Татарский переводчик Азербайджанские песни Узбекские песни Русские песни

Песня «Агым суы»
исполнителя Ришат Тухватуллин.
Скачать или слушать онлайн

Текст песни:

1. Күңелең китек булса да,
Булса да тирән яра,
Керфегең түбән кадама
Аккан суларга кара.

Кушымта:
Өметләрең өзелгәндә
Аккан суларга кара.
Никадәр авыр булса да
Агым су юлын таба.

2. Булыр инде бу дөньяның
Тетрәнеп алган чагы,
Дер селкенеп алган чагы,
Утларга салган чагы.
Кушымта:

3. Дөньялар нинди булса да,
Бары чыдарга кала.
Сабырлыкларың сыңганда
Агым суларга кара.

Кушымта:
Сабырлыгыңны сындырма
Аккан суларга кара.
Никадәр авыр булса да
Агым су юлын таба.

Өметләрең өзелгәндә
Аккан суларга кара.
Никадәр авыр булса да
Агым су юлын таба.

Другие песни исполнителя:

  • 1. Исеңдәме, җәйге кичтэ, Бәйләнделәр чәчләр чәчкә. Төңге күктә янган йолдызларда, Кергән иде чагу төскә. Кушымта: Исеңдәме, исемнәрне Язып куйды кыя ташка. Яшәп булмас кебек иде, Синнән башка, синнән башка. 2. Исеңдәме, назлы жилләр, Сөеп исте, бәхет теләп. Йөрәкләрне җилкендерә иде, Тик бер теләк - парлы йөрәк. 3. Исеңдәме, сандугачлар Сайрадылар безнең өчен. Өздерепләр моңландылар алар, Сынар өчен, бәхет көчен.
  • 1. Җир йөзендә әле дә сез бар, Шундый чибәр, сөйкемле. Елмаюлы карашыгыз, Гашыйк итәр һәркемне. Кушымта: Эй кызлар, эй кызлар, Әйтерсең лә йолдызлар. Балкытасыз күңелне, Сезнең белән күңелле. 2. Сезне күрсәм, әллә нигә Зиһеннәрем чуала. Йөрәккәем өзелеп тибәр, Ничек кенә чыдарга?! Кушымта: 3. Чибәрләрдән чибәр матур, Кайсыгызга карарга?! Колачларын җәеп килсәм, Торасыз сез каршыга. Кушымта: