Татарский переводчик Азербайджанские песни Узбекские песни Русские песни

Популярные татарские песни.
Страница 91

Исполнители

Добавить
Все татарские исполнители

Группа вконтакте

Pop

Pop (популярная музыка) — область массовой культуры, охватывающая различные формы, жанры и стили развлекательной и прикладной музыки
  • Ап-ак чәчәләреңне тарап үргән чакта Уйлыйсыңдыр, әнкәй, безнең хакта. Тебәп күзләреңне безнең кайтыр юлга, Көтәсеңдер инде һәрбер ялда. Кушымта: Ишегалдың синең яшел келәм, Без булмагач, үскән бәбкә үлән. Мәрхәмәтле синең изге-саф күңелең, Озак яшә, әнкәй, шатлык белән! Изге теләкләрне әйтеп барыбызга да, Сакланыгыз, дидең, ялгышлардан. Бизәр гомерләрне аклык булсын җанда, Зарланмагыз бер дә язмышлардан". Әйткән сүзләреңне искә алган чакта Йөрәгемдә яшәү көчем арта. Гомер көзләремне узган чатымда да Кабатлармын мин дә балаларга.
  • 1.Хэр яз саен, Кузлэр явын. Алып чэчэк, Ата розалар. Кушымта: Ак розалар,ак роза-розалар, Ак мэхэббэт, ак бэхетлэр вэгьдэ итэлэр. Ак розалар, ак роза-розалар, Сою коткэн гашыйкларнын жаннын утэлэр. 2.Сезнен жаннан, Гашыйк жаннан. Сою жырын, Жырлап узалар. 3.Шинмэсеннэр, Сулмасыннар. Беркайчан да, Ап-ак розалар.
  • 1) Бер көн иде сине мин очраттым, Очкын салдың минем күңелемә. Шул чаклардан бирле гел син җаным, Уйларымда гел син, син генә. Кушымта: Булмый икән синсез яшәүләре, Йөрәгемдә тыңгы юк миңа. Һәрвакыт бул минем яннарымда Шул чакларда булам бәхетле. 2) Көннәр үтә, төннәре дә салкын, Өшегән җанымны эрет син. Булмас инде сине бер онытып, Очратканнан бирле уемда. 3) Узмасын гомерем синнән башка, Бирче Ходай бәхетле көннәр. Синсез үткән төннәредәй кебек Булмый икән синсез яшәүләр.
  • 1)Сукмагымда ай нурлары, Чыкларда көмеш моңнар, Синең янга алып бара, Моңнарга тулы юллар. Күңелемдә һисләр бии, Йөгерә, атлыйм үзем, Җырлап бирермендер диеп, Сиңа дип чәчәк өздем. Кушымта (ике тапкыр): Сөю көткән күзләреңне, Күрәм диеп киләм әле, Һисләремне моңга төрдем, Җыр итеп бирәм әле. 2)Көтәсеңдер юлга карап, Ашкынып сиңа барам, Барам гына түгел бәлки, Канатлы аттай чабам. Җиде кат тауларны үтеп, Җилләрне узып барам, Сиңа булган һисләремне, Сөю җырына салам.
  • Зэнгэр кузлэрендэ тирэн сер бар [Am] Кунел козгесеннэн карыйсын [Am7] Шул кузлэрдэ омет уты мине [A7] Китэм дисен. Нигэ калмыйсын ? [G/DM] [E] Куккэ тинлим икэн инде сине [Am] [F] Эллэ тирэн дингез карашын [G] [C] Кузлэремне кузлэреннэн алмый [G] [C] Хыял томанында тырышып [E7] [Am] Куккэ тинлим икэн инде сине Эллэ тирэн дингез карашын Кузлэремне кузлэреннэн алмый Хыял томанында... Тырышып Син карасан - мина гына кара Курмэ зинхар миннэн бутэнне Жилгэ каршы сине озата чыгам Мэнге ислэремдэ калыр инде Куккэ тинлим икэн инде сине Эллэ тирэн дингез карашын Кузлэремне кузлэреннэн алмый Хыял томанында... Тырышып
  • Әллә микән төнем төштә, Әллә микән өнемдә Бер кыз күрдем, чибәр бер кыз Күңелемнең күгендә.. Тарала дулкын чәчләре, Назлы җилләр иркенә, Сөрмәле керфекләреннән Көлтә нурлар сирпелә.. Ярым айдай кыйгач-кыйгач Кашларыңның карасы, Сөйләүләрең - сандугачның Сайрап туймас баласы.. Сылу сынга карыйсы да Өннәремнән язасы, Бу соклану моң тудырып Сине җырга саласы.. Төшме, өнме , син, кал инде Күңелем күкләрендә, Төшме, өнме, син, кал инде Моң булып күкрәгемдә.. Табылдың инде, югалма, Яшә син серләремдә, Минем бәхеткәем булып Чынбарлык илләремдә..
