Татарский переводчик Азербайджанские песни Узбекские песни Русские песни

Татарские песни

Исполнители

Добавить
Все татарские исполнители

Группа вконтакте

  • 1.Ярат, диеп ничек әйтим сина, Ишетмәгәч синнән жавапны. Белсәң иде, синең белән генә Мин үземне сизәм канатлы. Кушымта: Ярат мине, диеп әйтеп булмый, Шакып булмый йөрәк түренә. Яратулар булса кара-каршы, Бәхетләр дә шуннан үрелә. 2.Яратам шул сине дәшми генә, Хисләремне килми сөйлисем. Мин яратам сине гел үземчә, Тик уземчә килә сөясем. 3.Яратмасаң, әйдэ яратмассын. Яннарымда гына бул бары. Син янымда булсаң – шул да житә, Үкендермәс гомер юллары.
  • Припев: Кил яныма,кышта һәм язда Мин язганда,ялгыз булганда Ал җилкәннәр, Мине сиңа җиткерер (2раза) Җилкәннәр җиткерер. Җитмәсәм әгәр Бер дә юксынма, Җил белән килер, Җырым сиңа Куплет: Төнге утлар кабынган Мин берүзем утырам. Кулларымда телефон- Синең йөзеңне күрәм. Син еракта булсаң да Әйтерсең лә янымда, Җәлеп итте күзләрең, Мин бит сине эзләдем. Мин бит сине эзләдем Кил минем яныма Припев: Кил яныма,кышта һәм язда Мин язганда,ялгыз булганда Ал җилкәннәр, Мине сиңа җиткерер (2раза) Җилкәннәр җиткерер Җитмәсәм әгәр Бер дә юксынма, Җил белән килер, Җырым сиңа Куплет: Сүнгән инде йолдызлар, Ә мин йокламыйм һаман. Кулларымда телефон, Язудан туктый алмам, Син язган һәр җавабың Үтә минем йөрәккә. Әйтерсең лә янымда, Булсаң да син еракта Припев: Кил яныма,кышта һәм язда Мин язганда,ялгыз булганда Ал җилкәннәр, Мине сиңа җиткерер (2раза) Җилкәннәр җиткерер Җитмәсәм әгәр Бер дә юксынма, Җил белән килер, Җырым сиңа
  • Синең белән мин бәхетле Берләп яңган да йөрәк Мине бәхетле итәргә Бары тик син син кирәк Адашмаска бураннарда Янымда бул син терәк Сөю диңгезем кичәргә Бары тик Син Син кирәк Адашмаска бураннарда Янымда бул син терәк Сөю дингезем кичәргә Бары тик Син Син кирәк Йөлдыз катаганда кинәт Бер булсан иде телә Гомерлеккә ярым булып Бары тик син син кирәк Адашмаска бураннарда Янымда бул син терәк Сөю диңгезем кичәргә Бары тик син син кирәк
  • Тып-тын калган төнге авыл, Йоклый авыл, сүнгəн уты. Кайттым сиңа еллар узгач, Хəтер уйный, керми йокы. Су буенда учак яна. Кем кабызган ул учакны? Төшсəм əгəр су буена, Табармын күк балачакны. Тыныч сулап йоклый авыл, Йөрим төнге урамында. Таныш сукмак, таныш кое — Утсыз да мин күрəм монда. Су буенда учак яна. Кем кабызган ул учакны? Төшсəм əгəр су буена, Табармын күк балачакны. Хəтерлəсəң, онытмасаң, Мин башканы өмет итмим. Ялантəпи урамыңда Уйнап үскен балаң бит мин. Су буенда учак яна. Кем кабызган ул учакны? Төшсəм əгəр су буена, Табармын күк балачакны.
