Татарский переводчик Азербайджанские песни Узбекские песни Русские песни

Анвар Нургалиев.
 Слушать песни исполнителя и скачать онлайн

Исполнители

Добавить
Все татарские исполнители

Группа вконтакте

Анвар Нургалиев

Перед тем как отправиться в Казань, он дал первый сольный концерт в Москве. Он и не думал, что его песни слушает так много человек.
  • 1.Ярат, диеп ничек әйтим сина, Ишетмәгәч синнән жавапны. Белсәң иде, синең белән генә Мин үземне сизәм канатлы. Кушымта: Ярат мине, диеп әйтеп булмый, Шакып булмый йөрәк түренә. Яратулар булса кара-каршы, Бәхетләр дә шуннан үрелә. 2.Яратам шул сине дәшми генә, Хисләремне килми сөйлисем. Мин яратам сине гел үземчә, Тик уземчә килә сөясем. 3.Яратмасаң, әйдэ яратмассын. Яннарымда гына бул бары. Син янымда булсаң – шул да житә, Үкендермәс гомер юллары.
  • Очраттым да сине юлларымда Гашыйк иттең мине үзеңә Шул минуттан нидер булды миңа Уйларымда бары син генә Кирәк түгел миңа ярты бәхет Һәм узгынчы хисләр таш кына Гомер буе сөю сине белә Сиңа тагы йөрәк ашкынды Бәхет бит ул бер-береңне сөеп Ике йөрәк бергә типкәндә Йә насыйп булган тормыш юлларымнан Икәү җитәкләшеп үткәндә Язмышыма тигән бүләгем син Кабул итче минем сөюне Гомерлеккә минем ярым булып Бәхетле ит мине үзеңне
  • Шундый сүзләр кирәк, сөеп, юатырдай. Сүнгән күңелләрне назлап уятырдай. Канат куеп иңгә, бирешмәскә чиргә, Шундый җылы сүзләр ишетәсе килә. Шундый сүзләр кирәк, сагыш куа торган, Аны ишетүгә кабат туа торган. Яшеннәрне куып, кояш чыгарырдай, Сабый бала сыман ихлас куанырдай. Шундый сүзләр кирәк, өмет бирә торган. Чын күңелдән әйтеп, бәхет үрә торган. Кирәк ачар өчен алар күңел күзен, Үзең гади бул син, алтын булсын сүзең. Шундый сүзләр кирәк, тәме бетми торган, Шундый сүзләр кирәк, җаннан китми торган. Нигә шундый сүзләр әйтелә соң сирәк, Җылы сүзләр әйтик, әйтик әле күбрәк.
  • Кузлэрен кук кебек Бигрэк матур буген Бергэ мэнге булып яшэрбез Шулай дигэн сузем, истэ микэн инде Хэзер бутэнгэ син, гашыйк булдын Кушымта: Кочаклама яратмыйча, Яратмыйча кочаклама Сизэм белэм, анлыйм курэм Йорэгенне яргалама Ташлап киттен нигэ Син мине калдырып Чит жирлэрдэн бэхет эзлэден, Йорэк сыкрап яна, сине курсэм эгэр Нигэ язмыш шулай буталды Кушымта: Козге янгырларда Жиллэр белэн килден Гафу итеп алларыма бастын, Сине генэ иркэм, гафу итэ алмам Бэлки бутэн минем, сойгэн ярым
  • Соң дисең микән1 Анвар Нургалиев жырлый 1. Утсә дә еллар озелеп сафка, Йорәк хаман да сине ярата. Хатлар да йорми, хәбәрең килми, Ике арада тирән кар ята. Ике арада тирән кар ята, Йорәк хаман да сине ярата. 2тапкыр 2. Белмим, кем белән гомер итәсең. Укенәсеңдер, ул бит мин тугел. Мин дә гел сине сагынам шулай Икенче ярым сиңа тиң тугел. Икенче ярым сиңа тиң тугел Укенәсеңдер, ул бит мин тугел. 2 тапкыр 3. Жыр белән сиңа сәламнәр юллыйм, Тыңлыйсың микән, тынлыйсың микән. Уйламый калган бер конем дә юк, Соң дисең микән, соң дисең микән. Уйламый калган бер конем дә юк, Соң дисең микән, соң дисең микән. Жыр белән сиңа сәламнәр юллыйм, Тыңлыйсың микән, тынлыйсың микән.