  • Беренче куплет: Шатлыклардан исергәндәй, Җылы хисләр кичергәндәй, Уйларымнан уянамын, Мин бәхетле бүген, бәхетле. Кушымта(2х): Очам киләчәгемә, Бәхет күрәчәгемә, Йолдызлар кочагына, Җилдәй очам. Икенче куплет: Җылы янгыр исләредәй, Ямьле жәйнең кичләредәй. Әйтелмәгән хисләремдәй, Бәхетлемен мин, бәхетле. Кушымта(2х)
  • 1.Якты өнем дә син, Татлы төшем дә син. Хыялга үрелгән сөю гөлем дә син. Йолдыздан күзләдем, Җирдән дә эзләдем. Җил-яңгырлар юган Табалмыйм эзләрең. Кушымта: Мәхәббәтем... Кайда соң син? Кайда соң син, мәхәббәтем? Мәхәббәтем, кайда соң син? 2.Талпына йөрәгем, Син минем теләгем. Күзләремне йомсам Сине күрәм, гүзәлем. Таптым да югалттым, Бәхетем ачкычын. Синсез мин менә алмам Гомерем баскычын! Кушымта.
  • 1. Кашың ай кук, билен бөккән, Ходай фәрештә иткән. Яфрак бәйрәмнәре җиткәч, Ни эшләрбез соң иркәм? Кушымта: Чибәрләрнең чибәре шул Марья, Лина, Натуша. Әти-әни, ерак җиңги Сезне алмаска куша. 2. Патша тәңкәләре таккан, Кәлүшлэр аягында. Барлык дуслар конләшерләр, Балкып торсаң янымда. Кушымта: 3.Җиде күлмәк дүрт бал итәк, Приданыйга тулырмы? Питрауларда гөрләттереп, Туй итәсе булырмы? Эй, туй итәсе булырмы? Питрауларда гөрләттереп, Туй итәсе булырмы? 4. Күгәрчен сөтләре салып, Алтын чәркәләр бирсәм, "Прощай милай, до свидания" Диеп дәшмәссен микән?! Кушымта: Чибәрләрнең чибәре шул Марья, Лина, Натуша. Әткәй-әнкәй, Иван дәдәй Сезне алмаска(сөймәскә) куша!
  • 1.Мэхэбэт ул мэнге сунми торган, улми торган тойгы кешедэ. Кушымта: Син яратсан буген ярат мине, Буген тонлэ кер син тошемэ. 2.Кайгылары байтак бу яшэунен Адым саен жирдэ хэсрэт Син яратсан буген ярат мине Назларынны эйтсэн хэзер эйт. 3.Без икебез бер хаваны сулап жир шарында бергэ яшибез. Кушымта: Син яратсан буген ярат мине, Яратырдай чакта яшибез.
  • 1. Сагынып көтәм язлар кайтканын, Шомырт чәчәкләре атканын. Күңелемдәге шомырт исләре — Яшьлегемнең кайнар хисләре. Кушымта: Шомырт чәчәгенең исләре Хәтерләтә язгы кичләрне. Су буйларын ничә әйләндем, Бирергә дип шомырт бәйләмен. 2 тапкыр 2. Шомырт чәчәкләре гел истә, Очрашасы иде ничек тә. Кайтсын иде шул чак әйләнеп, Шомырт чәчәгенә бәйләнеп. Кушымта: Шомырт чәчәгенең исләре Хәтерләтә язгы кичләрне. Су буйларын ничә әйләндем, Бирергә дип шомырт бәйләмен. 3. Ак чәчәкләр һаман болында, Очрасаң син бүген юлымда — Кулларыңда шомырт бәйләмен, Язмышымны сиңа бәйләрмен. Кушымта: Шомырт чәчәгенең исләре Хәтерләтә язгы кичләрне. Су буйларын ничә әйләндем, Бирергә дип шомырт бәйләмен.