  • Кошлар да бер шулай таралалар, Сау бул инде, туган оябыз! Офыкларга карап очар өчен Иңнәрдә без канат тоябыз. Әйтерсең лә пар атларда үтте Кыңгыраулы мәктәп еллары; Күңелләрдә гомерлеккә калыр Шушы соңгы моңлы чыңлавы. Кыңгыраулы, кыңгыраулы, Кыңгыраулы мәктәп еллары!.. Зур юлларга безне чыгардың син, Күңелләргә бирдең омтылыш. Соңгы кынгырау булсын беренчесе, Син каршыла безне, зур тормыш. Әйтерсең лә пар атларда үтте Кыңгыраулы мәктәп еллары; Онытылмас, кая юл тотсак та, Сагындырыр таныш чыңлавы. Кыңгыраулы, кыңгыраулы, Кыңгыраулы мәктәп еллары!.. Алда әле заман имтиханы, Күп сынаулар әле үтәсе; Максатларга әле ирешәсе, Хыялларны чынлык итәсе! Әйтерсең лә пар атларда үтте Кыңгыраулы мәктәп еллары; Киләчәккә безне озатканда Онытылмас дәртле чыңлавы. Кыңгыраулы, кыңгыраулы, Кыңгыраулы мәктәп еллары!..
  • Кузлэрен кук кебек Бигрэк матур буген Бергэ мэнге булып яшэрбез Шулай дигэн сузем, истэ микэн инде Хэзер бутэнгэ син, гашыйк булдын Кушымта: Кочаклама яратмыйча, Яратмыйча кочаклама Сизэм белэм, анлыйм курэм Йорэгенне яргалама Ташлап киттен нигэ Син мине калдырып Чит жирлэрдэн бэхет эзлэден, Йорэк сыкрап яна, сине курсэм эгэр Нигэ язмыш шулай буталды Кушымта: Козге янгырларда Жиллэр белэн килден Гафу итеп алларыма бастын, Сине генэ иркэм, гафу итэ алмам Бэлки бутэн минем, сойгэн ярым
  • Уфтанма, гомерләр яз кебек үтә, дип, Чал чәчең күрсәң дә уфтанма. Яз килә дә китә, гомер шулай үтә, Уфтанма, уфтанма, уфтанма. Уфтанма – бит синең ул узган гомерең Уйнап-көлеп кенә узмаган. Сиңа насыйп булган ак бәхет, зур шатлык, Якты көн әле бит узмаган. Уфтанма, гомерләр яз кебек үтә, дип, Чал чәчең күрсәң дә уфтанма. Яз килә дә китә, гомер шулай үтә, Уфтанма, уфтанма, уфтанма. --------------------------------------------- Перевод Не унывай, что жизнь проходит как весна Седые волосы увидев, не унывай, Весна приходит и уходит, жизнь также проходит Не унывай, не унывай, не унывай Не унывай жизнь, которую ты прожил Только в играх в весельях она не прошла, Дарованное жизнью белое счастье, огромная радость, Светлые дни у тебя еще не прошли Не унывай, что жизнь проходит как весна Седые волосы увидев, не унывай, Весна приходит и уходит, жизнь также проходит Не унывай, не унывай, не унывай
  • Куренми синнэн бутэннэр Карамыйм да ятларга. Насыйп булсын гомер буе Шулай бергэ атларга. Бер генэ булып союлэр Кадерен белсэк иде. Алда ни генэ булса да Бергэлэп курсэк иде. Шатлыгын да ,кайгысын да Тигезлэп булсэк иде. Вэгьдэлэргэ бер тамчыда Тошэ курмэсен таплар. Сурелулэрне белмэсен Кунелдэге учаклар. Сыналмый гына булмый шул Тормыш дигэн юлларда. Талмас лэкин йорэгебез Союебез булганда.
