Татарский переводчик Азербайджанские песни Узбекские песни Русские песни

Песня «Мэхэббэтем (KUYAN remix)»
исполнителя Ришат Тухватуллин.
Скачать или слушать онлайн

Текст песни:

Текст песни не найден. Добавить?
Мы платим за добавление текста. Вам нужно авторизоваться, чтобы мы смогли вам заплатить
Отмена

Другие песни исполнителя:

  • Кошлар да бер шулай таралалар, Сау бул инде, туган оябыз! Офыкларга карап очар өчен Иңнәрдә без канат тоябыз. Әйтерсең лә пар атларда үтте Кыңгыраулы мәктәп еллары; Күңелләрдә гомерлеккә калыр Шушы соңгы моңлы чыңлавы. Кыңгыраулы, кыңгыраулы, Кыңгыраулы мәктәп еллары!.. Зур юлларга безне чыгардың син, Күңелләргә бирдең омтылыш. Соңгы кынгырау булсын беренчесе, Син каршыла безне, зур тормыш. Әйтерсең лә пар атларда үтте Кыңгыраулы мәктәп еллары; Онытылмас, кая юл тотсак та, Сагындырыр таныш чыңлавы. Кыңгыраулы, кыңгыраулы, Кыңгыраулы мәктәп еллары!.. Алда әле заман имтиханы, Күп сынаулар әле үтәсе; Максатларга әле ирешәсе, Хыялларны чынлык итәсе! Әйтерсең лә пар атларда үтте Кыңгыраулы мәктәп еллары; Киләчәккә безне озатканда Онытылмас дәртле чыңлавы. Кыңгыраулы, кыңгыраулы, Кыңгыраулы мәктәп еллары!..
  • 1. Исеңдәме, җәйге кичтэ, Бәйләнделәр чәчләр чәчкә. Төңге күктә янган йолдызларда, Кергән иде чагу төскә. Кушымта: Исеңдәме, исемнәрне Язып куйды кыя ташка. Яшәп булмас кебек иде, Синнән башка, синнән башка. 2. Исеңдәме, назлы жилләр, Сөеп исте, бәхет теләп. Йөрәкләрне җилкендерә иде, Тик бер теләк - парлы йөрәк. 3. Исеңдәме, сандугачлар Сайрадылар безнең өчен. Өздерепләр моңландылар алар, Сынар өчен, бәхет көчен.
  • 1. Сагынып көтәм язлар кайтканын, Шомырт чәчәкләре атканын. Күңелемдәге шомырт исләре — Яшьлегемнең кайнар хисләре. Кушымта: Шомырт чәчәгенең исләре Хәтерләтә язгы кичләрне. Су буйларын ничә әйләндем, Бирергә дип шомырт бәйләмен. 2 тапкыр 2. Шомырт чәчәкләре гел истә, Очрашасы иде ничек тә. Кайтсын иде шул чак әйләнеп, Шомырт чәчәгенә бәйләнеп. Кушымта: Шомырт чәчәгенең исләре Хәтерләтә язгы кичләрне. Су буйларын ничә әйләндем, Бирергә дип шомырт бәйләмен. 3. Ак чәчәкләр һаман болында, Очрасаң син бүген юлымда — Кулларыңда шомырт бәйләмен, Язмышымны сиңа бәйләрмен. Кушымта: Шомырт чәчәгенең исләре Хәтерләтә язгы кичләрне. Су буйларын ничә әйләндем, Бирергә дип шомырт бәйләмен.