Татарский переводчик Башкирские песни Казахские песни

Песня «Тургай»
исполнителя Ришат Тухватуллин.
Скачать или слушать онлайн

00:00/00:00

Текст песни:

1. Тургай, тургай, син очасың
Искән җилгә салып канатың.
Синең кебек оча алмадым
Карасам да җилдә гел ятып.

2. Тургай, тургай, мин көнләшәм
Булсаң да син көнсез көндәшлек.
Канатым юк каерылган.
Кайда үтте икән бу яшьлек?

3. Тургай, тургай, сөйләп җибәр,
Киң галәмдә нинди хәлләр бар?
Яшәү өчен ямь калырмы
Очмасагыз күктә сез, дуслар?!

Другие песни исполнителя:

  • 1.Дөньяларда ялгыз аккош, Пары кайларда икән? Кыйгас-кыйгас тавышларың, Әллә адашты микән? Кушымта: Ялгыз аккош түзми диләр, Түзми икән сагышка. Әдәм җаннары чыдый шул, Сабыр итә язмышка. 2.Аккош булсам,югарыга, Биеккә очар идем. Аккош серен һәрбер телдә Кабатлап узар идем. Кушымта:
  • 1. Күңелең китек булса да, Булса да тирән яра, Керфегең түбән кадама Аккан суларга кара. Кушымта: Өметләрең өзелгәндә Аккан суларга кара. Никадәр авыр булса да Агым су юлын таба. 2. Булыр инде бу дөньяның Тетрәнеп алган чагы, Дер селкенеп алган чагы, Утларга салган чагы. Кушымта: 3. Дөньялар нинди булса да, Бары чыдарга кала. Сабырлыкларың сыңганда Агым суларга кара. Кушымта: Сабырлыгыңны сындырма Аккан суларга кара. Никадәр авыр булса да Агым су юлын таба. Өметләрең өзелгәндә Аккан суларга кара. Никадәр авыр булса да Агым су юлын таба.
  • Сэлэм юллыйм сина Туып ускэн авылым Карамалы Гобэй Сагындым сине авылым Каеннарын чишмэлэрен Елгаларын куллэрен..Авылым Ин гузэле Сина тартып тора инде авылымнын кырлары, кырлары Сагынмыйча ничек тузэрмен Сэлэм юллыйм сина Туып ускэн авыл Карамалы Гобэй Сагындым сине авылым Бер курудан гашыйк итар Авылымнын кызлары, кызлары Эх чибарлар Кара кузлар арасыннан сойкмлелек сибалар кызлары Йозларена чыккан назлары Сэлэм юллыйм сина Туып ускэн авыл Карамалы Гобэй Сагындым сине авылым
  • 1.Кала йоклый. Йокыларга талган, Олы-олы йортлар урамда Сүтелмичә калган Агач йортың, Тәрзәсендә тонык уты бар. Кушымта: Өздереп тә,өздереп тә, Кем моңая анда таңгача. Гармун уйный берәү, Җанны өзеп, Үзебезчә итеп,авылча. 2.Сүтелер йорт,аның бүрәнәсен Утын итеп беркөн ягылыр. Тик нигездә бисмиллалы,изге Гармун сеңгән җыр калыр. Кушымта: 3.Һәрнәрсәнең башы булган кебек, Бар уртасы,бардыр азагы. Дөнья фани бар да беркөн сүнә, Сүнми моңнар,җырлар учагы. Кушымта: 2 тапкыр