Татарский переводчик Азербайджанские песни Узбекские песни Русские песни

Песня «Сина барам»
исполнителя Ришат Тухватуллин.
Скачать или слушать онлайн

Текст песни:

1)Сукмагымда ай нурлары,
Чыкларда көмеш моңнар,
Синең янга алып бара,
Моңнарга тулы юллар.
Күңелемдә һисләр бии,
Йөгерә, атлыйм үзем,
Җырлап бирермендер диеп,
Сиңа дип чәчәк өздем.

Кушымта (ике тапкыр):
Сөю көткән күзләреңне,
Күрәм диеп киләм әле,
Һисләремне моңга төрдем,
Җыр итеп бирәм әле.

2)Көтәсеңдер юлга карап,
Ашкынып сиңа барам,
Барам гына түгел бәлки,
Канатлы аттай чабам.
Җиде кат тауларны үтеп,
Җилләрне узып барам,
Сиңа булган һисләремне,
Сөю җырына салам.

Другие песни исполнителя:

  • 1. Тулган аем миндэ сина шулай Ялгызлардан ялгыз куренэмдер Жир йозендэ ялгыз кешелэр куп Ялгызлар да кирэк кемгэдер. кушымта: Тулган аем бирче мина табып Мин югалткан мине ташлап киткэн ул ярны Тулган айлар белэн санап яшим Синнэн башка уткэн елларны. 2. Тулган айга карап санап яшим Синнэн башка уткэн еллармны Тулган айга карап озлэгэнэм Син оныттынмы эллэ мин барын. кушымта. 3. Тулган ай да ялгыз, мин дэ ялгыз Ялгыз кунелем тулы мон гына Бу кунелне беркем анлый алмый Анлар бары тулган ай гына.
  • Кушымта: Курэсенме пар кугэрчен оча Безнен кебек алар бэхетле Кукрэгемэ сыймый тибэ йорэк Син - бэхетем! Синен белэн яшэу бэгеркэем Ал кояшлы итэ танымны Ходаема кондэ рэхмэт эйтэм Очратканга газиз ярымны Кушымта: Курэсенме пар кугэрчен оча Безнен кебек алар бэхетле Кукрэгемэ сыймый тибэ йорэк Син - бэхетем! Кирэк тугел яратам диеп Кабатлауын иртэ кичлэрен Карашыннан тоям союенне Алдый белыми синен кузлэрен Кушымта: Курэсенме пар кугэрчен оча Безнен кебек алар бэхетле Кукрэгемэ сыймый тибэ йорэк Син - бэхетем!
  • 1.Тай өйрәтү максат иде, Шул дәртемнән исердем, Атка менгән малай кебек Түземсезлек кичердем. Кушымта: Авырлыкны авызлыклау, Җиңел түгел юлларымда. Тай өйрәткәч,бирешмимен, Язмыш минем кулларымда. 2.Айгырланган язмышыма Җөгән алып кидердем, Авызлыкланганчы сине, Тормыш, күмпе көйдердең? Кушымта: 3.Җиләм генә тулпар атта Хыял тавым үренә, Артылышны үткән идем Максат тавым күренә.