Татарский переводчик Азербайджанские песни Узбекские песни Русские песни

Песня «Абыема (дуэт, Айгуль Тухватуллина)»
исполнителя Ришат Тухватуллин.
Скачать или слушать онлайн

Текст песни:

1. "Абыең кем?"- дип сорыйлар
Исемеңне үк әйтүгә
Энеңә хөрмәт иде.
Бала чагымнан якларга,
Абыйлы булып үсәргә
Миңа зур бәхет тиде.

Кушымта:
Тормыш урамнарында,
Кышның бураннарында
"Таянырлык абыем бар,
Ышанычлы абыем бар"-
Дип яшим яннарыңда.
Гел бергә бердәм булып,
Матур балачак узып.
Эшләп үстек, гөрләп үстек,
Җырлап үстек, җырлап яшик
Абый-энеле булып.

2. "Нинди генә хәл булмасын,
Туган ара бозылмасын"-
Әти сүзе йөрәктә.
Бу сүзләрнең көчен хаклап,
Яшик туганлыкны саклап
Антлар бирешмәсәк тә.
Кушымта:

3. Булыйк абый гел янәш
Кирәктә ярдәмләшерлек,
Кирәктә киңәшерлек.
Булсын уртак уйларыбыз
Таңнар аттырганга кадәр
Утырып сөйләшерлек.

4. Бик кадерле әниебез,
Алтын чәчле сеңелебез -
Гөлләре өебезнең.

Гомерләре озын булсын,
Әти-әниле, абыйлы бәхетле гаиләбезнең.
Кушымта

Другие песни исполнителя:

  • 1. Ай янында якты йолдыз Минем йолдызым гына Мәдинәм гөлкәем Минем йолдызым гына бәгыркэем Мәдинәм гөлкәем Минем йолдызым гына бәгыркәем. 2. Кычкырып җырлап җибәрәм Моңайган чакларымда Мәдинәм гөлкәем Моңайган чакларымда бәгыркәем. Мәдинәм гөлкәем Мңайган чакларымда бәгыркәем. 3. Ай янында якты йолдыз Айның урталарында Мәдинәм гөлкәем Айның урталарында бәгыркәем Мәдинәм гөлкәем Айның урталарында бәгыркәем. 4. Таң атуга ул да сүнә Калам ялгызым гына Мәдинәм гөлкәем Калам ялгызым гына бәгыркәем Мәдинәм гөлкәем Калам ялгызым гына бәгыркәем.
  • Һәй, дусларым, дусларым ла, дусларым, дус-ишләрем! Һәй, дусларым, дусларым ла, дусларым, дус-ишләрем! Сез, дуслардан, аерылсам, ялгыз башым нишләрмен? Сез, дуслардан, аерылсам, ялгыз башым нишләрмен? Алмагачым чәчәк ата майның унбишләрендә. Алмагачым чәчәк ата майның унбишләрендә. Алмагач чәчәге кебек минем дус-ишләрем дә. Алмагач чәчәге кебек минем дус-ишләрем дә. Урман эчләрендә урман, керсәм чыгалмам инде. Урман эчләрендә урман, керсәм чыгалмам инде. Төрле агачта төрле кошлар – сайрар түзә алмам инде. Төрле агачта төрле кошлар – сайрар түзә алмам инде. Һәй, дусларым, дусларым ла, дусларым, бәгырьләрем! Һәй, дусларым, дусларым ла, дусларым, бәгырьләрем! Яшь гомерләр ике килми – белегез кадерләрен! Яшь гомерләр ике килми – белегез кадерләрен!