Татарский переводчик Башкирские песни Казахские песни Русские песни

Песня «Ходаемның көннәре»
исполнителя Айгуль Габдуллина.
Скачать или слушать онлайн

00:00/00:00

Текст песни:

1.Чынга килә уйласаңда,
Уйлап атла адымны.
Уйламый әйтелгән сүзләр
Газап итә җаныңны.

Кушымта: Хәй, Ходаемның көннәре
Уйга салмый кемнәрне?
Көтелмәгән мәшәкатләр
Ут итә күңелләрне. (2 кабат)

2.Уйласаң да, кайчагында
Гел җайлы бармый эшләр.
Мең каршылык арасында
Яши җирдә кешеләр.

Кушымта:шул ук. (2 кабат)

3.Дуслар бар кирәк чагында,
Дошман бар көңләшергә,
Көндәшләр бар гайбәт өчен,
Якыннар серләшергә.

Кушымта:шул ук. (2 кабат)

Другие песни исполнителя:

  • Өметемне өзмә. Төзәлмәслек яра булып мәңге Хәтеремә кереп калма син Болай да бит янган йөрәгемә. Яшьле күзләремне сөртә-сөртә Яздым сиңа тагын бер җырым, Үз кулларың белән, сизәсеңме, Өзәсең бит күңел кылларын. Өлгермәмме инде салкыннарда Җылы хисләремә төрергә?! Соңгы тапкыр күргән кебек синең Күзләреңне назлап үбергә. Өметемне зинһар өзмә, Яшим әле шуңа табынып. Күкләрнең киңлегендә төннәрен Якты йолдыз булып кабынып. Өметемне зинһар өзмә, Ялгыш кына, саксыз кагылып, Сагыш булып гомергә йөрәккә Исемең калмасын уелып. Сагыш уты булып гомергә йөрәккә Исемең калмасын уелып. Төзәлмәслек яра булып мәңге Хәтеремә кереп калма син. Болай да бит янган йөрәгемә. Сиңа илткән юлларым буранда Югаламы инде күмелеп. Калырмени инде түгелеп-түгелеп Калырмени инде түгелеп? Сиңа илткән юлларым буранда Калырмени инде түгелеп? Сиңа илткән юлларым сагыш булып Калырмени инде уелып. Өметемне зинһар өзмә генә.
  • "Синең белән генә" 1. Күңелем белән сине сагынганда, Йолдызларга карап җан атам. Йолдызлар да белә инде хәзер: Мин бит өзелеп сине яратам. Кушымта: Синең белән генә бәхетле мин, Синең белән очам күкләргә. Очар коштай канатланган мәлем, Ошамыйдыр,бәлки,күпләргә.(2 кабат) 2. Кояш булып балкый минем йөзем Синең белән янәш(ә) барганда. Йөрәгемнең хисе урыгып чыга, Күзләребез күзгә бакканда. Кушымта:шул ук. 3..Бәхетемне минем сакла,җаным, Ятлар сүзен кертмә арага. Ялгыш кына кырын караштан да Назлы сүзләр(хисләр) эреп югала. Кушымта:шул ук. (2 кабат)
  • 1. Хатын-кызга бәхет өчен Күп тә кирәкми икән: Яратканың сине сөеп, Назлап уятса иртән... Кушымта: Яши белсәң шөкер итеп, Күп кирәкми бәхеткә. Кадерләрен белеп кенә Гомер итик рәхәттә. (2 кабат) 2.Күзгә карап балаларың, "Әнием" диеп торсалар, Туганнарың,якыннарың Сау-сәламәт булсалар... Кушымта: шул ук. 3.Җылы өең,кайтыр җирен, Ашың булса табында Бәхет өчен шул аз мени? Нәрсә кирәк тагын да?... Кушымта: шул ук.