Татарский переводчик Азербайджанские песни Узбекские песни Русские песни

Песня «Мин бэхетле»
исполнителя Ришат Тухватуллин.
Скачать или слушать онлайн

Текст песни:

Беренче куплет:
Шатлыклардан исергәндәй,
Җылы хисләр кичергәндәй,
Уйларымнан уянамын,
Мин бәхетле бүген, бәхетле.

Кушымта(2х):
Очам киләчәгемә,
Бәхет күрәчәгемә,
Йолдызлар кочагына,
Җилдәй очам.

Икенче куплет:
Җылы янгыр исләредәй,
Ямьле жәйнең кичләредәй.
Әйтелмәгән хисләремдәй,
Бәхетлемен мин, бәхетле.

Кушымта(2х)

Другие песни исполнителя:

  • 1. Сизэсенме дускай бу гомернен Жиллэрдэн дэ житез икэнен Жиллэрнен дэ була торлелэре Була тыныч, кочле искэне кушымта: Гомерлэр бер олгерэсе иде Укенмэслек яшэп калырга Язсын иде бер башлаган юлны Ахыргача барып чыгарга. 2. Зарланмыйча юллар бормалы дип Тигез генэ тугел сукмаклар Тормыш дигэн энэ шул юлларга Алып чыга икэн сукмаклар. кушымта: Гомерэл бер олгерэсе иде Укенмэслек яшэп калырга Язсын иде бер башлаган юлны Ахыргача барып чыгарга. 3. Сизэсенме дускай бу гомернен Жиллэрдэн дэ житез икэн бит Жырлап яшик елап яшэсэктэ Бу гомеркэй утэр китэр бит. кушымта: Гомерлэр бер олгерэсе иде Укенмэслек яшэп калырга Язсын иде бер башлаган юлны Ахыргача ярып барырга.
  • 1.Кала йоклый. Йокыларга талган, Олы-олы йортлар урамда Сүтелмичә калган Агач йортың, Тәрзәсендә тонык уты бар. Кушымта: Өздереп тә,өздереп тә, Кем моңая анда таңгача. Гармун уйный берәү, Җанны өзеп, Үзебезчә итеп,авылча. 2.Сүтелер йорт,аның бүрәнәсен Утын итеп беркөн ягылыр. Тик нигездә бисмиллалы,изге Гармун сеңгән җыр калыр. Кушымта: 3.Һәрнәрсәнең башы булган кебек, Бар уртасы,бардыр азагы. Дөнья фани бар да беркөн сүнә, Сүнми моңнар,җырлар учагы. Кушымта: 2 тапкыр
  • 1)Сукмагымда ай нурлары, Чыкларда көмеш моңнар, Синең янга алып бара, Моңнарга тулы юллар. Күңелемдә һисләр бии, Йөгерә, атлыйм үзем, Җырлап бирермендер диеп, Сиңа дип чәчәк өздем. Кушымта (ике тапкыр): Сөю көткән күзләреңне, Күрәм диеп киләм әле, Һисләремне моңга төрдем, Җыр итеп бирәм әле. 2)Көтәсеңдер юлга карап, Ашкынып сиңа барам, Барам гына түгел бәлки, Канатлы аттай чабам. Җиде кат тауларны үтеп, Җилләрне узып барам, Сиңа булган һисләремне, Сөю җырына салам.
  • 1. Тургай, тургай, син очасың Искән җилгә салып канатың. Синең кебек оча алмадым Карасам да җилдә гел ятып. 2. Тургай, тургай, мин көнләшәм Булсаң да син көнсез көндәшлек. Канатым юк каерылган. Кайда үтте икән бу яшьлек? 3. Тургай, тургай, сөйләп җибәр, Киң галәмдә нинди хәлләр бар? Яшәү өчен ямь калырмы Очмасагыз күктә сез, дуслар?!