Татарский переводчик Азербайджанские песни Узбекские песни Русские песни

Песня «Яратам»
исполнителя Айгуль Габдуллина.
Скачать или слушать онлайн

Текст песни:

1)Сөю хисе хич-бер кешегә дә җиңел бирелми
Йөрәк яры килеп кергән сөю инде сүрелми.
Беркемнәрдә янмый-көйми генә утка төренми
Сөйгәннәрнең әче күз яшләре инде түгелми.

Кушымта: Яратам дип,шашып яратам дип
Җырларымда донья яңгыратам,
Сөюемнән такыялар үреп
Мин аларны сезгә таратам. (2 кабат)

2)Сөюемне сөйлим каеннарга, алсу гөлләргә
Ярсуымны басар өчен диеп чыгам күлләргә.
Йөрәгендә сөю булганнарның күңле мондаръя
Сөюдән дә әче һәм татлырак ни бар доньяда.

Кушымта: шул ук(2 кабат)

Другие песни исполнителя:

  • 1. Хатын-кызга бәхет өчен Күп тә кирәкми икән: Яратканың сине сөеп, Назлап уятса иртән... Кушымта: Яши белсәң шөкер итеп, Күп кирәкми бәхеткә. Кадерләрен белеп кенә Гомер итик рәхәттә. (2 кабат) 2.Күзгә карап балаларың, "Әнием" диеп торсалар, Туганнарың,якыннарың Сау-сәламәт булсалар... Кушымта: шул ук. 3.Җылы өең,кайтыр җирен, Ашың булса табында Бәхет өчен шул аз мени? Нәрсә кирәк тагын да?... Кушымта: шул ук.
  • 1.Чынга килә уйласаңда, Уйлап атла адымны. Уйламый әйтелгән сүзләр Газап итә җаныңны. Кушымта: Хәй, Ходаемның көннәре Уйга салмый кемнәрне? Көтелмәгән мәшәкатләр Ут итә күңелләрне. (2 кабат) 2.Уйласаң да, кайчагында Гел җайлы бармый эшләр. Мең каршылык арасында Яши җирдә кешеләр. Кушымта:шул ук. (2 кабат) 3.Дуслар бар кирәк чагында, Дошман бар көңләшергә, Көндәшләр бар гайбәт өчен, Якыннар серләшергә. Кушымта:шул ук. (2 кабат)
  • 1. Күк йөзеннән йолдыз күзләдем, Сөйгәнемне хаман эзләдем. Яланнарда язлар исе, чәчәкләрдә кояш төсе, Тик сагышлы иде йөзләрем. Кушымта: Аккан сулар булып, яуган карлар булып Сибелдең син тормышымның юлларына. Җанга өмет биреп, нурлы хисләр сибеп, Сөю уты салдың минем кулларыма. 2.Болытта да нур бар эзләсәң, Үләндә дә гөл бар күзләсәң. Сөю назларына тула, тормышың бәхетле була, Өметеңне әгәр өзмәсәң. Кушымта:шул ук. 3.Ялгыз гына атлаганда тормыштан, Бүләк алдым бүген язмыштан. Күңел җырлый бары пар булганда, Җанга сөю тулганда. Кушымта:шул ук. (2 кабат)