  • 1. Җир йөзендә әле дә сез бар, Шундый чибәр, сөйкемле. Елмаюлы карашыгыз, Гашыйк итәр һәркемне. Кушымта: Эй кызлар, эй кызлар, Әйтерсең лә йолдызлар. Балкытасыз күңелне, Сезнең белән күңелле. 2. Сезне күрсәм, әллә нигә Зиһеннәрем чуала. Йөрәккәем өзелеп тибәр, Ничек кенә чыдарга?! Кушымта: 3. Чибәрләрдән чибәр матур, Кайсыгызга карарга?! Колачларын җәеп килсәм, Торасыз сез каршыга. Кушымта:
  • 1. Телдең йөрәгемне, өздең җанны, Оныт дигән сүзләр яудырып. Без бәхетле була алырбызмы, Мәхәббәтне ятим калдырып. Кушымта: Онытырга мине тырышма, Саф хисләрем белән алышма. Гомер буе яшәрбез сагышта, Әлегә соң түгел, ялгышма. 2. Чәчләреңдә синең җил исе, Күзләреңдә күзләрем төсе. Эзләреңдә барыр эзләрем, Эзләр сине сөю сүзләре. Кушымта: 3. Беләм яратасын бит инде, Күзләремә карап әйт инде. Түземлекләремне сынама, Әрнетмә җанымны сынама. Кушымта: Онытырга мине тырышма, Саф хисләрем белән алышма. Гомер буе яшәрбез сагышта, Аралар бер адым, ялгышма.
  • 1.Сызып ташлыйм сина кадэр булганнарны, Хэтеремнэн жуям синсез узганнарны, Мине гафу итегез сез алданганнар Яратмады инде диеп зарланганнар, зарланганнар (Куш.) Сина кадэр, сина кадэр, сина кадэр Йорэгемнен кайнарлыгын белмэгэнмен Бу тормышнын матурлыгын курмэгэнмен Сина кадэр, сина кадэр, сина кадэр Янам диеп, яналмаганмын да микэн Яратам дип, яратмаганмын да икэн. 2. Бармакларын чэчлэреннен арасында, Уткыннарга тошэ синен карашын да, Иреннэрдэ синен чия иреннэрен, Болай ук мин бер кем очен озелмэдем, озелмэдем (Куш.) Сина кадэр, сина кадэр, сина кадэр Йорэгемнен кайнарлыгын белмэгэнмен Бу тормышнын матурлыгын курмэгэнмен Сина кадэр, сина кадэр, сина кадэр Янам диеп, яналмаганмын да микэн Яратам дип, яратмаганмын да икэн. 3. Яратусыз да бит гомер утэ икэн Утэ икэн дэ, мэгнэсез утэ икэн, Ул назларны тоеп яшэу бутэн икэн, Башлар китэ дилэр, башлар китэ икэн (Куш.) Сина кадэр, сина кадэр, сина кадэр Йорэгемнен кайнарлыгын белмэгэнмен Бу тормышнын матурлыгын курмэгэнмен Сина кадэр, сина кадэр, сина кадэр Янам диеп, яналмаганмын да микэн Яратам дип, яратмаганмын да икэн.
  • 1. Исеңдәме, җәйге кичтэ, Бәйләнделәр чәчләр чәчкә. Төңге күктә янган йолдызларда, Кергән иде чагу төскә. Кушымта: Исеңдәме, исемнәрне Язып куйды кыя ташка. Яшәп булмас кебек иде, Синнән башка, синнән башка. 2. Исеңдәме, назлы жилләр, Сөеп исте, бәхет теләп. Йөрәкләрне җилкендерә иде, Тик бер теләк - парлы йөрәк. 3. Исеңдәме, сандугачлар Сайрадылар безнең өчен. Өздерепләр моңландылар алар, Сынар өчен, бәхет көчен.
  • Кушымта: Кышкы салкын,кайнар сөю - Нинди капма-каршылык! Җәяүле буран юлларда Кар себерә ашыгып. 1. Шаян кар бөртегем минем, Хисләрнең буранлысы, Шашып гашыйк йөрәкләргә Киртәләр буламы соң?! Кушымта: 2.Җылы җилләр булып кулың Битемне назлап сыйпый. Бәс булып назлы сүзләрең Керфекләремдә йоклый. Кушымта: 3.Чәчләремә килеп кунган Туктамас бураным да. Ай нуры ятып йоклаган Төннәрен юрганымда. Кушымта:
  • Һаваларда очкан кошлар кебек, Ярсый-ярсый канат кагынып, Туган илем, кайттым мин талпынып, Күз нурларым, сезне сагынып. Һаваларда очкан аккошларның Канатлары җилдә каерылмый. Яшәр идем, туган илем, синдә, Якын дусларымнан аерылмый. Һаваларда очкан аккошлардан Коела җиргә мамык тузаны. Туган илдә сөйгән дуслар белән Сизелми лә гомер узганы. Һаваларда очкан аккошларның Каурыйлары коела җилләрдә. Туфрагына алтын чәчсәләр дә, Җитми икән туган илләргә.
  • 1. Күңелең китек булса да, Булса да тирән яра, Керфегең түбән кадама Аккан суларга кара. Кушымта: Өметләрең өзелгәндә Аккан суларга кара. Никадәр авыр булса да Агым су юлын таба. 2. Булыр инде бу дөньяның Тетрәнеп алган чагы, Дер селкенеп алган чагы, Утларга салган чагы. Кушымта: 3. Дөньялар нинди булса да, Бары чыдарга кала. Сабырлыкларың сыңганда Агым суларга кара. Кушымта: Сабырлыгыңны сындырма Аккан суларга кара. Никадәр авыр булса да Агым су юлын таба. Өметләрең өзелгәндә Аккан суларга кара. Никадәр авыр булса да Агым су юлын таба.
  • 1. Тургай, тургай, син очасың Искән җилгә салып канатың. Синең кебек оча алмадым Карасам да җилдә гел ятып. 2. Тургай, тургай, мин көнләшәм Булсаң да син көнсез көндәшлек. Канатым юк каерылган. Кайда үтте икән бу яшьлек? 3. Тургай, тургай, сөйләп җибәр, Киң галәмдә нинди хәлләр бар? Яшәү өчен ямь калырмы Очмасагыз күктә сез, дуслар?!
  • 1. "Абыең кем?"- дип сорыйлар Исемеңне үк әйтүгә Энеңә хөрмәт иде. Бала чагымнан якларга, Абыйлы булып үсәргә Миңа зур бәхет тиде. Кушымта: Тормыш урамнарында, Кышның бураннарында "Таянырлык абыем бар, Ышанычлы абыем бар"- Дип яшим яннарыңда. Гел бергә бердәм булып, Матур балачак узып. Эшләп үстек, гөрләп үстек, Җырлап үстек, җырлап яшик Абый-энеле булып. 2. "Нинди генә хәл булмасын, Туган ара бозылмасын"- Әти сүзе йөрәктә. Бу сүзләрнең көчен хаклап, Яшик туганлыкны саклап Антлар бирешмәсәк тә. Кушымта: 3. Булыйк абый гел янәш Кирәктә ярдәмләшерлек, Кирәктә киңәшерлек. Булсын уртак уйларыбыз Таңнар аттырганга кадәр Утырып сөйләшерлек. 4. Бик кадерле әниебез, Алтын чәчле сеңелебез - Гөлләре өебезнең. Гомерләре озын булсын, Әти-әниле, абыйлы бәхетле гаиләбезнең. Кушымта
  • 1. "Абыең кем?"- дип сорыйлар Исемеңне үк әйтүгә Энеңә хөрмәт иде. Бала чагымнан якларга, Абыйлы булып үсәргә Миңа зур бәхет тиде. Кушымта: Тормыш урамнарында, Кышның бураннарында "Таянырлык абыем бар, Ышанычлы абыем бар"- Дип яшим яннарыңда. Гел бергә бердәм булып, Матур балачак узып. Эшләп үстек, гөрләп үстек, Җырлап үстек, җырлап яшик Абый-энеле булып. 2. "Нинди генә хәл булмасын, Туган ара бозылмасын"- Әти сүзе йөрәктә. Бу сүзләрнең көчен хаклап, Яшик туганлыкны саклап Антлар бирешмәсәк тә. Кушымта: 3. Булыйк абый гел янәш Кирәктә ярдәмләшерлек, Кирәктә киңәшерлек. Булсын уртак уйларыбыз Таңнар аттырганга кадәр Утырып сөйләшерлек. Кушымта:
  • 1. Үпкән, кочкан, жилгә очкан Яраткан берәү була. Яратышып кавышканнар, Пар аккоштай, матур итеп Яшәп гомерләр уза. Кушымта: Аккошлар парлап таяна Суның дулкыннарына. Шул кошлардай пар була алсаң, Мәңге тугры яр була алсаң Чык минем юлларыма. Су өсләре каурый-каурый Пар аккош йөзгән эздә. Язмыш аккошлар бәхетен, Шул кошларның мәхәббәтен Юрасын иде безгә, Юрасын икебезгә. 2. Аккошлар йөзә суларда Башларын башка салып. Итәсе иде гомерне картлыкка, Яшьлектә биргән вәгъдәләрендә калып. Кушымта:
  • 1.Серле була, моңсу була Авылымның кичләре Эссе җәйдә чәчәк атты Күңелемнең хисләре. Кушымта: Эй, эссе җәй, ямьле җәй, Күңелдә хозурлык. Эй, ямьле җәй, бер көнең Бер елыңа торырлык. 2.Колач җәеп, иңләп йөзгәч Сулар үзенә тарта. Әкияттәй балачагым Әйләнеп кире кайта. Кушымта: 3. Ярсу атым чабып китте Тип-тигез җәйләүләрдә. Очрашырга язсын безгә Киләсе җәйләрдә дә. Кушымта:
  • 1. Ай янында якты йолдыз Минем йолдызым гына Мәдинәм гөлкәем Минем йолдызым гына бәгыркэем Мәдинәм гөлкәем Минем йолдызым гына бәгыркәем. 2. Кычкырып җырлап җибәрәм Моңайган чакларымда Мәдинәм гөлкәем Моңайган чакларымда бәгыркәем. Мәдинәм гөлкәем Мңайган чакларымда бәгыркәем. 3. Ай янында якты йолдыз Айның урталарында Мәдинәм гөлкәем Айның урталарында бәгыркәем Мәдинәм гөлкәем Айның урталарында бәгыркәем. 4. Таң атуга ул да сүнә Калам ялгызым гына Мәдинәм гөлкәем Калам ялгызым гына бәгыркәем Мәдинәм гөлкәем Калам ялгызым гына бәгыркәем.
