Татарский переводчик Азербайджанские песни Узбекские песни Русские песни

Песни у костра на татарском языке

Исполнители

Добавить
Все татарские исполнители

Группа вконтакте

У костра

  • Куз алдымда синен сурәтен Тошләремдэ хәр тон кузәттен Сунмәс йолдыз иде кунелен Нигә шулай кинәт сурелден Куз алдымда синен кузләрен әйтелмичә калды сузләрем Кунелемнән бердә китмәден Нигә сон син соя белмәден Припев: Яратам дип әйткән иден Мин ошандым синен сузләргә Кузләремнән яшьләр килде,аерылган кышкы коннәрдә Куз алдымда синен иреннәрен Оныта алмыйм хаман тәмнәрен Тошләремдә сине тагын курдем Ләкин оннәремдә килмәден
  • Дөрләп яна ялгыз учак, Очкыннары җилгә оча, Куркып җиргә төшәргә. Мин дә учак булыр идем, Бик тиз янып сүнәр идем дә, Килми көчемнән Син бит киттең бүген бүтән белән, Йөзләрең бик бәхетле иде. Ә минем соңгы өметем сүнде, Син минеке түгел шул инде. Бар җылымны сиңа бирдем, Синең белән көчле идем, Шашып яндым, яраттым. Хәзер синсез калдым менә, Горур башым түбән иям, Ах, сынды канатым. Син бит киттең бүген бүтән белән, Йөзләрең бик бәхетле иде. Ә минем соңгы өметем сүнде, Син минеке түгел шул инде. Таң беленеп килә инде, Учагым да күптән сүнде. Калды бары күмерләр. Мин дә учак булар идем, Бик тиз янып сүнәр идем дә, Килми көчемнән. Син бит киттең бүген бүтән белән, Йөзләрең бик бәхетле иде. Ә минем соңгы өметем сүнде, Син минеке түгел шул инде.
  • Агыла да болыт агыла, Кыйблалардан җилләр искәндә. Өзелә лә үзәк өзелә, Сез дусларым искә төшкәндә. Әнә шул сүзең, яратам үзен. Тәрәзәләреңне ачып куй, Тәгәрәп лә керсен баг алма. Баг алма кебек пар килгәнсез, Кавыштырган сезне замана. Әнә шул сүзең, яратам үзен. Бер алманы бишкә әй бүләек, Беребез өчен беребез үләек. Кар сай булса сукмак салырсың, Тирән булса хәйлә табарсың. Әнә шул сүзең, яратам үзен. Утыртаек гөлләр бакчада, Гөл бакчалары ла тулганчы. Ташлап китмик туган якларны, Мәхрүм итмик сөйгән ярларны. Әнә шул сүзең, яратам үзен.
  • 1 куплет: Яр буенда бер көн йөргән идем, Яккан идем учаклар. Төнге учак кебек дәшеп торам, Ай нурында йөзгэн учаклар. Төннэргә дә бергэ кергән идек Каршыладык таңнарны. Иреннәрдә һаман янып тора Мәхәббәтнен сунмәс кайнары. Кушымта: Таң атуга кайнар учак сунде, Әйләнде ул салкын кумергә. Төнге учак булып янып калдың Син мәнгегә минем куңелдә. 2 куплет: Яр буенда тагын учак яктың, Син ахрысы курмәдең. Чын мэхэббэт эллэ шушы микән? Учак булып яна йорэген. Яр буенда бер көн йөргән идем, Яккан идем учаклар. Төнге учак кебек дәшеп торам, Ай нурында йөзгэн учаклар. Кушымта(2 тапкыр) Ночной костер Мы ходили с тобой на берегу И жгли костры. Как ночной костер меня зовут Моменты плывущие в свете луны. И в ночь мы с тобой вошли вместе, Встретили рассвет. На губах до сих пор горит Не остывающий жар любви. На рассвете жарких костер погас, Превратившись в холодные угли. Ты навсегда остался лишь пылать ночным костром в моей душе. На берегу снова костер зажгла, Мне кажется, ты этого не увидел. Может быть это и есть настоящая любовь? Сердце мое пылает как костер. Мы ходили с тобой на берегу И жгли костры. Как ночной костер меня зовут Моменты плывущие в свете луны. На рассвете жарких костер погас, Превратившись в холодные угли. Ты навсегда остался лишь пылать ночным костром в моей душе.
  • 1. Тып-тын калган төнге авыл, Йоклый авыл, сүнгән уты. Кайттым сиңа еллар узгач, Хәтер уйный, керми йокы. Кушымта: Су буенда, учак яна, Кем кабызган ул учакны? Төшсәм әгәр су буена, Табармын күк балачакны. 2. Тыныч сулап йоклый авыл, Йөрим төнге урамында. Таныш сукмак, таныш кое — Утсыз да мин күрәм монда. Су буенда учак яна, Сүнмәс микән таңга чаклы? Урамыңда, туган авылым, Табармын күк балачакны. 3. Хәтерләсәң, онытмасаң, Мин башканы өмет итмим. Ялантәпи урамыңда Уйнап үскән балаң бит мин. Су буенда учак яна, Хәтирәләр төсле якты. Кайттым кебек яшьлегемә, Табармын күк балачакны.
  • 1) Сине күрмәгәнгә ничә ай булдымы икән Әллә ни үзгәрмәгәнсең бары тик күзләрең моңсурак Язның беренче көнендә бар карлар эрегән чакта Монда безнең очрашуыбыз очраклы булалмый ничек тә Син янымда күземдә аа йөрәгемдә Син янымда күзңлемдә аа йөрәгемдә 2) Шул матур урамнардан йөрибез ашыкмыйча Кафелар киноларга барабыз иренмичә Төн утлары эчендә таксига утырмыйча Кибеттән әйберләр алып өемә барабыз ашыкмыйча
  • 1.Сагынасың микән минем кебек? Кемдә икән бүген уйларың? Кемне икән назлап җылыталар Син сирпегән алтын нурларың? П-в: Кемнәр икән, тәмен татыйм диеп, Иренеңә саксыз үрелә? Хыялыңда кемнәр? Кемдә уең? Сагынасың микән мине дә? 2.Кемнәр икән, язгы карлар кебек, Карашыңнан эреп көл булган? Нинди сылу, бәхетеннән шашып, Куеныңда сыенып төн кунган? 3.Гүзәл микән, синең елмаюны Кояш яктысына тиңләүче? Бар дөньяңа үлеп гашыйк булып Алсу таңга сине димләүче.
  • 1.Ерак юллар сине чакырдылар (Em) Өлгермәдем "сау бул" диергә. (Am) Өлгермәдем инде соңгы тапкыр (C) Күзләреңне синең күрергә. (Am H7) К-та: Яшьле күзләремне сөртә-сөртә ( Am C) Эзләдем мин синең юлларны. (D G) Күңлем әрнүләрен баса белә бары (Am CG) Гитарамның көмеш кыллары. (Am H7 Em) 2.Эзләреңне күкнең тамчылары Күз яшьләре булып юдылар. Тик җырларың йөрәгемдә тирән Эзләр булып мәңге калдылар. 3.Гитарамны назлап бармакларым Кылларына китә кагылып. Ялгызлыктан түгел тугры йөрәк, Синсезлектән ярсый ярылып.
  • Куплет: Купме доньяда бэхетлэр, Купме доньяда шатлыклар!.. Беркем кирэкми, Берни дэ тормый Аерым уткэрелгэн чаклар… Мин яратам сине, Мин юксынам сине— Яши алмам синнэн башка. Припев: Мин ышанам, кайтыр ул, бергэ чаклар; Мин ышанам, килер ул, узган вакытлар, Мин яратам сине, Мин юксынам сине… Сакла безне ялгызлыктан Куплет: Купме доньяда кайгылар, Купме доньяда хэсрэтлэр! Берни дэ тормый Беркем кирэкми, Сакла безне ялгызлыктан… Мин яратам сине, Мин юксынам сине, Сакла безне ялгызлыктан… Припев: Мин ышанам, кайтыр ул, бергэ чаклар; Мин ышанам, килер ул, узган вакытлар, Мин яратам сине, Мин юксынам сине… Сакла безне ялгызлыктан…