Татарский переводчик Башкирские песни Казахские песни Русские песни

Песня «Исендэме»
исполнителя Ришат Тухватуллин.
Скачать или слушать онлайн

00:00/00:00

Текст песни:

1. Исеңдәме, җәйге кичтэ,
Бәйләнделәр чәчләр чәчкә.
Төңге күктә янган йолдызларда,
Кергән иде чагу төскә.

Кушымта:
Исеңдәме, исемнәрне
Язып куйды кыя ташка.
Яшәп булмас кебек иде,
Синнән башка, синнән башка.

2. Исеңдәме, назлы жилләр,
Сөеп исте, бәхет теләп.
Йөрәкләрне җилкендерә иде,
Тик бер теләк - парлы йөрәк.

3. Исеңдәме, сандугачлар
Сайрадылар безнең өчен.
Өздерепләр моңландылар алар,
Сынар өчен, бәхет көчен.

Другие песни исполнителя:

  • 1. Тургай, тургай, син очасың Искән җилгә салып канатың. Синең кебек оча алмадым Карасам да җилдә гел ятып. 2. Тургай, тургай, мин көнләшәм Булсаң да син көнсез көндәшлек. Канатым юк каерылган. Кайда үтте икән бу яшьлек? 3. Тургай, тургай, сөйләп җибәр, Киң галәмдә нинди хәлләр бар? Яшәү өчен ямь калырмы Очмасагыз күктә сез, дуслар?!
  • 1.Серле була, моңсу була Авылымның кичләре Эссе җәйдә чәчәк атты Күңелемнең хисләре. Кушымта: Эй, эссе җәй, ямьле җәй, Күңелдә хозурлык. Эй, ямьле җәй, бер көнең Бер елыңа торырлык. 2.Колач җәеп, иңләп йөзгәч Сулар үзенә тарта. Әкияттәй балачагым Әйләнеп кире кайта. Кушымта: 3. Ярсу атым чабып китте Тип-тигез җәйләүләрдә. Очрашырга язсын безгә Киләсе җәйләрдә дә. Кушымта:
  • Яратканым бер генә, Гашыйк сиңа, гөлемә. Җаныкаем, гомергә Булсак иде без бергә. Назлы хисләр күңелдә, Кавышырбыз, күр менә. Синең кебек матурны Яратмасын кем генә? Яратканым бер генә, Кулда булса син генә. Син йөрәкнең түрендә, Каршы килмә сөюгә. Син йөрәкнең түрендә, Каршы килмә сөюгә. (2 раза) Син кояшым көнемдә, Тулган аем тонемдә. Гашыйк сина, гөлемә, Яратканым син генә. Карап күңел сөенә, Сиңа, иркә гөлемә. Ямь өстисең көнемә, Яратканым син генә. Яратканым бер генә, Кулда булса син генә. Син йөрәкнең түрендә, Каршы килмә сөюгә. Син йөрәкнең түрендә, Каршы килмә сөюгә. (4 раза)
  • 1.Тай өйрәтү максат иде, Шул дәртемнән исердем, Атка менгән малай кебек Түземсезлек кичердем. Кушымта: Авырлыкны авызлыклау, Җиңел түгел юлларымда. Тай өйрәткәч,бирешмимен, Язмыш минем кулларымда. 2.Айгырланган язмышыма Җөгән алып кидердем, Авызлыкланганчы сине, Тормыш, күмпе көйдердең? Кушымта: 3.Җиләм генә тулпар атта Хыял тавым үренә, Артылышны үткән идем Максат тавым күренә.