Татарский переводчик

Минусы татарских песен

Группа вконтакте

Исполнители

Все татарские исполнители

Минусы

Минусы татарских песен под пение в караоке или каверов.
  • Сыналадыр безнең җаннар, Авырлыклар да гына. Авырлыклар булган җирдә, Сабырлыклар да була. Уңга карасаң кыенлык, Сулга баксаң авырлык. Авырлыксыз бер юлда юк Җиңел генә барырлык. Билләхи, бер юлда юк. Җиңел генә барырлык. Авырлыклар булсын әле, Җиңеп чыгарбыз әле. Авырлыкны җиңгәч кенә Җиңел суларбыз әле. Авыр чакларны уйлама, Җиңел чакларны уйла. Җиңел чакларны уйласаң, Чыңлата җиңел була. Билләхи, шулай итсәң. Чыңлата җиңел була. Чыңлата җиңел була. Җиңел чакларны уйла.
  • 1.Пар сандугачлар таллыкта Сайрайлар безгә карап Пар сандугачлар шикелле Без дә җырлайбыз парлап. Кара әле күземә Мин дә карыйм күзеңә Анда сөю бар икәнен Син аңларсың үзең дә 2.Ике аккош зәңгәр күлдә Йөзәләр яратышып Яшь гомерләр үтә китә Җырлаек әле парлашып 3.Кадерлем диеп кенә Сөеп соелеп кенә Яшик әле дөньяларда Җырлап һәм биеп кенә Яшик әле дөньяларда Сөеп сөелеп кенә
  • Ачы тауда көтеп алдым Сызлып таңнар атканын Күңел жырлый сайрый тургай Талмасын канатлары Көмеш чишмә чылтырыйдыр Чакма таш асларында Бер йотым су җитәр иде Сагынган чакларымда Йөгерәм дә менеп китәм Ачы тау башларына Истәлеккә язасым бар Шул тауның ташларына Исән чакта язасым бар Мәңгелек ташларына Ачы тау ташларына
  • Сайрый да сайрый сандугач, Үзәкне өзә инде. Сагынганнар сабыр була, Сагынганнар сабыр була Сабырлар түзә инде. Беләм, җаным, мин синең дә Сагынган икәнеңне. Сарыларга сабышсам да, Сарыларга сабышсам да Сабырлар итәм инде. Саргаелды, сайралды да, Сабырлар ителдегез. Бәлки, безнең йөрәкләр дә Бәлки, безнең йөрәкләр дә, Сандугач шикелледер. Сайрый да сайрый сандугач, Үзәкне өзә инде. Сагынганнар сабыр була, Сагынганнар сабыр була Сабырлар түзә инде.
  • Авыл киче. Тасмалардан Әй агыла ят моңнар. Нинди моңсу, әллә инде Телсез калган гармуннар. Әйт, авылым, кайда соң моң, Моң кайда соң, әйт урам? Аулак өйле һәм гармунлы Яшьлегемне сагынам. Авыл киче. Ник соң моңсу? Күңелем буш ник шулай?! Өй түрендә тальян гармун Моң сагынып зар елый Әйт, авылым, кайда соң моң, Моң кайда соң, әйт урам? Аулак өйле һәм гармунлы Яшьлегемне сагынам. Йөрәкләргә очкын салып, Гармунымда уйныймын. Авылыма монңар биреп, Урамнарны буйлыймын. Әйт, авылым, кайда соң моң, Моң кайда соң, әйт урам? Аулак өйле һәм гармунлы Яшьлегемне сагынам. Авыл киче. Яшь йөрәкләр, Гармун моңга сусаган. Сөю булып монңар кайтсын Авылыма янадан.
  • Эйлэндем дэ кул селтэдем Озаткан каеннарга, Кайчан эле кире кайтам Туганнар авылыма? Саубулыгыз, ак каеннар, Эти, эни, туганнар. Алда котсен очрашулар, Бергэ жырлаган жырлар. Китмэс идем сезнен яннан, Эти, эни, туганнар. Язмышыма, юлларыма Алдан язып куйганнар. Саубулыгыз, ак каеннар, Эти, эни, туганнар. Алда котсен очрашулар, Бергэ жырлаган жырлар. Еллар бик тиз утэ дилэр, Ышаналмыйм мин ана. Утэ инде шулай еллар Сезнен белэн булганга. Саубулыгыз, ак каеннар, Эти, эни, туганнар. Алда котсен очрашулар, Бергэ жырлаган жырлар
  • Кем язган сон бу тормышны, Кем китабын укыган, Береулер яши герлетеп, Кемнердер артта калган, Кемге дер бирген барында Матурын, рехетлеген, Айберлере анламыйлар Ниге дип яшегенен. Припев: Ниге син, тормыш, ниге сон, Тигез тугел барысына, Кеше бит ике яшеми, Шуна кунел ярсыйла Бирсен бир инде гомерне Герлетеп яшесеннер, Жир йезе булсын бер бетен Без туганнар дисеннер. Куплет: Экиятте булса иде Тормышнын эчтелеге, Кайгы хесрет курмичеле Яшесен гене иде. Бу деньяга барыбызда Кунакка гына килген Жырлыйк, келик, шаярышык, Калганын ходай белген. Припев: Ниге син, тормыш, ниге сон, Тигез тугел барысына, Кеше бит ике яшеми, Шуна кунел ярсыйла Бирсен бир инде гомерне Герлетеп яшесеннер, Жир йезе булсын бер бетен Без туганнар дисеннер. Куплет: Тормыш китабын укысан, Белер иден барында, Лякин ул язылган инде, Энилярнен карнында. Гомер кыска бирелген бит. Беркайчан кайгырмагыз. Якыннарнын кадерен белеп, Дуслардан аерылмагыз. Припев: Ниге син тормыш ниге сон, Тигез тугел барысына, Кеше бит ике яшеми, Шуна кунел ярсыйла Бирсен бир инде гомерне Герлетеп яшесеннер, Жир йезе булсын бер бетен Без туганнар дисеннер.
  • Зая елгалары ага, Зая елгалары ага, Текэ ярларга тулып, Агар идем шул якларга, Агар идем шул якларга, Чишмэ моннары булып. Кайтам эле Элдермешкэ, Элдермешкэ кайтам эле. Чишмэгэ тошэм эле, Чишмэгэ тошэм эле. Хаман сине соям диеп, Соям хаман сине диеп, Серемне чишэм эле, Серемне чишэм эле. Су чэчрэтеп уйнап устек, Су чэчрэтеп уйнап устек, Сойдеркэ буйларына. Эре су тамчыларыдай, Эре су тамчыларыдай, Калдын син уйларымда. Кайтам эле Элдермешкэ, Элдермешкэ кайтам эле. Чишмэгэ тошэм эле, Чишмэгэ тошэм эле. Хаман сине соям диеп, Соям хаман сине диеп, Серемне чишэм эле, Серемне чишэм эле. Элдермеш якларын бизи, Элдермеш якларын бизи, Мохабэт узэннэре, Ут йорэкле егетлэре, Ут йорэкле егетлэре, Тиндэшсез гузэллэре. Кайтам эле Элдермешкэ, Элдермешкэ кайтам эле. Чишмэгэ тошэм эле, Чишмэгэ тошэм эле. Хаман сине соям диеп, Соям хаман сине диеп, Серемне чишэм эле, Серемне чишэм эле
  • 1. Якыннар, дуслар җыелса дөнья түгәрәкләнә. Теләкләрнең иң изгесен бүген Сезгә телисе килә. Кушымта: Сәләмәтлек саулык гел ташып торсын Өйләрегез һәрчак бай һәм мул булсын. Шатлыкта бәхеттә бу ямьле җирдә Татулыкта яшәргә (безгә яшәргә) 2. Тормыш диңгездәй дулкынлы Ашкынып ага көннәр Дулкыннар берни дә түгел безгә Чыдам булсын җилкәннәр. Кушымта: Сәләмәтлек саулык гел ташып торсын Өйләрегез һәрчак бай һәм мул булсын. Шатлыкта бәхеттә бу ямьле җирдә Татулыкта яшәргә (безгә яшәргә) 3. Күңел моңга тулган чакта Җырлыйк бер рәхәтләнеп сагышларга юл куймыйча һәрчак яшик әле сөенеп! Кушымта: Сәләмәтлек саулык гел ташып торсын Өйләрегез һәрчак бай һәм мул булсын. Шатлыкта бәхеттә бу ямьле җирдә Татулыкта яшәргә (безгә яшәргә)
  • Ник көзгегә карап монаясың, Ак чәчләрең кат-кат саныйсың. Әллә инде, юри ни әйтер дип, Мине микән шулай сыныйсың. Әллә инде, юри ни әйтер дип, Мине микән шулай сыныйсың. Уйлама әле, картаям дип, Өзмә әле үзәгемне. Минем өчен син хаман яшь, Син хаман чибәр әле. Язын гына гөлләр чәчәк атмый, Матур гөлләр бар бит көзен дә. Җыерчыклар сирпеп, бер елмайсаң Яшьлек балкыгандай йөзеңдә. Җыерчыклар сирпеп, бер елмайсаң Яшьлек балкыгандай йөзеңдә. Әйтмә әле, картаям дип, Өзмә әле үзәгемне. Минем өчен син хаман яшь, Син хаман чибәр әле. Монаймачы, иркәм, бер дә юкка, Ак чәчләр бит еллар бизәге. Картаймыйбыз, олыгайдык кына, Тик сүндермик кайнар хисләрне. Картаймыйбыз, олыгайдык кына, Тик сүндермик кайнар хисләрне. Әйтмә әле, картаям дип, Өзмә әле үзәгемне. Минем өчен син хаман яшь, Син хаман чибәр әле.
