Татарский переводчик Азербайджанские песни Узбекские песни Русские песни

Песня «Хатын-кыз бэхете»
исполнителя Айгуль Габдуллина.
Скачать или слушать онлайн

00:00/00:00

Текст песни:

1. Хатын-кызга бәхет өчен
Күп тә кирәкми икән:
Яратканың сине сөеп,
Назлап уятса иртән...

Кушымта: Яши белсәң шөкер итеп,
Күп кирәкми бәхеткә.
Кадерләрен белеп кенә
Гомер итик рәхәттә. (2 кабат)

2.Күзгә карап балаларың,
"Әнием" диеп торсалар,
Туганнарың,якыннарың
Сау-сәламәт булсалар...

Кушымта: шул ук.

3.Җылы өең,кайтыр җирен,
Ашың булса табында
Бәхет өчен шул аз мени?
Нәрсә кирәк тагын да?...

Кушымта: шул ук.

Другие песни исполнителя:

  • 1.Чынга килә уйласаңда, Уйлап атла адымны. Уйламый әйтелгән сүзләр Газап итә җаныңны. Кушымта: Хәй, Ходаемның көннәре Уйга салмый кемнәрне? Көтелмәгән мәшәкатләр Ут итә күңелләрне. (2 кабат) 2.Уйласаң да, кайчагында Гел җайлы бармый эшләр. Мең каршылык арасында Яши җирдә кешеләр. Кушымта:шул ук. (2 кабат) 3.Дуслар бар кирәк чагында, Дошман бар көңләшергә, Көндәшләр бар гайбәт өчен, Якыннар серләшергә. Кушымта:шул ук. (2 кабат)
  • 1. Күк йөзеннән йолдыз күзләдем, Сөйгәнемне хаман эзләдем. Яланнарда язлар исе, чәчәкләрдә кояш төсе, Тик сагышлы иде йөзләрем. Кушымта: Аккан сулар булып, яуган карлар булып Сибелдең син тормышымның юлларына. Җанга өмет биреп, нурлы хисләр сибеп, Сөю уты салдың минем кулларыма. 2.Болытта да нур бар эзләсәң, Үләндә дә гөл бар күзләсәң. Сөю назларына тула, тормышың бәхетле була, Өметеңне әгәр өзмәсәң. Кушымта:шул ук. 3.Ялгыз гына атлаганда тормыштан, Бүләк алдым бүген язмыштан. Күңел җырлый бары пар булганда, Җанга сөю тулганда. Кушымта:шул ук. (2 кабат)
  • 1. Сөю хисе нигә шул кадәр дә Балдан татлы була икән ул? Оныттырып донья мәшәкәтен, Йөрәкләрне әсир итә шул. Кушымта: Канатларым җәеп киң далада, Эх,очасы килә,очасы! Күтәрелеп чиксез галәмнәргә, Бар доньяны килә кочасы! 2. Сөю хисе нигә шул кадәр дә Ачыдан да ачы икән ул? Оныттырмый үткән мәхәббәтне, Үзәкләргә үтә икән ул. Кушымта: Кыяларның очларына басып, Эх очасы килә,очасы! Югаласы килә доньялардан, Уралыплар тирән дулкынга. 3. Сөю хисе нигә шул кадәр дә Зур өметләр бирә икән ул? "Инде сүнде,үтте" дигәндә дә Кабаттан да килә икән ул. Кушымта: Канатларым җәеп киң далада, Эх,очасы килә,очасы! Күтәрелеп чиксез галәмнәргә, Бар доньяны килә кочасы! (2 кабат)