  • Эзли күңел (Tatar Version) 1)Иреннәр җылысы Сөюнең олысы Төннәремдә серле төш керә Ләкин кабат өндә Салкын мендәр генә Ялгызлыкны искә төшерә Бридж: Салкын кармы явар(яуыр) Бәлки тәүге яңгыр Мин ышанам сине очратам, мин ышанам Бер мизгелдә аңлап Күзләреңә карап Мин әйтермен бары бер сүз "мин яратам" Припев: Эзли күңел эзли Сөйгәнен Эзли өмет өзми Йөрәгем Сөю көткән, сусаган җаныма Сизәсеңме синең кирәген 2)Сөюем ялкыны Хисләрең салкынын Җылытыр ул яздай мин беләм Төшләремдә кабат Күзләреңә карап Елмаеп каршыңа мин киләм Бридж: Салкын кармы явар(яуыр) Бәлки тәүге яңгыр Мин ышанам сине очратам, мин ышанам Бер мизгелдә аңлап Күзләреңә карап Мин әйтермен бары бер сүз "мин яратам"
  • Очраттым да сине юлларымда Гашыйк иттең мине үзеңә Шул минуттан нидер булды миңа Уйларымда бары син генә Кирәк түгел миңа ярты бәхет Һәм узгынчы хисләр таш кына Гомер буе сөю сине белә Сиңа тагы йөрәк ашкынды Бәхет бит ул бер-береңне сөеп Ике йөрәк бергә типкәндә Йә насыйп булган тормыш юлларымнан Икәү җитәкләшеп үткәндә Язмышыма тигән бүләгем син Кабул итче минем сөюне Гомерлеккә минем ярым булып Бәхетле ит мине үзеңне
  • Эйлэндерден язмышым Эйлэндерден язмышымны, Жырлап аккан монлы чишмэгэ. Язлар булып назлар алып килден, Хэзер белмим инде нишлэргэ. Сина диеп жаным чэчэк озэм, Сою бэхетенэ мине кумден. Сина карап матурым сокланам, Мэнгелеккэ янында булам. Татлы назлар жан жылысын биреп, Саклармын мин сине кадерлэп. Котмэгэндэ гомер мизгелендэ, Гашыйк булдым бит сина бэгерем. Сина диеп жаным чэчэк озэм, Сою бэхетенэ мине кумден. Сина карап матурым сокланам, Мэнгелеккэ янында булам. Кузлэремэ тутрып карадын да, Сихерлэнде минем бар жаным. Синнэн генэ аермасын Раббым, Ялгызлыктан берук сакласын. Сина диеп жаным чэчэк озэм, Сою бэхетенэ мине кумден. Сина карап матурым сокланам, Мэнгелеккэ янында булам. Сина диеп жаным чэчэк озэм, Сою бэхетенэ мине кумден. Сина карап матурым сокланам, Мэнгелеккэ янында булам.
  • Сәбәпләрен табасылар килде кабат кабат уйлап карадым ә шулайда минән китеүеңне. әле һаман аңлый алмадым Йя нишләтим икән сөюемне Йөрәгемдә килеш түзимме Әллә инде сине аңламадым аңламадым әллә үземне Аңламадым китеүеңне бердә сөюемне син бит беләсең мин түзәрмен бәлки түзә алырмын ә син үзең ничек түзәрсең Аңламадым синең китеүеңне нигә життек шушы хәлләргә ә ишекләр бикләнмәгән әле кайтасылар килсә әгәрдә
  • Урамнарда ялгыш кына сине курдем Бер курудэ йорэгемэ шунда ук керден Хислэр тулган кунелемэ син бит кирэк Тоя алмый, син дип тибэ хэзер йорэк Ялкынында мэхэббэтнен янам дорлэп Яраттырдын, гашыйк иттен мине нишлэп Юлларымда йорим сине, йорим кузлэп, Бары син дип, бары син дип яши йорэк Очрашканда кузлэремэ карамыйсын Эллэ инде союемне анламыйсын йорим хэзер йорим жаным сине эзлэп мэхэббэттэн жаннарыма дэва кирэк Тик бер генэ, тик бер генэ куз сал мина Ометлэр бир тартыла бит жаным сина Союлэрнен алып мен син куклэренэ Чакыр мине йорэгеннен турлэренэ