  • 1. Су буенда бөрлегән пешкән, тулган, өлгергән Мә, җаныем, авыз итче Ах, тәмнәре бер дигән. Кушымта: Бөрлегән, бөрлегән Җимешләре төрледән Мәхәббәт ул ни дисәң дә Йөрәктәге сер дигән 2. Төшикче су буена Бөрлегәннәр коела Нигә генә бу сөюләр Тылсым булып тоела Кушымта: Бөрлегән, бөрлегән Җимешләре төрледән Мәхәббәт ул ни дисәң дә Йөрәктәге сер дигән 3.Әйдә икәү җыярбыз, кышка җыеп куярбыз Сөюләргә тугры калып, йөрәкләргә уярбыз
  • Китә җаныем, китә җаныем, Китә җаныем Донбасска. Ул китә инде Донбасска, Сүз бирде ташламаска... Шакталарга син төшәрсең, Җырлап күңел итәрсең шул, Әгәр мине бик сагынсаң, Бик сагынсаң нишләрсең? Мартиннарның мичләрендә, Яна икән ташкүмер шул, Исән килеш, җир астында, Үтә лә безнең яш гомер. Шахтер егет күмер вата, Кемнәр алган исәбен??? Гомерем булып, таш басмаса, Ташламам, җанкисәгем!..
  • Гомерләр балкышы Яшьлектә дисәләр дә, Чигәләргә салкын җилләр Карлар сибеп иссәләр дә, Әле бит, әле генә Иң матур мәле генә. Яши башлаганбыз кебек, Чак белеп тәмен генә. Әй, гомер бир, вакыт бир Тагын бер балкырга, Йөрәктә кояш чыгып, Таң булып атарга. Үкчәләргә басып килеп, Балалар үссәләр дә, Йөрәгем яшь, яшь йөрәгем, Ничә яшь бирсәләр дә. Әле бит, әле генә Иң матур мәле генә. Яши башлаганбыз кебек, Чак белеп тәмен генә. Әй, гомер бир, вакыт бир Тагын бер балкырга, Йөрәктә кояш чыгып, Таң булып атарга. Көтәр чак дөньясын да, Җиңнәрне сызганып. Әйләнеп караганда, Тормас өчен кызарып. Әле бит, әле генә Иң матур мәле генә. Яши башлаганбыз кебек, Чак белеп тәмен генә. Әй, гомер бир, вакыт бир Тагын бер балкырга, Йөрәктә кояш чыгып, Таң булып атарга.
  • 1) Кошлар сыман аерылып китеп Онытмагыз туган якларны Һәм устергән ата-ананы. Еллар узып китәр, балалар Сукмакларга явыр ак-карлар, Салкынаеп китәр аралар. Кушымта: Онытмагыз безне, Туган якны, туган нигезне, Нигез дә бит сагына сезне. Онытмагыз безне, Ешрак кайтыгыз, балалар. Якын булсын һәрчак аралар. 2) Туган нигезләрне онытмагыз, Без булырбыз сезгә иң зур терәк Бездән сезгә бары шул теләк. Ничә еллар үтсә дә, балалар, Балалар бит әти-әни өчен Бала булып һәрчак калалар.
