Татарский переводчик Азербайджанские песни Узбекские песни Русские песни

Песня «Натуша (дуэт, Алия Карачурина)»
исполнителя Ришат Тухватуллин.
Скачать или слушать онлайн

Текст песни:

1. Кашың ай кук, билен бөккән,
Ходай фәрештә иткән.
Яфрак бәйрәмнәре җиткәч,
Ни эшләрбез соң иркәм?

Кушымта:
Чибәрләрнең чибәре шул
Марья, Лина, Натуша.
Әти-әни, ерак җиңги
Сезне алмаска куша.
2. Патша тәңкәләре таккан,
Кәлүшлэр аягында.
Барлык дуслар конләшерләр,
Балкып торсаң янымда.

Кушымта:

3.Җиде күлмәк дүрт бал итәк,
Приданыйга тулырмы?
Питрауларда гөрләттереп,
Туй итәсе булырмы?
Эй, туй итәсе булырмы?
Питрауларда гөрләттереп,
Туй итәсе булырмы?

4. Күгәрчен сөтләре салып,
Алтын чәркәләр бирсәм,
"Прощай милай, до свидания"
Диеп дәшмәссен микән?!

Кушымта:

Чибәрләрнең чибәре шул
Марья, Лина, Натуша.
Әткәй-әнкәй, Иван дәдәй
Сезне алмаска(сөймәскә) куша!

Другие песни исполнителя:

  • 1. "Абыең кем?"- дип сорыйлар Исемеңне үк әйтүгә Энеңә хөрмәт иде. Бала чагымнан якларга, Абыйлы булып үсәргә Миңа зур бәхет тиде. Кушымта: Тормыш урамнарында, Кышның бураннарында "Таянырлык абыем бар, Ышанычлы абыем бар"- Дип яшим яннарыңда. Гел бергә бердәм булып, Матур балачак узып. Эшләп үстек, гөрләп үстек, Җырлап үстек, җырлап яшик Абый-энеле булып. 2. "Нинди генә хәл булмасын, Туган ара бозылмасын"- Әти сүзе йөрәктә. Бу сүзләрнең көчен хаклап, Яшик туганлыкны саклап Антлар бирешмәсәк тә. Кушымта: 3. Булыйк абый гел янәш Кирәктә ярдәмләшерлек, Кирәктә киңәшерлек. Булсын уртак уйларыбыз Таңнар аттырганга кадәр Утырып сөйләшерлек. 4. Бик кадерле әниебез, Алтын чәчле сеңелебез - Гөлләре өебезнең. Гомерләре озын булсын, Әти-әниле, абыйлы бәхетле гаиләбезнең. Кушымта
  • 1.Тын калыйк,сөйләшмик Бу матур таңнарда... Ни сөйли,тибрәнеп, Асыл кош талларда? Кушымта: Тыңлачы,сандугач Серләрен көйли ич, Ул минем хисләрне Өздереп сөйли ич. 2.Тибрәлә йөрәгем Сандугач шикелле. Оныт,яр,кайгыңны, Зарыңны,шигеңне. Кушымта: 3.Колак сал,асыл яр, Илаһи бу моңга, Мин шушы таңнарда Әйләндем былбылга. Кушымта: 4.Йөрәккә асыл кош Тикмәгә кунмастыр, Шуннан да ак уйлар, Саф хисләр булмастыр.