  • 1)Кайтты моңлы сыерчыгым- Әйләнеп яннарыма... Сайра әле ләззәт биреп Йөрәгемә, җаныма. Кушымта: Сыерчыгым, сайра әле сайра Сыгылдырып тирәкне.. Көйләреңдә бер иркәләп сайра, Юат минем яңган йөрәкне. 2) Сайра сөйләп хәлләреңне Сөенеп көй сузганда... Талмадымы канатларың, Ерак юллар узганда?.. 3) Алмадымы егәреңне Рәхимсез җил-бураннар?.. Капламадымы юлыңны Үтә алмаслык томаннар?..
  • 1.Күзкәйләре шундый матур аның, Нур аламы әллә кояштан? Үткән чакта мине күрми уза, Яратадыр юри шаярта. Кушымта: Күзләреңә,күзләреңә,күзләреңә, Күзләреңә карыйм,карыйм. Сөюеңне,сөюеңне,сөюеңне, Сөюеңне аңлыйм,аңлыйм. 2.Уйлап кына әйтәм хисләремне. Кызлар күңеле гүя пыяла Кызлар күңеле,әйе,пыяла шул, Ялгыш сүзләр әйтсәң уала. Кушымта: 3.Кич тынлыкта бары сине уйлыйм, Сагышларым җилләр тарата. Оялудан алсулана йөзе Яратадыр юри шаярта. Кушымта: Күзләреңә,күзләреңә,күзләреңә, Күзләреңә карыйм,карыйм. Сөюеңне,сөюеңне,сөюеңне, Сөюеңне аңлыйм,аңлыйм. Минутларны,минутларны,сәгатьләрне, Сәгатьләрне саныйм,саныйм. Күзләремне күзләреңнән,күзләремне күзләреңнән алмыйм,алмыйм.
  • 1. Елга буйларында сою тугаенда Мэхэббэте ташып ташып торганда кургэн кебек булдым кузлэренне синен Адашып ла калдым энэ томанда. Кил жаным озлеп котэм сине Бэхетем назлы голем син кил жаным озлеп котэм сине Бэхетем назлы голем син. 2. Кыр чэчэклэреннэн тажлар озэр идем Кузлэремэ кабат соеп карасан Сагынуларым сагыш- булырсын син язмыш Хислэремне минем эгэр анласан. кил жаным озлеп котэм сине Бэхете назлы голем син Кил жаным озлеп котэм сине бэхетем назлы голем син.
  • 1. Сизэсенме дускай бу гомернен Жиллэрдэн дэ житез икэнен Жиллэрнен дэ була торлелэре Була тыныч, кочле искэне кушымта: Гомерлэр бер олгерэсе иде Укенмэслек яшэп калырга Язсын иде бер башлаган юлны Ахыргача барып чыгарга. 2. Зарланмыйча юллар бормалы дип Тигез генэ тугел сукмаклар Тормыш дигэн энэ шул юлларга Алып чыга икэн сукмаклар. кушымта: Гомерэл бер олгерэсе иде Укенмэслек яшэп калырга Язсын иде бер башлаган юлны Ахыргача барып чыгарга. 3. Сизэсенме дускай бу гомернен Жиллэрдэн дэ житез икэн бит Жырлап яшик елап яшэсэктэ Бу гомеркэй утэр китэр бит. кушымта: Гомерлэр бер олгерэсе иде Укенмэслек яшэп калырга Язсын иде бер башлаган юлны Ахыргача ярып барырга.