  • 1. Балаларда балаларда Тормышыбызнын яме Кызларым дип, улларым дип, Яши хэр эти эни Кушымта: Ходаемнын булэге ул Соеп туймас газиз балалар Яратып, яратылып яши Бик бэхетле ата аналар 2. Котеп алган бэхеткэйлэр Ин зур шатлык юаныч Саф союнен жимешлэре Булсыннар гел куаныч Кушымта: Ходаемнын булэге ул Соеп туймас газиз балалар Яратып, яратылып яши Бик бэхетле ата аналар 3. Балаларым балаларым Нэсел дэвамчыларым Улларым да кызларым да Ин зур булышчыларым Кушымта: Ходаемнын булэге ул Соеп туймас газиз балалар Яратып, яратылып яши Бик бэхетле ата аналар
  • Һәр яңа көн туган саен, Яратасыңмы,дисең. Әйтерсең лә сине генә Сөюемне белмисең. Ходай биргән мәхәббәтне Чит-ятлардан якла син. Гашыйк итә алдың мине, Гашыйк итеп сакла син! Гел "яратам" диеп торгач, Тәме бетә бит аның. Мәхәббәтне күңел белән Тоярга өйрән, җаным. Ходай биргән мәхәббәтне Чит-ятлардан якла син. Гашыйк итә алдың мине, Гашыйк итеп сакла син! Исеңдә калдыр, кадерлем, Кабатламам яңадан: Бөтен җаным-тәнем белән Сине бик-бик яратам. Ходай биргән мәхәббәтне Чит-ятлардан якла син. Гашыйк итә алдың мине, Гашыйк итеп сакла син!
  • Тормышның әлегә башы, Мәхәббәте мәңгелек. Матур җырлар белән бизик, Бүләк итик изгелек. Ялгыз үтмәсен гомерләр, Зур эшләр белән кайныйк, Илне-җирне яр яратыйк, Якын дусларсыз калмыйк. Яшьлекне бергә каршылап Бергә озатыр өчен Ешрак күрешик, дусларым, Үкенеч калмас өчен. Ялгыз үтмәсен гомерләр, Зур эшләр белән кайныйк, Илне-җирне яр яратыйк, Якын дусларсыз калмыйк. Аралар ерак булса да Сез дусларны сагынам, Бергә йөргән вакытларны Уйлап сезгә талпынам. Ялгыз үтмәсен гомерләр, Зур эшләр белән кайныйк, Илне-җирне яр яратыйк, Якын дусларсыз калмыйк.
  • Бу доньяда бер ни яна тугел Бер бер артлы барда кабатлана Кабатлана кознен салкыннары Хэм жилбэзэк язда кабатлана Кабатлана шулай кабатлана Гомерлэрне еллар тарап бара Бик аз гына узгэрешлэр белэн Шатлык кайгыларда кабатлана Тан алдыннан сунгэн йолдызларда Кичлэр житу белэн кабат яна, Бу доньяда бер ни яна тугел Бу доньяда бар да кабатлана Кабатлана шулай кабатлана Гомерлэрне еллар тарап бара Бик аз гына узгэрешлэр белэн Шатлык кайгылар да кабатлана Тик бер нэрсэ генэ кабатланмый Кабатланмас кебек бер кайчан да, Кануннарга ябешеп яшэсэн дэ Кануннарны санга сукмасан да Син узен дэ кабатлый алмыйсын Хэттэ бик-бик телэсэ дэ жанын Ул чак синен мина беренче кат Мин яратам сине дигэн чагын. Тик бер гэдэт кенэ кабатланмый Саф мэхэббэт кенэ кабатланмый...
  • "Ашкына гомер" 1.Ашкына күңел ярсып үтәргә, Без бит туганбыз тормыш көтәргә. Ашкынма гомер, көт син чак кына, Бәхетле булыр тормыш хакына. Пв. Ашкынма гомер, тукта чак кына Бергә яшәгән дуслар хакына. Ашкынып гомер, зая үтмә син, Иманлык безне ташлап китмәсен. 2.Күңелем әле дәртле, талпына Җырлар җырларга туган халкыма. Ашкынма гомер, ял ит чак кына, Алда туачак җырлар хакына.
