Татарский переводчик Азербайджанские песни Узбекские песни Русские песни

Песня «Ярат чын йорэгеннэн»
исполнителя Ришат Тухватуллин.
Скачать или слушать онлайн

Текст песни:

Кушымта:
Кышкы салкын,кайнар сөю -
Нинди капма-каршылык!
Җәяүле буран юлларда
Кар себерә ашыгып.

1. Шаян кар бөртегем минем,
Хисләрнең буранлысы,
Шашып гашыйк йөрәкләргә
Киртәләр буламы соң?!
Кушымта:

2.Җылы җилләр булып кулың
Битемне назлап сыйпый.
Бәс булып назлы сүзләрең
Керфекләремдә йоклый.
Кушымта:

3.Чәчләремә килеп кунган
Туктамас бураным да.
Ай нуры ятып йоклаган
Төннәрен юрганымда.
Кушымта:

Другие песни исполнителя:

  • 1.Бүләк итмә ал чәчәкле алан, Саргаялар алар көзләрен. Бушаганда ялгыз каен сыман Синсез калсам мин соң нишләрем. Кушымта: Бүләк ит син миңа җан җылысын, Саф-пакь сөю кайнар хисләрең. Шул хисләрсез калу - илсез калу, Ә мин илсез, синсез нишләрем. 2.Күктән йолдыз чүпләп бүләк итмә, Ялтырый да, оча кичләрен. Таң атканда янар соңгы йолдыз, Син дә сүнсәң мин соң нишләрем. Кушымта: 3.Бүләк итмә ялгыз сандугачны, Сихри таңнар тынып калмасын. Иректә ул үз тиңдәшен тапсын. Безгә бәхет теләп сайрасын. Кушымта:
  • 1. Кайткан саен туган якларыма Эзлэп тошэм безнен тирэкне. Чишмэлэрнен салкын суларыдай Баса алмый янган йорэкне. Кушымта: Синнэн башка белмим ни эшлэргэ дэ Кая куйим ялгыз жанымны. Ауыр икэн дуслар бу донъяда Ауыр икэн дуслар бу донъяда Югалтулар сойгэн ярынны Югалтулар сойгэн ярынны. 2. Тынып калган авыл урамнары Син булмагач сыкрап жан сыза. Яшьлектэге кебек бэгърен кабат Йогороп чыгар кебек каршыма. Кушымта.
  • 1. Күңелең китек булса да, Булса да тирән яра, Керфегең түбән кадама Аккан суларга кара. Кушымта: Өметләрең өзелгәндә Аккан суларга кара. Никадәр авыр булса да Агым су юлын таба. 2. Булыр инде бу дөньяның Тетрәнеп алган чагы, Дер селкенеп алган чагы, Утларга салган чагы. Кушымта: 3. Дөньялар нинди булса да, Бары чыдарга кала. Сабырлыкларың сыңганда Агым суларга кара. Кушымта: Сабырлыгыңны сындырма Аккан суларга кара. Никадәр авыр булса да Агым су юлын таба. Өметләрең өзелгәндә Аккан суларга кара. Никадәр авыр булса да Агым су юлын таба.
  • 1. Үпкән, кочкан, жилгә очкан Яраткан берәү була. Яратышып кавышканнар, Пар аккоштай, матур итеп Яшәп гомерләр уза. Кушымта: Аккошлар парлап таяна Суның дулкыннарына. Шул кошлардай пар була алсаң, Мәңге тугры яр була алсаң Чык минем юлларыма. Су өсләре каурый-каурый Пар аккош йөзгән эздә. Язмыш аккошлар бәхетен, Шул кошларның мәхәббәтен Юрасын иде безгә, Юрасын икебезгә. 2. Аккошлар йөзә суларда Башларын башка салып. Итәсе иде гомерне картлыкка, Яшьлектә биргән вәгъдәләрендә калып. Кушымта: