1.Бу доньяның төрле чагы була,
Була агы, була карасы.
Тормыш җилләренә каршы торып
Дус-туганнар бергә барасы!
Кушымта: Авыр чакта ярдәм итешик без,
Шатлыкларны бергә бүлешик.
Тормыш мәшәкәтен онытыйк та,
Исән чакта ешрак күрешик. (2 кабат)
2.Мәрхәммәтләр,изгелекләр кылып
Дус-туганнар бергә яшик без.
Йөрәк тибешләрен тоеп кына
Бергәләшеп күңел ачыйк без.
Кушымта:шул ук.
3.Вакыт ага,гомер шундый кыска,
Узганында сизми калырбыз.
Ходай биргән шушы гөмерләрне
Бергәләшеп әйдә узыйк без.
Кушымта:шул ук. (2 кабат)