Татарский переводчик Азербайджанские песни Узбекские песни Русские песни

Песня «Аккошлар мэхэббэте»
исполнителя Ришат Тухватуллин.
Скачать или слушать онлайн

Текст песни:

1. Үпкән, кочкан, жилгә очкан
Яраткан берәү була.
Яратышып кавышканнар,
Пар аккоштай, матур итеп
Яшәп гомерләр уза.

Кушымта:
Аккошлар парлап таяна
Суның дулкыннарына.
Шул кошлардай пар була алсаң,
Мәңге тугры яр була алсаң
Чык минем юлларыма.
Су өсләре каурый-каурый
Пар аккош йөзгән эздә.
Язмыш аккошлар бәхетен,
Шул кошларның мәхәббәтен
Юрасын иде безгә,
Юрасын икебезгә.

2. Аккошлар йөзә суларда
Башларын башка салып.
Итәсе иде гомерне картлыкка,
Яшьлектә биргән вәгъдәләрендә калып.
Кушымта:

Другие песни исполнителя:

  • Беренче куплет: Шатлыклардан исергәндәй, Җылы хисләр кичергәндәй, Уйларымнан уянамын, Мин бәхетле бүген, бәхетле. Кушымта(2х): Очам киләчәгемә, Бәхет күрәчәгемә, Йолдызлар кочагына, Җилдәй очам. Икенче куплет: Җылы янгыр исләредәй, Ямьле жәйнең кичләредәй. Әйтелмәгән хисләремдәй, Бәхетлемен мин, бәхетле. Кушымта(2х)
  • 1.Йөрәгемә тыңгы тапмый Йөримен урамнарда. Хисләремне туктата алмый Җилләрдә, бураннарда. Кушымта: Үзең гашыйк иттердең дә, Киттең әллә кайларга. Хыялларым адаштырып, Йөримен бураннарда. 2.Язмыш мине сыныймы соң, Ник өзгәли җанымны? Әллә ялгыз калганнарга Сөяргә ярамыймы? Кушымта: 3.Буран- каты,җилләр- әче, Көнләшәм парлылырдан. Әй,Ходаем,бир сабырлык Ялгызы калганнарга.