Татарский переводчик Азербайджанские песни Узбекские песни Русские песни

Песня «Шатлыкларны бергә булешик»
исполнителя Айгуль Габдуллина.
Скачать или слушать онлайн

00:00/00:00

Текст песни:

1.Бу доньяның төрле чагы була,
Була агы, була карасы.
Тормыш җилләренә каршы торып
Дус-туганнар бергә барасы!

Кушымта: Авыр чакта ярдәм итешик без,
Шатлыкларны бергә бүлешик.
Тормыш мәшәкәтен онытыйк та,
Исән чакта ешрак күрешик. (2 кабат)

2.Мәрхәммәтләр,изгелекләр кылып
Дус-туганнар бергә яшик без.
Йөрәк тибешләрен тоеп кына
Бергәләшеп күңел ачыйк без.

Кушымта:шул ук.

3.Вакыт ага,гомер шундый кыска,
Узганында сизми калырбыз.
Ходай биргән шушы гөмерләрне
Бергәләшеп әйдә узыйк без.

Кушымта:шул ук. (2 кабат)

Другие песни исполнителя:

  • Өметемне өзмә. Төзәлмәслек яра булып мәңге Хәтеремә кереп калма син Болай да бит янган йөрәгемә. Яшьле күзләремне сөртә-сөртә Яздым сиңа тагын бер җырым, Үз кулларың белән, сизәсеңме, Өзәсең бит күңел кылларын. Өлгермәмме инде салкыннарда Җылы хисләремә төрергә?! Соңгы тапкыр күргән кебек синең Күзләреңне назлап үбергә. Өметемне зинһар өзмә, Яшим әле шуңа табынып. Күкләрнең киңлегендә төннәрен Якты йолдыз булып кабынып. Өметемне зинһар өзмә, Ялгыш кына, саксыз кагылып, Сагыш булып гомергә йөрәккә Исемең калмасын уелып. Сагыш уты булып гомергә йөрәккә Исемең калмасын уелып. Төзәлмәслек яра булып мәңге Хәтеремә кереп калма син. Болай да бит янган йөрәгемә. Сиңа илткән юлларым буранда Югаламы инде күмелеп. Калырмени инде түгелеп-түгелеп Калырмени инде түгелеп? Сиңа илткән юлларым буранда Калырмени инде түгелеп? Сиңа илткән юлларым сагыш булып Калырмени инде уелып. Өметемне зинһар өзмә генә.