Татарский переводчик Башкирские песни Казахские песни Русские песни

Песня «Сою хисе»
исполнителя Айгуль Габдуллина.
Скачать или слушать онлайн

00:00/00:00

Текст песни:

1. Сөю хисе нигә шул кадәр дә
Балдан татлы була икән ул?
Оныттырып донья мәшәкәтен,
Йөрәкләрне әсир итә шул.

Кушымта: Канатларым җәеп киң далада,
Эх,очасы килә,очасы!
Күтәрелеп чиксез галәмнәргә,
Бар доньяны килә кочасы!

2. Сөю хисе нигә шул кадәр дә
Ачыдан да ачы икән ул?
Оныттырмый үткән мәхәббәтне,
Үзәкләргә үтә икән ул.

Кушымта: Кыяларның очларына басып,
Эх очасы килә,очасы!
Югаласы килә доньялардан,
Уралыплар тирән дулкынга.

3. Сөю хисе нигә шул кадәр дә
Зур өметләр бирә икән ул?
"Инде сүнде,үтте" дигәндә дә
Кабаттан да килә икән ул.

Кушымта: Канатларым җәеп киң далада,
Эх,очасы килә,очасы!
Күтәрелеп чиксез галәмнәргә,
Бар доньяны килә кочасы! (2 кабат)

Другие песни исполнителя:

  • 1. Хатын-кызга бәхет өчен Күп тә кирәкми икән: Яратканың сине сөеп, Назлап уятса иртән... Кушымта: Яши белсәң шөкер итеп, Күп кирәкми бәхеткә. Кадерләрен белеп кенә Гомер итик рәхәттә. (2 кабат) 2.Күзгә карап балаларың, "Әнием" диеп торсалар, Туганнарың,якыннарың Сау-сәламәт булсалар... Кушымта: шул ук. 3.Җылы өең,кайтыр җирен, Ашың булса табында Бәхет өчен шул аз мени? Нәрсә кирәк тагын да?... Кушымта: шул ук.
  • "Кайтып киләм туган ягыма" 1.Кайтып киләм туган ягыма, Йөгереп төшәм елга ярына. Басар өчен сагышларымны, Килеп кочам камышларымны. Сәлам, илем, сәлам, җирем, Сезгә сагыну җырларым. Кушымта: Үзәкләрне өзә сандугач: Ник соң киттең өзелеп сагынгач? Җырлар идек синең белән бергә Туган җирләремдә таң тугач. 2.Кайтып киләм туган ягыма, Шашып сарылам зифа каеныма. Туганыма кемдер эндәшә, Кошлар күреп миннән көнләшә. 3.Кайтып киләм туган ягыма, Әнә йортта казлар кагына. Каршы ала мине туганнар, Йөзләр шатлык белән тулганнар. Кушымта: шул ук.
  • 1.Сүзләреңә мин ышандым, Хисләреңә кереп буталдым. Сине генә мин уйладым, Сагынып төннәр еладым. Төшләремдә сине көттем, Тик нигәдер миңа килмәдең, Сөю гөлен таптап үттең, Мәхәббәтне минем юк иттең. Кушымта:Яратмасаң, яратма мине, Мәхәббәткә кыстамыйм сине. Онытырмын мәңгегә сине, Яныма килмә кире. (2 кабат) 2.Ничек кенә яратсам да, Сөюемә җавап бирмәдең. Бәхетле итергә бу юлы Синең кулдан килмәде. Сиңа ачкан ишек бикле, Минем дә бит түзем чикле. Килмә миңа, кайтма кире, Башкача газаплама мине. Кушымта: шул ук(2 кабат)
  • 1)Сөю хисе хич-бер кешегә дә җиңел бирелми Йөрәк яры килеп кергән сөю инде сүрелми. Беркемнәрдә янмый-көйми генә утка төренми Сөйгәннәрнең әче күз яшләре инде түгелми. Кушымта: Яратам дип,шашып яратам дип Җырларымда донья яңгыратам, Сөюемнән такыялар үреп Мин аларны сезгә таратам. (2 кабат) 2)Сөюемне сөйлим каеннарга, алсу гөлләргә Ярсуымны басар өчен диеп чыгам күлләргә. Йөрәгендә сөю булганнарның күңле мондаръя Сөюдән дә әче һәм татлырак ни бар доньяда. Кушымта: шул ук(2 кабат)