Татарский переводчик Азербайджанские песни Узбекские песни Русские песни

Татарские песни.
Страница 10

Исполнители

Добавить
Все татарские исполнители

Группа вконтакте

  • Сандугачлар китә инде, Бик моңсу булыр инде. Сайраулары күңелләрдә Яңгырап торыр инде. Сандугачлар озакламый Тагын кайтып җитәрләр, Безне тагын сагышлы да, Бәхетле дә итәрләр. Сандугачлар китә инде, Кала моңнары гына. Моңнарының күңелләрдә Кала торганы гына. Сандугачлар озакламый Тагын кайтып җитәрләр, Безне тагын сагышлы да, Бәхетле дә итәрләр. Сандугачлар китә инде, Әллә иярик микән, Әллә сандугач җырына Без дә өйрәник микән? Сандугачлар озакламый Тагын кайтып җитәрләр, Безне тагын сагышлы да, Бәхетле дә итәрләр.
  • Хушлашырга кул сузасын, Мине ятим итэсен. Мин сине озак эзлэдем, Килми башка котэсем. Югалтасым килми, Тигез жирдэ кыя булам, Аяз куктэ янгыр коям, Юлларында тозак корам, Югалтасым килми сине. Мин бит синсез яши алмам, Синдэйлэрне табалмам. Син китеп тэ олгермэден, Э мин инде сагынам. Югалтасым килми, Тигез жирдэ кыя булам, Аяз куктэ янгыр коям, Юлларында тозак корам, Югалтасым килми сине. Хушлашырга кул сузасын, Кулынны кулга бэйлим. Башкалар мина кирэкми Башкага сине бирмим. Югалтасым килми, Тигез жирдэ кыя булам, Аяз куктэ янгыр коям, Юлларында тозак корам, Югалтасым килми сине.
  • 1.Тын калыйк,сөйләшмик Бу матур таңнарда... Ни сөйли,тибрәнеп, Асыл кош талларда? Кушымта: Тыңлачы,сандугач Серләрен көйли ич, Ул минем хисләрне Өздереп сөйли ич. 2.Тибрәлә йөрәгем Сандугач шикелле. Оныт,яр,кайгыңны, Зарыңны,шигеңне. Кушымта: 3.Колак сал,асыл яр, Илаһи бу моңга, Мин шушы таңнарда Әйләндем былбылга. Кушымта: 4.Йөрәккә асыл кош Тикмәгә кунмастыр, Шуннан да ак уйлар, Саф хисләр булмастыр.
  • Бер курудэ сойдем дисен, Фэрештэгэ тинлисен. Юлларымда алла биргэн Алсу чэчэгем дисен. Син ме мине яраткан, Мин ме сине яраткан? Эллэ инде икебез дэ Бер-беребезне караткан? Сине курдем, озлеп сойдем, Тон йокыларым качты. Сина булган мэхэббэтем Бикле йорэкне ачты. Син ме мине яраткан, Мин ме сине яраткан? Эллэ инде икебез дэ Бер-беребезне караткан? Бэхет йолдызы астында Тугандыр безнен сою, Тик килмэсен, читлэп алсын Безне сагыштан кою. Син ме мине яраткан, Мин ме сине яраткан? Эллэ инде икебез дэ Бер-беребезне караткан?
  • 1)Беләм беләм барсы бөтте Уртак түгел таңыбыз Хәзер инде бөтенләйгә Аерылды юлыбыз Ничек инде ничек була Алга таба нишләргә Нинди дәвалар табыймсын Сүрелмәгән хисләргә Кушымта: Ләкин сине оныта алмыйм Элеккечә яратам Көн дә ничә уйларымда Янына барып кайтам 2)Син дип уйлаган уйларымны Кайчан булыр ахыры Кайчан гына туктар икән Бу сагышның яңгыры Ничек инде ничек була Алга таба нишләргә Нинди дәвалар табыймсын Сүрелмәгән хисләргә Кушымта: Ләкин сине оныта алмыйм Элеккечә яратам Көн дә ничә уйларымда Янына барып кайтам
  • Әкълимә. 1. Син минем ягыма карамыйсын да Син минем турым да уйламыйсын да Карама, уйлама, эндәшмә Әкълимә Син генә минем уемда. Кушымта: Йөрәгем җылынып китә Елмаеп карасаң уземә Карама, уйлама, эндәшмә Әкълимә Син генә минем уемда.(2 тапкыр) 2. Барыбер кар суы булып китер Яз көне өрәкнең кыларын чиртер Мин көтәм сагынып Кил минем яныма Гүзәлем син минем Әкълимә. Кушымта: Йөрәгем җылынып китә Елмаеп карасаң уземә Карама, уйлама, эндәшмә Әкълимә Син генә минем уемда.(2 тапкыр) 3. Син минем ягыма карамыйсын да Син минем турыда уйламыйсын да Карама, уйлама, эндәшмә Әкълимә Син генә минем уемда. Кушымта: Йөрәгем җылынып китә Елмаеп карасаң уземә Карама, уйлама, эндәшмә Әкълимә Син генә минем уемда.(4 тапкыр) Әгәр дә карасаң, Уйласаң Әкълимә Бәреп үтерә мине Миләүшә.