  • Музыка: Ильдар Шарипов Слова: Азат Фазлыахметов Гомерләрне бирә ходай сынар өчен, Кайгыларны бирәдер ул чыдар өчен. Татысыннар, диеп, бердәмлекнең көчен, Туганнарны биргәндер ул шуның өчен. Туганлыкның хисләренә тап төшмәсен, Йөрәк авыр сүзләр ишетеп өшемәсен, Кара мәче араларны хич кисмәсен, Күңел суыртырлык ачы җилләре исмәсен. Синең белән без икебез бертуганнар, Бер атаның, бер ананың балалары. Бердәм булыйк татулыкта, бергә яшик, Суынмасын туганлыкның аралары. Туганлыкның хисләренә тап төшмәсен, Йөрәк авыр сүзләр ишетеп өшемәсен, Кара мәче араларны хич кисмәсен, Күңел суыртырлык ачы җилләре исмәсен.
  • Жаннарымда тибә наз чишмәсе Эллэ инде ихлас сөю дән Туңган йөрәгемнең бозы эри Яратамын дигән сузеңнән Яраланган йөрәгемне тордөң назга Коендырдың татлы назларга Гөмрең буе парын көткән жаным Тынычланды ярын тапканга Калган гөмремне синсез бәгърем Уздыралмам инде бер көндә Язмышым син ышанычым булдың Тик янымда булчы гөмергэ Яраланган йөрәгемне тордөң назга Коендырдың татлы назларга Гөмрең буе парын көткән жаным Тынычланды ярын тапканга Икәү бергә татып алсак икән Мәхәббәтнең бәхет алмасын Язмышымны ходай парлы итең Ялгызлыкка берүк салмысын Яраланган йөрәгемне тордөң назга Коендырдың татлы назларга Гөмрең буе парын көткән жаным Тынычланды ярын тапканга
  • Ялгыз узган язлар, синсез аткан таңнар, Күңелләргә кергән көз моңы. Онытылган инде тәүге сөйгән ярлар, Дөнья мәшәкате өй тулы. Үпкәләсәң, әйдә, үпкәлә. Тик кайгылар белән түләмә. Соңлап кына килгән газиз яр, Күз яшьләрем генә булып кал. «Алда әле безнең сөю таңы», — диеп, Өметләндермәче, гүзәлем. Нигә кирәк инде, соңлап килгән бәхет. Түзә алмас кебек йөрәгем. Үпкәләсәң, әйдә, үпкәлә, Тик кайгылар, белән түләмә. Соңлап кына килгән газиз яр, Күз яшьләрем генә булып кал. Якты йолдыз булып, соңлап кына балкып, Ул сөюем сүнде, атылды. Өзгәләнә үзәк, тик бер генә теләк: «Йә, Ходаем, бирче сабырлык». Үпкәләсәң, әйдә, үпкәлә, Тик кайгылар белән түләмә. Соңлап кына килгән газиз яр, Күз яшьләрем генә булып кал
  • Ишетмисең… (Р.Уметбаев муз., Г.Шакирова сүз.) 1.Нигә инде сүзләремә Ышанырга теләмисең? Сөйләшик әле, иркәм, бер, Әллә мине белмисең. Мин бит сиңа әйтәм гел, Инде тәү күргән көннән: Беркемне дә синедәй Яратмам, диеп бүтән. Кушымта: Ишетмисең, ишетмисең, Син бит мине ишетмисең. Минем әйткән сүзләремдә Дөреслекне дә күрмисең. 2. Үзсүзләнмә, киреләнмә – Матур түгел бердә шулай. Синең усал сүзеңнән Йөрәктә давыл уйный. Акыллым бул, матурым, Елмай әле, иркәлә. Ишет минем сүземне, Бәхет булсын гаиләдә. 3. Ишетмәгән сүзләрне Кабатлармын тагы да. Тормыш булгач була икән Карасы да агы да. Гаиләбезнең кояшы син. Жылы булгач эй рәхәт. Ачы жилне кертмә янга, Назларың өчен рәхмәт