Татарский переводчик Азербайджанские песни Узбекские песни Русские песни

Песня «Өметемне өзмә»
исполнителя Айгуль Габдуллина.
Скачать или слушать онлайн

Текст песни:

Өметемне өзмә.
Төзәлмәслек яра булып мәңге
Хәтеремә кереп калма син
Болай да бит янган йөрәгемә.
Яшьле күзләремне сөртә-сөртә
Яздым сиңа тагын бер җырым,
Үз кулларың белән, сизәсеңме,
Өзәсең бит күңел кылларын.
Өлгермәмме инде салкыннарда
Җылы хисләремә төрергә?!
Соңгы тапкыр күргән кебек синең
Күзләреңне назлап үбергә.
Өметемне зинһар өзмә,
Яшим әле шуңа табынып.
Күкләрнең киңлегендә төннәрен
Якты йолдыз булып кабынып.
Өметемне зинһар өзмә,
Ялгыш кына, саксыз кагылып,
Сагыш булып гомергә йөрәккә
Исемең калмасын уелып.
Сагыш уты булып гомергә йөрәккә
Исемең калмасын уелып.
Төзәлмәслек яра булып мәңге
Хәтеремә кереп калма син.
Болай да бит янган йөрәгемә.
Сиңа илткән юлларым буранда
Югаламы инде күмелеп.
Калырмени инде түгелеп-түгелеп
Калырмени инде түгелеп?
Сиңа илткән юлларым буранда
Калырмени инде түгелеп?
Сиңа илткән юлларым сагыш булып
Калырмени инде уелып.
Өметемне зинһар өзмә генә.

Другие песни исполнителя:

  • 1.Сүзләреңә мин ышандым, Хисләреңә кереп буталдым. Сине генә мин уйладым, Сагынып төннәр еладым. Төшләремдә сине көттем, Тик нигәдер миңа килмәдең, Сөю гөлен таптап үттең, Мәхәббәтне минем юк иттең. Кушымта:Яратмасаң, яратма мине, Мәхәббәткә кыстамыйм сине. Онытырмын мәңгегә сине, Яныма килмә кире. (2 кабат) 2.Ничек кенә яратсам да, Сөюемә җавап бирмәдең. Бәхетле итергә бу юлы Синең кулдан килмәде. Сиңа ачкан ишек бикле, Минем дә бит түзем чикле. Килмә миңа, кайтма кире, Башкача газаплама мине. Кушымта: шул ук(2 кабат)
  • "Кайтып киләм туган ягыма" 1.Кайтып киләм туган ягыма, Йөгереп төшәм елга ярына. Басар өчен сагышларымны, Килеп кочам камышларымны. Сәлам, илем, сәлам, җирем, Сезгә сагыну җырларым. Кушымта: Үзәкләрне өзә сандугач: Ник соң киттең өзелеп сагынгач? Җырлар идек синең белән бергә Туган җирләремдә таң тугач. 2.Кайтып киләм туган ягыма, Шашып сарылам зифа каеныма. Туганыма кемдер эндәшә, Кошлар күреп миннән көнләшә. 3.Кайтып киләм туган ягыма, Әнә йортта казлар кагына. Каршы ала мине туганнар, Йөзләр шатлык белән тулганнар. Кушымта: шул ук.
  • 1.Чынга килә уйласаңда, Уйлап атла адымны. Уйламый әйтелгән сүзләр Газап итә җаныңны. Кушымта: Хәй, Ходаемның көннәре Уйга салмый кемнәрне? Көтелмәгән мәшәкатләр Ут итә күңелләрне. (2 кабат) 2.Уйласаң да, кайчагында Гел җайлы бармый эшләр. Мең каршылык арасында Яши җирдә кешеләр. Кушымта:шул ук. (2 кабат) 3.Дуслар бар кирәк чагында, Дошман бар көңләшергә, Көндәшләр бар гайбәт өчен, Якыннар серләшергә. Кушымта:шул ук. (2 кабат)