Татарский переводчик Азербайджанские песни Узбекские песни Русские песни

Песня «Синен белэн генэ »
исполнителя Айгуль Габдуллина.
Скачать или слушать онлайн

Текст песни:

"Синең белән генә"

1. Күңелем белән сине сагынганда,
Йолдызларга карап җан атам.
Йолдызлар да белә инде хәзер:
Мин бит өзелеп сине яратам.

Кушымта: Синең белән генә бәхетле мин,
Синең белән очам күкләргә.
Очар коштай канатланган мәлем,
Ошамыйдыр,бәлки,күпләргә.(2 кабат)

2. Кояш булып балкый минем йөзем
Синең белән янәш(ә) барганда.
Йөрәгемнең хисе урыгып чыга,
Күзләребез күзгә бакканда.

Кушымта:шул ук.

3..Бәхетемне минем сакла,җаным,
Ятлар сүзен кертмә арага.
Ялгыш кына кырын караштан да
Назлы сүзләр(хисләр) эреп югала.

Кушымта:шул ук. (2 кабат)

Другие песни исполнителя:

  • 1. Сөю хисе нигә шул кадәр дә Балдан татлы була икән ул? Оныттырып донья мәшәкәтен, Йөрәкләрне әсир итә шул. Кушымта: Канатларым җәеп киң далада, Эх,очасы килә,очасы! Күтәрелеп чиксез галәмнәргә, Бар доньяны килә кочасы! 2. Сөю хисе нигә шул кадәр дә Ачыдан да ачы икән ул? Оныттырмый үткән мәхәббәтне, Үзәкләргә үтә икән ул. Кушымта: Кыяларның очларына басып, Эх очасы килә,очасы! Югаласы килә доньялардан, Уралыплар тирән дулкынга. 3. Сөю хисе нигә шул кадәр дә Зур өметләр бирә икән ул? "Инде сүнде,үтте" дигәндә дә Кабаттан да килә икән ул. Кушымта: Канатларым җәеп киң далада, Эх,очасы килә,очасы! Күтәрелеп чиксез галәмнәргә, Бар доньяны килә кочасы! (2 кабат)
  • 1. Күк йөзеннән йолдыз күзләдем, Сөйгәнемне хаман эзләдем. Яланнарда язлар исе, чәчәкләрдә кояш төсе, Тик сагышлы иде йөзләрем. Кушымта: Аккан сулар булып, яуган карлар булып Сибелдең син тормышымның юлларына. Җанга өмет биреп, нурлы хисләр сибеп, Сөю уты салдың минем кулларыма. 2.Болытта да нур бар эзләсәң, Үләндә дә гөл бар күзләсәң. Сөю назларына тула, тормышың бәхетле була, Өметеңне әгәр өзмәсәң. Кушымта:шул ук. 3.Ялгыз гына атлаганда тормыштан, Бүләк алдым бүген язмыштан. Күңел җырлый бары пар булганда, Җанга сөю тулганда. Кушымта:шул ук. (2 кабат)