  • Туктап калдым тормыш юлларымда, Утыр әле әнкәй яннарыма, Кайгыларга нихәл түзәем, Серләремне кемгә сөйләем. Дөнъя булгач була төрле хәлләр, Вакытлыча булсын авыр мәлләр, Шулай үтә инде бу тормыш, Нык бул балам яшәргә тырыш. Киңәшеңне тотам әнкәем, Сабыр итә, итә, яшәем, Ник шулай да минем чәчләремә, Еллар инде аппак карлар сибә. Дөнъя булгач була төрле хәлләр, Вакытлыча булсын авыр мәлләр, Шулай үтә икән бу тормыш, Нык бул балам яшәргә тырыш. Кызым инде үсеп буйга җитте, Тормыш үзәнненән атлап китте, Улда миңа шулай килерме, Киңәш бирче әнкәй диярме. Дөнъя булгач була төрле хәлләр, Вакытлыча булсын авыр мәлләр, Шулай үтә инде бу тормыш, Нык бул балам яшәргә тырыш.
  • Утэ гомер, Утэ дилэр Утсэдэ кайгырмыйбыз. Эллэ жырлап яшэгэнгэ, Без бердэ картаймыбыз. Эх! гомер итэбез, Без яшлектэн китэбез. Яшлек иленнэн китсэк тэ, Жырлап гомер итэбез. Утэ гомер, инеш тосле, Ага да, ага гына. Мин бэхетле гашыйк булдым, Эх! дуслар яна гына. Эх! гомер итэбез, Без яшлектэн китэбез. Яшлек иленнэн китсэк тэ, Жырлап гомер итэбез. Кангырауда атлар килэ, Атлар килэ ярышып. Кайтыр идем яшлегемэ, Ялганыма ябышып.
  • Бүләк булып барсын җырым Синең туган көнеңә, Ак теләкләр кушып бирәм Ак гөлләр бәйләменә. Син миңа һәрвакыт кирәк, Син янда чакта рәхәт. Бу дөньяга туган өчен, Булганың өчен рәхмәт! Тормыш гүзәл, яшәү бәхет, Белсәң генә кадерен. Югалтма бәхет-шатлыкның Сиңа килгән кадерен. Син миңа һәрвакыт кирәк, Син янда чакта рәхәт. Бу дөньяга туган өчен, Булганың өчен рәхмәт! Башлаган һәр яңа эшең Син теләгәнчә барсын, Гомереңнең һәрбер көне Туган көн кебек булсын.
  • 1.Кеше килгәс яҡты донъяға, Күктә бер йондоҙ ҡабына. Минең дә йондоҙом Яҡтырта юлымда. Ул тора яҙмышым һағында, Көс бирә арыған сағымда, Туры юл күрһәтә аҙашып ҡалғанда. Күңелем моңдарға тулғанда. припев. Һүнмә генә минең йондоҙом, Балҡы яҙмышым кугендә! Еңел булмаһа ла юлым, Мин бәхетле был ергә килгәнгә. 2.Йондоҙҙар бик күп йыһанда, Минең дә йондоҙом бар унда. Ваҡыт еткәс бер мәл , Һүнәсәк бит ул да. Нурҙар сәсеп ергә артылыр, Һуңғы тапҡыр юлды яҡтыртыр. Тик әлегә балҡый Минең башым осомда. Йыуата моңланған сағымда. припев; Һүнмә генә минең йондоҙом, Балҡы яҙмышым кугендә! Еңел булмаһа ла юлым, Мин бәхетле был ергә килгәнгә. 3.Һәр кемдең бар үҙ йондоҙо, Һәр кемдең бараһы үҙ юлы, Шатлыҡтары ҡайғы, Үҙ моңо- зардары. Әгәр ҙә ауыр хәлдә ҡалһам, Тормошҡа ышаныс юғалтһам, Үҙ йондоҙом мине Йыуатыр ташламаҫ. Ул мине яңғыҙым ҡалдырмаҫ припев; Һүнмә генә минең йондоҙом, Балҡы яҙмышым кугендә! Еңел булмаһа ла юлым, Мин бәхетле был ергә килгәнгә.
  • Тибрэнгэн хислэрдэн, Ин матур тослэрдэн Булганда жыр якын кунелгэ. Жыр бит ул яшэтэ, Жыр бит ул яшэртэ Картайтмый кешене гомергэ. Жыр керсен кунелгэ Хэм калсын гомергэ, Жырлыйк без матурын жырларнын. Эх нинди жыр диеп, Соклансын соенеп Килэчэк кешесе елларнын. Жырлардан жырларга Язсын гел жырларга, Утмэсен гомерлэр заяга. Чэчэк кук ачылып, Сибеп нур яктылып, Тусын жыр, матур жыр доньяга. Жыр керсен кунелгэ Хэм калсын гомергэ, Жырлыйк без матурын жырларнын. Эх нинди жыр диеп, Соклансын соенеп Килэчэк кешесе елларнын. Сандугач сагышын, Чишмэлэр агышын Алдым мин мон итеп жырыма. Йорэклэр чатнар да, Ин авыр чакларда Кешене коткара жыр гына. Жыр керсен кунелгэ Хэм калсын гомергэ, Жырлыйк без матурын жырларнын. Эх нинди жыр диеп, Соклансын соенеп Килэчэк кешесе елларнын.
  • Ялгыз узган язлар, Синсез аткан таңнар, Күңелләргә кергән көз моңы. Онытылган инде тәүге сөйгән ярлар, Дөнья мәшәкате өй тулы. Үпкәләсән, әйдә үпкәлә, Тик кайгылар белән түләмә. Соңлап кына килгән газиз яр, Күз яшьләрем генә булып кал. Алда әле безнең Сөю таңы диеп, Өметләндермәче гүзәлем. Нигә кирәк инде соңлап килгән бәхет? Тузә алмас кебек йөрәгем. Якты йолдыз булып, Соңлап кына балкып, Бу сөю дә янды, ватылды. Өзгәләнә үзәк, тик бер генә теләк, Я, Ходаем, бирче сабырлык.
  • Тагындай язлар килэ Кояш елмаеп колэ. Мэхэббэтнен ялгышлары Йорэкне телэ телэ. Тамчылар тамган чакта, Кар сулар аккна чакта, Ни очен сон тилмерэбез? Икебез ике якта. Язгы омет янара Карыйм алсу таннарга Бер карашын житэр иде Кунелемне анларга. Тамчылар тамган чакта, Кар сулар аккна чакта, Ни очен сон тилмерэбез? Икебез ике якта. Бэллур тамчы жырына Талда боре уяна. Безне кавыштырыр очен, Тамчылар тамган чакта, Кар сулар аккна чакта, Ни очен сон тилмерэбез? Икебез ике якта.
  • Нишлим икән һаман сине оныта алмыйм, Берничектә күңелемне юата алмыйм. Нишлим икән,кая барыйм,кая китим, Сер йомгагын кемгә генә икән сүтим. Нигә болай,нигә болай булды икән, Нигә генә сөю гөле сулды икән? Кем гаепле,синме,минме,мәхәббәтме? Нишләтергә газап булган мәхәббәтне? Мең сорауга бер җавап юк,башым җитми, Гашыйк булып йөргән чаклар уйдан китми, Мәхәббәт ул әллә бәхет түгел микән? Шул сорауга гына җавап бирче, иркәм
  • Чиксез җиһан киңлегендә, Якты йолдыз –син ул, дидең. Меңнәр арасыннан, иркәм, Сине сайлап, сине сөйдем. Припев. Куллар-кулда, күзләр-күздә, Кирәк түгел артык сүз дә. И Ходаем, теләгем бер: Парлы гомер бир син безгә. Сөюебез ялкынында Җылынырбыз икәү, иркәм. Нинди бәхет, Ходай безгә Чын мәхәббәт бүләк иткән. Күз тимәсен, сүз кермәсен, Арабызга гомер буе. Киләчәктә көтсен безне Мәхәббәтнең алтын туе
  • 1. Тулган аем миндэ сина шулай Ялгызлардан ялгыз куренэмдер Жир йозендэ ялгыз кешелэр куп Ялгызлар да кирэк кемгэдер. кушымта: Тулган аем бирче мина табып Мин югалткан мине ташлап киткэн ул ярны Тулган айлар белэн санап яшим Синнэн башка уткэн елларны. 2. Тулган айга карап санап яшим Синнэн башка уткэн еллармны Тулган айга карап озлэгэнэм Син оныттынмы эллэ мин барын. кушымта. 3. Тулган ай да ялгыз, мин дэ ялгыз Ялгыз кунелем тулы мон гына Бу кунелне беркем анлый алмый Анлар бары тулган ай гына.