Татарский переводчик Азербайджанские песни Узбекские песни Русские песни

Песня «Яратам дип»
исполнителя Айгуль Габдуллина.
Скачать или слушать онлайн

Текст песни:

1)Сөю хисе хич-бер кешегә дә җиңел бирелми
Йөрәк яры килеп кергән сөю инде сүрелми.
Беркемнәрдә янмый-көйми генә утка төренми
Сөйгәннәрнең әче күз яшләре инде түгелми.

Кушымта: Яратам дип,шашып яратам дип
Җырларымда донья яңгыратам,
Сөюемнән такыялар үреп
Мин аларны сезгә таратам. (2 кабат)

2)Сөюемне сөйлим каеннарга, алсу гөлләргә
Ярсуымны басар өчен диеп чыгам күлләргә.
Йөрәгендә сөю булганнарның күңле мондаръя
Сөюдән дә әче һәм татлырак ни бар доньяда.

Кушымта: шул ук (2 кабат)

Другие песни исполнителя:

  • 1. Сөю хисе нигә шул кадәр дә Балдан татлы була икән ул? Оныттырып донья мәшәкәтен, Йөрәкләрне әсир итә шул. Кушымта: Канатларым җәеп киң далада, Эх,очасы килә,очасы! Күтәрелеп чиксез галәмнәргә, Бар доньяны килә кочасы! 2. Сөю хисе нигә шул кадәр дә Ачыдан да ачы икән ул? Оныттырмый үткән мәхәббәтне, Үзәкләргә үтә икән ул. Кушымта: Кыяларның очларына басып, Эх очасы килә,очасы! Югаласы килә доньялардан, Уралыплар тирән дулкынга. 3. Сөю хисе нигә шул кадәр дә Зур өметләр бирә икән ул? "Инде сүнде,үтте" дигәндә дә Кабаттан да килә икән ул. Кушымта: Канатларым җәеп киң далада, Эх,очасы килә,очасы! Күтәрелеп чиксез галәмнәргә, Бар доньяны килә кочасы! (2 кабат)
  • 1)Сөю хисе хич-бер кешегә дә җиңел бирелми Йөрәк яры килеп кергән сөю инде сүрелми. Беркемнәрдә янмый-көйми генә утка төренми Сөйгәннәрнең әче күз яшләре инде түгелми. Кушымта: Яратам дип,шашып яратам дип Җырларымда донья яңгыратам, Сөюемнән такыялар үреп Мин аларны сезгә таратам. (2 кабат) 2)Сөюемне сөйлим каеннарга, алсу гөлләргә Ярсуымны басар өчен диеп чыгам күлләргә. Йөрәгендә сөю булганнарның күңле мондаръя Сөюдән дә әче һәм татлырак ни бар доньяда. Кушымта: шул ук(2 кабат)