Татарский переводчик Азербайджанские песни Узбекские песни Русские песни

Песня «Яшьлек утлары»
исполнителя Гузель Уразова.
Скачать или слушать онлайн

Текст песни:

Гомерләрдә әле язмы, көзме?
Йөрәкләрдә -- яшьлек утлары!..
Әйткән сүзем әллә хак түгелме?
Яшәр көчне бирә ул бары!

Яшьлектәге учакларның
Сүндермәек утларын!
Онытылмас ул чакларның
Кадерле минутлары...

Исбат итәм диеп үз- үземне
Яхшылыкка күңел омтыла.
Тоя белеп гүзәл мизгелләрне,
Йөрәкләрдә яңа җыр туа.

Яшьлектәге учакларның
Сүндермәек утларын!
Онытылмас ул чакларның
Кадерле минутлары...

Тормыштагы кыен мизгелләрне
Җиткермәскә кирәк упкынга...
Йөрәк саклый һаман җиңәр көчне,
Кыенлыклар тагын онытыла.

Яшьлектәге учакларның
Сүндермәек утларын!
Онытылмас ул чакларның
Кадерле минутлары...

Другие песни исполнителя:

  • 1. Ромашкалар сөю чәчәге ул, Мәхәббәтне сүзсез аңлата, Мәңге җавап эзли бер сорауга: Яратмыйдыр... бәлки ярата? Мәңге җавап эзли бер сорауга: Яратмыйдыр... бәлки ярата? Привев: Ромашкалар өмет чәчәге ул - Кояшлы ак бәхет өләшә. Минем кебек, мәхәббәте өчен Соңгы таҗга кадәр көрәшә. Ромашкалар өмет чәчәге ул - Кояшлы ак бәхет өләшә. Минем кебек, мәхәббәте өчен Соңгы таҗга кадәр көрәшә. 2. Ромашкалар минем чәчәгем ул, Бүләк итте аны сөйгәнем. Беркемгә дә әйтми торган серне Мин аларга гына сөйләдем. Беркемгә дә әйтми торган серне Мин аларга гына сөйләдем. Привев: Ромашкалар өмет чәчәге ул - Кояшлы ак бәхет өләшә. Минем кебек, мәхәббәте өчен Соңгы таҗга кадәр көрәшә. Привев: Ромашкалар өмет чәчәге ул - Кояшлы ак бәхет өләшә. Минем кебек, мәхәббәте өчен Соңгы таҗга кадәр көрәшә. 3. Ромашкалар урман чәчәге ул, Якты бизәкләре болынның... Күргән саен искә төшерәләр Рәхәтлеген бергә булуның. Привет: Ромашкалар өмет чәчәге ул - Кояшлы ак бәхет өләшә. Минем кебек, мәхәббәте өчен Соңгы таҗга кадәр көрәшә. Привет: Ромашкалар өмет чәчәге ул - Кояшлы ак бәхет өләшә. Минем кебек, мәхәббәте өчен Соңгы таҗга кадәр көрәшә.
  • Һәр яңа көн туган саен, Яратасыңмы,дисең. Әйтерсең лә сине генә Сөюемне белмисең. Ходай биргән мәхәббәтне Чит-ятлардан якла син. Гашыйк итә алдың мине, Гашыйк итеп сакла син! Гел "яратам" диеп торгач, Тәме бетә бит аның. Мәхәббәтне күңел белән Тоярга өйрән, җаным. Ходай биргән мәхәббәтне Чит-ятлардан якла син. Гашыйк итә алдың мине, Гашыйк итеп сакла син! Исеңдә калдыр, кадерлем, Кабатламам яңадан: Бөтен җаным-тәнем белән Сине бик-бик яратам. Ходай биргән мәхәббәтне Чит-ятлардан якла син. Гашыйк итә алдың мине, Гашыйк итеп сакла син!
  • 1) Кошлар сыман аерылып китеп Онытмагыз туган якларны Һәм устергән ата-ананы. Еллар узып китәр, балалар Сукмакларга явыр ак-карлар, Салкынаеп китәр аралар. Кушымта: Онытмагыз безне, Туган якны, туган нигезне, Нигез дә бит сагына сезне. Онытмагыз безне, Ешрак кайтыгыз, балалар. Якын булсын һәрчак аралар. 2) Туган нигезләрне онытмагыз, Без булырбыз сезгә иң зур терәк Бездән сезгә бары шул теләк. Ничә еллар үтсә дә, балалар, Балалар бит әти-әни өчен Бала булып һәрчак калалар.