Татарский переводчик Азербайджанские песни Узбекские песни Русские песни

Песня «Шомырт бэйлэме»
исполнителя Ришат Тухватуллин.
Скачать или слушать онлайн

Текст песни:

1. Сагынып көтәм язлар кайтканын,
Шомырт чәчәкләре атканын.
Күңелемдәге шомырт исләре
Яшьлегемнең кайнар хисләре.

Кушымта:
Шомырт чәчәгенең исләре
Хәтерләтә язгы кичләрне.
Су буйларын ничә әйләндем,
Бирергә дип шомырт бәйләмен.
2 тапкыр

2. Шомырт чәчәкләре гел истә,
Очрашасы иде ничек тә.
Кайтсын иде шул чак әйләнеп,
Шомырт чәчәгенә бәйләнеп.

Кушымта:
Шомырт чәчәгенең исләре
Хәтерләтә язгы кичләрне.
Су буйларын ничә әйләндем,
Бирергә дип шомырт бәйләмен.

3. Ак чәчәкләр һаман болында,
Очрасаң син бүген юлымда
Кулларыңда шомырт бәйләмен,
Язмышымны сиңа бәйләрмен.

Кушымта:
Шомырт чәчәгенең исләре
Хәтерләтә язгы кичләрне.
Су буйларын ничә әйләндем,
Бирергә дип шомырт бәйләмен.

Другие песни исполнителя:

  • 1. Үпкән, кочкан, жилгә очкан Яраткан берәү була. Яратышып кавышканнар, Пар аккоштай, матур итеп Яшәп гомерләр уза. Кушымта: Аккошлар парлап таяна Суның дулкыннарына. Шул кошлардай пар була алсаң, Мәңге тугры яр була алсаң Чык минем юлларыма. Су өсләре каурый-каурый Пар аккош йөзгән эздә. Язмыш аккошлар бәхетен, Шул кошларның мәхәббәтен Юрасын иде безгә, Юрасын икебезгә. 2. Аккошлар йөзә суларда Башларын башка салып. Итәсе иде гомерне картлыкка, Яшьлектә биргән вәгъдәләрендә калып. Кушымта:
  • 1. Исеңдәме, җәйге кичтэ, Бәйләнделәр чәчләр чәчкә. Төңге күктә янган йолдызларда, Кергән иде чагу төскә. Кушымта: Исеңдәме, исемнәрне Язып куйды кыя ташка. Яшәп булмас кебек иде, Синнән башка, синнән башка. 2. Исеңдәме, назлы жилләр, Сөеп исте, бәхет теләп. Йөрәкләрне җилкендерә иде, Тик бер теләк - парлы йөрәк. 3. Исеңдәме, сандугачлар Сайрадылар безнең өчен. Өздерепләр моңландылар алар, Сынар өчен, бәхет көчен.
  • Һаваларда очкан кошлар кебек, Ярсый-ярсый канат кагынып, Туган илем, кайттым мин талпынып, Күз нурларым, сезне сагынып. Һаваларда очкан аккошларның Канатлары җилдә каерылмый. Яшәр идем, туган илем, синдә, Якын дусларымнан аерылмый. Һаваларда очкан аккошлардан Коела җиргә мамык тузаны. Туган илдә сөйгән дуслар белән Сизелми лә гомер узганы. Һаваларда очкан аккошларның Каурыйлары коела җилләрдә. Туфрагына алтын чәчсәләр дә, Җитми икән туган илләргә.
  • 1. Җир йөзендә әле дә сез бар, Шундый чибәр, сөйкемле. Елмаюлы карашыгыз, Гашыйк итәр һәркемне. Кушымта: Эй кызлар, эй кызлар, Әйтерсең лә йолдызлар. Балкытасыз күңелне, Сезнең белән күңелле. 2. Сезне күрсәм, әллә нигә Зиһеннәрем чуала. Йөрәккәем өзелеп тибәр, Ничек кенә чыдарга?! Кушымта: 3. Чибәрләрдән чибәр матур, Кайсыгызга карарга?! Колачларын җәеп килсәм, Торасыз сез каршыга. Кушымта: