские песни Узбекские песни Русские песни

Песня «Эй, каеннар»
исполнителя Айгуль Габдуллина.
Скачать или слушать онлайн

00:00/00:00

Текст песни:

Текст песни не найден. Добавить?
Мы платим за добавление текста. Вам нужно авторизоваться, чтобы мы смогли вам заплатить
Отмена

Другие песни исполнителя:

  • 1. Күк йөзеннән йолдыз күзләдем, Сөйгәнемне хаман эзләдем. Яланнарда язлар исе, чәчәкләрдә кояш төсе, Тик сагышлы иде йөзләрем. Кушымта: Аккан сулар булып, яуган карлар булып Сибелдең син тормышымның юлларына. Җанга өмет биреп, нурлы хисләр сибеп, Сөю уты салдың минем кулларыма. 2.Болытта да нур бар эзләсәң, Үләндә дә гөл бар күзләсәң. Сөю назларына тула, тормышың бәхетле була, Өметеңне әгәр өзмәсәң. Кушымта:шул ук. 3.Ялгыз гына атлаганда тормыштан, Бүләк алдым бүген язмыштан. Күңел җырлый бары пар булганда, Җанга сөю тулганда. Кушымта:шул ук. (2 кабат)
  • 1.Сүзләреңә мин ышандым, Хисләреңә кереп буталдым. Сине генә мин уйладым, Сагынып төннәр еладым. Төшләремдә сине көттем, Тик нигәдер миңа килмәдең, Сөю гөлен таптап үттең, Мәхәббәтне минем юк иттең. Кушымта:Яратмасаң, яратма мине, Мәхәббәткә кыстамыйм сине. Онытырмын мәңгегә сине, Яныма килмә кире. (2 кабат) 2.Ничек кенә яратсам да, Сөюемә җавап бирмәдең. Бәхетле итергә бу юлы Синең кулдан килмәде. Сиңа ачкан ишек бикле, Минем дә бит түзем чикле. Килмә миңа, кайтма кире, Башкача газаплама мине. Кушымта: шул ук(2 кабат)
  • 1)Сөю хисе хич-бер кешегә дә җиңел бирелми Йөрәк яры килеп кергән сөю инде сүрелми. Беркемнәрдә янмый-көйми генә утка төренми Сөйгәннәрнең әче күз яшләре инде түгелми. Кушымта: Яратам дип,шашып яратам дип Җырларымда донья яңгыратам, Сөюемнән такыялар үреп Мин аларны сезгә таратам. (2 кабат) 2)Сөюемне сөйлим каеннарга, алсу гөлләргә Ярсуымны басар өчен диеп чыгам күлләргә. Йөрәгендә сөю булганнарның күңле мондаръя Сөюдән дә әче һәм татлырак ни бар доньяда. Кушымта: шул ук(2 кабат)
  • 1. Хатын-кызга бәхет өчен Күп тә кирәкми икән: Яратканың сине сөеп, Назлап уятса иртән... Кушымта: Яши белсәң шөкер итеп, Күп кирәкми бәхеткә. Кадерләрен белеп кенә Гомер итик рәхәттә. (2 кабат) 2.Күзгә карап балаларың, "Әнием" диеп торсалар, Туганнарың,якыннарың Сау-сәламәт булсалар... Кушымта: шул ук. 3.Җылы өең,кайтыр җирен, Ашың булса табында Бәхет өчен шул аз мени? Нәрсә кирәк тагын да?... Кушымта: шул ук.