Татарский переводчик Азербайджанские песни Узбекские песни Русские песни

Песня «Мэдинэ голкэем»
исполнителя Ришат Тухватуллин.
Скачать или слушать онлайн

Текст песни:

1. Ай янында якты йолдыз
Минем йолдызым гына
Мәдинәм гөлкәем
Минем йолдызым гына бәгыркэем
Мәдинәм гөлкәем
Минем йолдызым гына бәгыркәем.

2. Кычкырып җырлап җибәрәм
Моңайган чакларымда
Мәдинәм гөлкәем
Моңайган чакларымда бәгыркәем.
Мәдинәм гөлкәем
Мңайган чакларымда бәгыркәем.

3. Ай янында якты йолдыз
Айның урталарында
Мәдинәм гөлкәем
Айның урталарында бәгыркәем
Мәдинәм гөлкәем
Айның урталарында бәгыркәем.

4. Таң атуга ул да сүнә
Калам ялгызым гына
Мәдинәм гөлкәем
Калам ялгызым гына бәгыркәем
Мәдинәм гөлкәем
Калам ялгызым гына бәгыркәем.

Другие песни исполнителя:

  • 1)Сукмагымда ай нурлары, Чыкларда көмеш моңнар, Синең янга алып бара, Моңнарга тулы юллар. Күңелемдә һисләр бии, Йөгерә, атлыйм үзем, Җырлап бирермендер диеп, Сиңа дип чәчәк өздем. Кушымта (ике тапкыр): Сөю көткән күзләреңне, Күрәм диеп киләм әле, Һисләремне моңга төрдем, Җыр итеп бирәм әле. 2)Көтәсеңдер юлга карап, Ашкынып сиңа барам, Барам гына түгел бәлки, Канатлы аттай чабам. Җиде кат тауларны үтеп, Җилләрне узып барам, Сиңа булган һисләремне, Сөю җырына салам.
  • 1.Серле була, моңсу була Авылымның кичләре Эссе җәйдә чәчәк атты Күңелемнең хисләре. Кушымта: Эй, эссе җәй, ямьле җәй, Күңелдә хозурлык. Эй, ямьле җәй, бер көнең Бер елыңа торырлык. 2.Колач җәеп, иңләп йөзгәч Сулар үзенә тарта. Әкияттәй балачагым Әйләнеп кире кайта. Кушымта: 3. Ярсу атым чабып китте Тип-тигез җәйләүләрдә. Очрашырга язсын безгә Киләсе җәйләрдә дә. Кушымта:
  • 1. Үпкән, кочкан, жилгә очкан Яраткан берәү була. Яратышып кавышканнар, Пар аккоштай, матур итеп Яшәп гомерләр уза. Кушымта: Аккошлар парлап таяна Суның дулкыннарына. Шул кошлардай пар була алсаң, Мәңге тугры яр була алсаң Чык минем юлларыма. Су өсләре каурый-каурый Пар аккош йөзгән эздә. Язмыш аккошлар бәхетен, Шул кошларның мәхәббәтен Юрасын иде безгә, Юрасын икебезгә. 2. Аккошлар йөзә суларда Башларын башка салып. Итәсе иде гомерне картлыкка, Яшьлектә биргән вәгъдәләрендә калып. Кушымта:
  • 1.Кала йоклый. Йокыларга талган, Олы-олы йортлар урамда Сүтелмичә калган Агач йортың, Тәрзәсендә тонык уты бар. Кушымта: Өздереп тә,өздереп тә, Кем моңая анда таңгача. Гармун уйный берәү, Җанны өзеп, Үзебезчә итеп,авылча. 2.Сүтелер йорт,аның бүрәнәсен Утын итеп беркөн ягылыр. Тик нигездә бисмиллалы,изге Гармун сеңгән җыр калыр. Кушымта: 3.Һәрнәрсәнең башы булган кебек, Бар уртасы,бардыр азагы. Дөнья фани бар да беркөн сүнә, Сүнми моңнар,җырлар учагы. Кушымта: 2 тапкыр