Татарский переводчик Азербайджанские песни Узбекские песни Русские песни

Песня «Яратмасан яратма мине»
исполнителя Айгуль Габдуллина.
Скачать или слушать онлайн

Текст песни:

1.Сүзләреңә мин ышандым,
Хисләреңә кереп буталдым.
Сине генә мин уйладым,
Сагынып төннәр еладым.
Төшләремдә сине көттем,
Тик нигәдер миңа килмәдең,
Сөю гөлен таптап үттең,
Мәхәббәтне минем юк иттең.

Кушымта:Яратмасаң, яратма мине,
Мәхәббәткә кыстамыйм сине.
Онытырмын мәңгегә сине,
Яныма килмә кире. (2 кабат)

2.Ничек кенә яратсам да,
Сөюемә җавап бирмәдең.
Бәхетле итергә бу юлы
Синең кулдан килмәде.
Сиңа ачкан ишек бикле,
Минем дә бит түзем чикле.
Килмә миңа, кайтма кире,
Башкача газаплама мине.
Кушымта: шул ук(2 кабат)

Другие песни исполнителя:

  • 1. Сөю хисе нигә шул кадәр дә Балдан татлы була икән ул? Оныттырып донья мәшәкәтен, Йөрәкләрне әсир итә шул. Кушымта: Канатларым җәеп киң далада, Эх,очасы килә,очасы! Күтәрелеп чиксез галәмнәргә, Бар доньяны килә кочасы! 2. Сөю хисе нигә шул кадәр дә Ачыдан да ачы икән ул? Оныттырмый үткән мәхәббәтне, Үзәкләргә үтә икән ул. Кушымта: Кыяларның очларына басып, Эх очасы килә,очасы! Югаласы килә доньялардан, Уралыплар тирән дулкынга. 3. Сөю хисе нигә шул кадәр дә Зур өметләр бирә икән ул? "Инде сүнде,үтте" дигәндә дә Кабаттан да килә икән ул. Кушымта: Канатларым җәеп киң далада, Эх,очасы килә,очасы! Күтәрелеп чиксез галәмнәргә, Бар доньяны килә кочасы! (2 кабат)
  • Өметемне өзмә. Төзәлмәслек яра булып мәңге Хәтеремә кереп калма син Болай да бит янган йөрәгемә. Яшьле күзләремне сөртә-сөртә Яздым сиңа тагын бер җырым, Үз кулларың белән, сизәсеңме, Өзәсең бит күңел кылларын. Өлгермәмме инде салкыннарда Җылы хисләремә төрергә?! Соңгы тапкыр күргән кебек синең Күзләреңне назлап үбергә. Өметемне зинһар өзмә, Яшим әле шуңа табынып. Күкләрнең киңлегендә төннәрен Якты йолдыз булып кабынып. Өметемне зинһар өзмә, Ялгыш кына, саксыз кагылып, Сагыш булып гомергә йөрәккә Исемең калмасын уелып. Сагыш уты булып гомергә йөрәккә Исемең калмасын уелып. Төзәлмәслек яра булып мәңге Хәтеремә кереп калма син. Болай да бит янган йөрәгемә. Сиңа илткән юлларым буранда Югаламы инде күмелеп. Калырмени инде түгелеп-түгелеп Калырмени инде түгелеп? Сиңа илткән юлларым буранда Калырмени инде түгелеп? Сиңа илткән юлларым сагыш булып Калырмени инде уелып. Өметемне зинһар өзмә генә.
  • 1. Күк йөзеннән йолдыз күзләдем, Сөйгәнемне хаман эзләдем. Яланнарда язлар исе, чәчәкләрдә кояш төсе, Тик сагышлы иде йөзләрем. Кушымта: Аккан сулар булып, яуган карлар булып Сибелдең син тормышымның юлларына. Җанга өмет биреп, нурлы хисләр сибеп, Сөю уты салдың минем кулларыма. 2.Болытта да нур бар эзләсәң, Үләндә дә гөл бар күзләсәң. Сөю назларына тула, тормышың бәхетле була, Өметеңне әгәр өзмәсәң. Кушымта:шул ук. 3.Ялгыз гына атлаганда тормыштан, Бүләк алдым бүген язмыштан. Күңел җырлый бары пар булганда, Җанга сөю тулганда. Кушымта:шул ук. (2 кабат)