Татарский переводчик Башкирские песни Казахские песни

Новинки песен на татарском языке

Группа вконтакте

Исполнители

Все татарские исполнители
  • Премьера песни: 2020-03-26
  • Өстәлдә ялгыз чынаяк Чәе суынып беткән. Ялгыз чәйнең дә тәме юк, Эчмәдем синсез, иркәм. Гомерем шулай узармы Гел сине генә көтеп? Ялгызым өстәл янында, Суынган чәйләр эчеп. Өстәлемдә барсы да бар, Нигә чәйнең тәме юк? Ялгыз булгангадыр инде Өемнең дә яме юк. Гомерем шулай узармы Гел сине генә көтеп? Ялгызым өстәл янында, Суынган чәйләр эчеп. Кайнар чәй салып куям да, Утырам сине көтеп. Чәем суына бит инде, Кая югалдың китеп? Гомерем шулай узармы Гел сине генә көтеп? Ялгызым өстәл янында, Суынган чәйләр эчеп.
    Премьера песни: 2020-03-13
  • Премьера песни: 2020-03-07
  • Йөрәгемнең татлы назы белән Сулышыңны өрдең җаныма. Бер таңынны көткән күңел күгем Хисләремнән балкып кабына. Припев. Ике гашыйк бит без,ике гашыйк Кавышулар безгә язганмы? Сөю тулы баскан күңел белән Якынайтыйк сихри язларны. Өзелергә торган ярты җаным Синең артан калмый, беләсең. Өннәремдә әсир итеп Төшләремә килеп керэсең.
  • Башка ярны уйлама да, Бәхетем минем, ятны тыңлама да, Җанымны минем, син, сызлатма да, Син минем йөрәгемне, Ярала, яралама... Уйлыймын, уйлыймын, Һаман да уйлап, Туймыймын, туймыймын. Сулар сулышка, Сыймыймын, сыймыймын, Көннәрем-төнем, Уйлыймын, уйлыймын. Бирмәмен, бирмәмен, Ятларга җаным. Көтәмен, көтәмен, Килер дип, тагын. Түзәмен, түзәмен, Бәхетем димен, Көтәмен, көтәмен. Башка ярны уйлама да, Бәхетем минем, ятны тыңлама да, Җанымны минем, син, сызлатма да, Син минем йөрәгемне, Ярала, яралама...
  • Даладан кабындылар, куптэн сунгэн йолдызлар куктэ Табылды сорауларга, бар жаваплар йорэктэ ооу.. Припев: Яныма син кил, кил, кил, кил жаным Минем белэн бул, бул, бул, бул янымда Бэхет алып кил, кил, кил, кил жаным Бердэн берем бул, б*ул, бул, бул янымда О-о-оу...о..о...о... Кузлэрен чиксез дингез, сузлэрен агым су, мон донья Син булсан якты тостэ, буяла минем донья о-о-оу Припев (3 раза)
  • Күптән түгел бүләк иткән идең Бәхет гөле — хуш исле кызыл розалар. «Яратам!» — дип әйтмәсәң дә беләм: Сөю билгеләре бит алар, Сөю билгеләре бит алар. Кызыл розалар, кызыл розалар, Кызыл розалар — сөю гөлләре, Кызыл розалар, кызыл розалар — Күңелләремнең кайнар хисләре. Тик озакка җитсен мәхәббәтең, Сулмасыннар бәхет гөлләрең. Кемнәр генә сезгә сокланмый, Сөю гөле, бәхет гөле — кызыл розалар, Тик гөлләрең чәнечкеләр генә саклый, Сузылмасын өчен ят куллар, Сузылмасын өчен ят куллар. Кызыл розалар, кызыл розалар, Кызыл розалар — сөю гөлләре, Кызыл розалар, кызыл розалар — Күңелләремнең кайнар хисләре. Тик озакка җитсен мәхәббәтең, Сулмасыннар бәхет гөлләрең.
  • Җанымнын яртысы "Мин сиңа"- дидең син, җилләрне җибәреп Мәхәббәт җылысын тойдым шул җилләрдән. "Мин синең"- дидең син- үбәрмен эзләрең, Минем дә җыелды әйтәсе сүзләрем. Мин сине,син мине күптәннән беләбез, Син миңа ,мин сиңа сөю,наз үрәбез. Мин сиңа,син миңа бер адым атлыйсы , Син минем,мин синең җанымның яртысы. Син минем,мин синең җанымның яртысы. "Мин синсез"-дидең син- өшермен туңармын Җаныңа, тәнеңә союем урармын . "Мин сине"я дидең син- үземә каратам , Мин инде үзеңне күптәннән яратам . Мин сине,син мине күптәннән беләбез, Син миңа ,мин сиңа сөю,наз үрәбез . Мин сиңа,син миңа бер адым атлыйсы , Син минем,мин синең җанымның яртысы . Син минем,мин синең җанымның яртысы.
  • 1. Сагындырды туып үскән авыл, Туган якның назлы кочагы. Кайтам әле ямьле язлар җиткәч, Шау чәчәккә чумгач тау ягы. Куш: Язгы кичтә җырлап узам әле, Яшь чакларны искә төшереп. Шомыртларын кочып, сиреннәрен үбеп, Сөю хисләреннән исереп. 2. Дулкынлатып күңел пәрдәләрен Язгы шаян җилләр уйнаклар. Яшьлегемне эзләп китим әле Кире кайтмаса да ул чаклар. 3. Йолдыз яуган урамнардан урап, Гармун моңы йөри озатып. Бикле күңелләргә керә үтеп, Гомер узганнарны елатып.
  • 1)Язылмаган хатым , Йөрәгемдә ялкын . Еллар аша сиңа эндәшәм . Хыялымда гына , Уйларымда гына Синең белән көн дә серләшәм. Язылмаган сүзем , Гел кабатлыйм үзем . Кер кундырмый күңел саклаган . Язылмаган хатым , Әйтелмәгән антым . Йөрәгемнән мең кат ятланган . 2)Язылмаган хатны , Хисләр эзләп тапты . Ут төртте дә кабат кабындым . Юа алмады вакыт , Тырышмады артык . Мин сагындым сине ,сагындым 3)Язылмаган хатта , Бар да синең хакта. Күңелемнән шуны аңлатам . Сине янда тоям , Тәмам итеп куям . Мин яратам сине ,яратам .
  • Янымнан үтеп китсәң дә, Кагыласың җаныма. Бер күрүдә әйләндең син Хисләремнең язына. Әкияттә мин кунакта, Син янымда булган чакта. Мең дә бер кичә иттереп Гел янам бу хакта. КУШЫМТА: Җаным, җаным, җаным, Падшам, падишахым, Ә син минем, ә син минем Йөрәгемнең султаны. Җаным, җаным, җаным, Султан хей султаным. Гомергә бергә булыйк дип Ходайдан сораганым. Табышмактай бу мәхәббәт, Көн саен бер чишелеш. Мин яратам сине җаным, Ничек бар, шундый килеш. Безнең мәхәббәт чишмәсе, Ул йөрәкнең түрендә. Без төзегән хыял иле, Ялкын хиснең серендә. КУШЫМТА: Җаным, җаным, җаным, Падшам, падишахым. Ә син минем, ә син минем Йөрәгемнең султаны. Җаным, җаным, җаным, Султан хей султаным. Гомергә бергә булыйк дип Ходайдан сораганым. Җаным, султаным. Җаным, султаным. Җаным, султаным. Җаным, султаным. КУШЫМТА: Җаным, җаным, җаным, Падшам, падишахым. Ә син минем, ә син минем Йөрәгемнең султаны. Җаным, җаным, җаным, Султан хей султаным. Гомергә бергә булыйк дип Ходайдан сораганым. КУШЫМТА: Җаным, җаным, җаным, Падшам, падишахым. Ә син минем, ә син минем Йөрәгемнең султаны. Җаным, җаным, җаным, Султан хей султаным. Гомергә бергә булыйк дип Ходайдан сораганым.