  • Өстәлдә ялгыз чынаяк Чәе суынып беткән. Ялгыз чәйнең дә тәме юк, Эчмәдем синсез, иркәм. Припев: Гомерем шулай узармы Гел сине генә көтеп? Ялгызым өстәл янында, Суынган чәйләр эчеп. 2х Кайнар чәй салып куям да, Утырам сине көтеп. Чәем суына бит инде, Кая югалдың китеп? Припев: Гомерем шулай узармы Гел сине генә көтеп? Ялгызым өстәл янында, Суынган чәйләр эчеп. 2х Өстәлемдә барсы да бар, Нигә чәйнең тәме юк? Ялгыз булгангадыр инде Өемнең дә яме юк. Припев: Гомерем шулай узармы Гел сине генә көтеп? Ялгызым өстәл янында, Суынган чәйләр эчеп. 2х
  • 1.Пар сандугачлар таллыкта Сайрайлар безгә карап Пар сандугачлар шикелле Без дә җырлайбыз парлап. Кара әле күземә Мин дә карыйм күзеңә Анда сөю бар икәнен Син аңларсың үзең дә 2.Ике аккош зәңгәр күлдә Йөзәләр яратышып Яшь гомерләр үтә китә Җырлаек әле парлашып 3.Кадерлем диеп кенә Сөеп соелеп кенә Яшик әле дөньяларда Җырлап һәм биеп кенә Яшик әле дөньяларда Сөеп сөелеп кенә
  • Полюбил күңел сине, Пожалей әзрәк мине. Почему хат язмыйсың, Наверно, яратмыйсың. Почему хат язмыйсың, Наверно, яратмыйсың. Соймәсәң дә напиши, Күңелемне утеши. Соймәсәң дә напиши, Күңелемне утеши. Бирдем сердцаны сиңа, Булсын вечно для тебя. Килсен, вместе булырбыз, Счастливо без торырбыз. Килсен, вместе булырбыз, Счастливо без торырбыз. Соймәсәң дә напиши, Күңелемне утеши. Соймәсәң дә напиши, Күңелемне утеши. Баш авырта яна йорэк, Невозможно тузәргә. Если ты меня не любишь, То придется уләргә. Если ты меня не любишь, То придется уләргә. Соймәсәң дә напиши, Күңелемне утеши. Соймәсәң дә напиши, Күңелемне утеши. Полюбил күңел сине, Пожалей әзрәк мине. Почему хат язмыйсың, Наверно, яратмыйсың. Почему хат язмыйсың, Наверно, яратмыйсың. Соймәсәң дә напиши, Күңелемне утеши. Соймәсәң дә напиши, Күңелемне утеши.
  • Башында кэлэпуш, аягында чабата Чабата кигэн егетне эбилэр бик ярата. Биеп чыныккан аяклар армыйлар да талмыйлар, Бии белмэгэн кызларны кияугэ дэ алмыйлар Бас бас берне бас , аннан икенчене бас. Дэртле койгэ сикереп тошеп Биимичэ ярамас Аягында чуэген дэ аягында чуэген Шулмы эллэ сойгэн ярын жан сойкемле сойгэнен. Бие эле бие эле Бии белэ дисеннэр Дуслар кушылып биесен, дошманнар коенсеннэр Аягында итеген американский икэн, Сикереп сикереп биюлэрен , саесканский икэн. Итэклэрен бормэле дэ Алъяпкычын ал икэн Биюлэрен бигрэк матур Сина тиннэр бар микэн. Ялтыр йолтыр итеп тора Аягында башмагын Бии белми дисен мэллэ, Ник ярынны ташладын Мин дэ биим син дэ бие, Бер парлап биик мэллэ Син дэ ялгыз мин дэ ялгыз, Бер янып соейк мэллэ? Такмак эйттем так кына Такмагыбыз хакына Гаеп итмэгез безнен бит Биеп яшэр чак кына.