  • Тормыш яме, яшәү тәме Балаларда икән бит. Бәхет-шатлыгыбыз булып, Балам, тизрәк үсеп җит. Кушымта: Җан җылыңны тоеп яшим, Сизәм йөрәк тибешең. Сөю-сәгадәт бакчасыннан Ходай биргән җимешем. Куаныч һәм шатлыгыбыз Барыбыз өчен дә син. Үзең шаян, үзең үткер, Зирәк булып үсәсең. Кушымта. Балдан татлы балам диеп Әби-бабай куана. Менә шулай кадерле ул Баладан туган бала. Кушымта. Бәхет-тәүфикъ җитәкләшеп Яныңда гына йөрсен. Сау-сәламәт булып үс син, Ходаем гомер бирсен. Кушымта.
  • 1. "Абыең кем?"- дип сорыйлар Исемеңне үк әйтүгә Энеңә хөрмәт иде. Бала чагымнан якларга, Абыйлы булып үсәргә Миңа зур бәхет тиде. Кушымта: Тормыш урамнарында, Кышның бураннарында "Таянырлык абыем бар, Ышанычлы абыем бар"- Дип яшим яннарыңда. Гел бергә бердәм булып, Матур балачак узып. Эшләп үстек, гөрләп үстек, Җырлап үстек, җырлап яшик Абый-энеле булып. 2. "Нинди генә хәл булмасын, Туган ара бозылмасын"- Әти сүзе йөрәктә. Бу сүзләрнең көчен хаклап, Яшик туганлыкны саклап Антлар бирешмәсәк тә. Кушымта: 3. Булыйк абый гел янәш Кирәктә ярдәмләшерлек, Кирәктә киңәшерлек. Булсын уртак уйларыбыз Таңнар аттырганга кадәр Утырып сөйләшерлек. Кушымта:
  • Җаным тулар тулы Әйтер сузем калды Бермәлне барысы Югалды, югалды. Кайларда, кайларда, Буген син кайларда, Кайдан эзлим сине Кояшта, айларда. Припев: Киек каз юллары Югары, югары. Исемен кабатлап Саныймын йолдызларны. Уткэннэн җавапны Белэмен эзлисең, Куп нәрсә узгэрде Ник шуны сизмисең. Мин башка син башка Тимә син язмышка Кунеллэр ошаган Яралы аккошка. Припев.
  • 1. Мәхәббәт ул назлы яңгыр кебек Сагыш- борчуларың юдыра. Кирәк икән шашкын хисләр белән Башкайларың тәмам җуйдыра. Кушымта: Мәхәббәт ул шундый серле үзе, Бер тына да кабат давыллый. Йөрәкләрең генә түзеп торсын, Яралый да үзе дәвалый. 2. Мәхәббәтне аңлап булмый һич тә, Көтмәсәң дә килеп җитә ул. Чуалта да синең уйларыңны, Сиздермичә синнән китә ул. Кушымта: Мәхәббәт ул шундый серле үзе, Бер тына да кабат давыллый. Йөрәкләрең генә түзеп торсын, Яралый да үзе дәвалый. 3. Мәхәббәт ул шундый серле үзе, Гашыйк итә ике йөрәкне. Кавыштырса гашыйк йөрәкләрне, Димәк,ул мәхәббәт кирәкле.
  • Гаепле бит бәгърем син үзең Юлларыңда талмасын күзең Соң бит инде кире юллар юк Язын агып киткән сулар күк Соң бит инде бәгърем, бәгърем соң Үпкәләдең нигә нигә соң Кире кайта алмыйм, алмыйм соң Хәзер инде соң бит, инде соң Гаепле без бәгърем гаепле Нишләтим соң ялгыз йөрәкне Нигә инде алдан белмәдең Бер-беребезгә кирәкне Соң бит инде бәгърем, бәгърем соң Үпкәләдең нигә нигә соң Кире кайта алмыйм, алмыйм соң Хәзер инде соң бит, инде соң Йөрәк түрләреннән төшереп Күз яшьләрен булмый яшереп Нишлим инде нишлим ялгыз мин Минем өчен юк бит инде син Соң бит инде бәгърем, бәгърем соң Үпкәләдең нигә нигә соң Кире кайта алмыйм, алмыйм соң Хәзер инде соң бит, инде соң
  • Гомерләрдә әле язмы, көзме? Йөрәкләрдә -- яшьлек утлары!.. Әйткән сүзем әллә хак түгелме? Яшәр көчне бирә ул бары! Яшьлектәге учакларның Сүндермәек утларын! Онытылмас ул чакларның Кадерле минутлары... Исбат итәм диеп үз- үземне Яхшылыкка күңел омтыла. Тоя белеп гүзәл мизгелләрне, Йөрәкләрдә яңа җыр туа. Яшьлектәге учакларның Сүндермәек утларын! Онытылмас ул чакларның Кадерле минутлары... Тормыштагы кыен мизгелләрне Җиткермәскә кирәк упкынга... Йөрәк саклый һаман җиңәр көчне, Кыенлыклар тагын онытыла. Яшьлектәге учакларның Сүндермәек утларын! Онытылмас ул чакларның Кадерле минутлары...