1. Күк йөзеннән йолдыз күзләдем,
Сөйгәнемне хаман эзләдем.
Яланнарда язлар исе, чәчәкләрдә кояш төсе,
Тик сагышлы иде йөзләрем.
Кушымта: Аккан сулар булып, яуган карлар булып
Сибелдең син тормышымның юлларына.
Җанга өмет биреп, нурлы хисләр сибеп,
Сөю уты салдың минем кулларыма.
2.Болытта да нур бар эзләсәң,
Үләндә дә гөл бар күзләсәң.
Сөю назларына тула, тормышың бәхетле була,
Өметеңне әгәр өзмәсәң.
Кушымта:шул ук.
3.Ялгыз гына атлаганда тормыштан,
Бүләк алдым бүген язмыштан.
Күңел җырлый бары пар булганда,
Җанга сөю тулганда.
Кушымта:шул ук. (2 кабат)