Татарский переводчик Азербайджанские песни Узбекские песни Русские песни

Песня «Бал жимешем»
исполнителя Гузель Уразова.
Скачать или слушать онлайн

Текст песни:

Тормыш яме, яшәү тәме
Балаларда икән бит.
Бәхет-шатлыгыбыз булып,
Балам, тизрәк үсеп җит.

Кушымта:

Җан җылыңны тоеп яшим,
Сизәм йөрәк тибешең.
Сөю-сәгадәт бакчасыннан
Ходай биргән җимешем.

Куаныч һәм шатлыгыбыз
Барыбыз өчен дә син.
Үзең шаян, үзең үткер,
Зирәк булып үсәсең.

Кушымта.

Балдан татлы балам диеп
Әби-бабай куана.
Менә шулай кадерле ул
Баладан туган бала.

Кушымта.

Бәхет-тәүфикъ җитәкләшеп
Яныңда гына йөрсен.
Сау-сәламәт булып үс син,
Ходаем гомер бирсен.

Кушымта.

Другие песни исполнителя:

  • Нишлим икән һаман сине оныта алмыйм, Берничектә күңелемне юата алмыйм. Нишлим икән,кая барыйм,кая китим, Сер йомгагын кемгә генә икән сүтим. Нигә болай,нигә болай булды икән, Нигә генә сөю гөле сулды икән? Кем гаепле,синме,минме,мәхәббәтме? Нишләтергә газап булган мәхәббәтне? Мең сорауга бер җавап юк,башым җитми, Гашыйк булып йөргән чаклар уйдан китми, Мәхәббәт ул әллә бәхет түгел микән? Шул сорауга гына җавап бирче, иркәм
  • Сандугач та парын тапмый, Талларга оя кормый. Мәхәббәт ул кабынырга Рөхсәт тә сорап тормый. Йөрәгемә-йөрәгемә, Син үзең килеп кердең. Көннәремне-көннәремне, Сөю назына төрдең. Каян таптын ачкычларын, Йөрәгемнең түренә. Икәү бергә төшеник без, Мәхәббәтнең серенә. Йөрәк үзе кабул итә, Үзенә тиң булганны. Әллә каян сизә бит ул, Дөрес белән ялганны.
  • Чиксез җиһан киңлегендә, Якты йолдыз –син ул, дидең. Меңнәр арасыннан, иркәм, Сине сайлап, сине сөйдем. Припев: Куллар-кулда, күзләр-күздә, Кирәк түгел артык сүз дә. И Ходаем, теләгем бер: Парлы гомер бир син безгә. Сөюебез ялкынында Җылынырбыз икәү, иркәм. Нинди бәхет, Ходай безгә Чын мәхәббәт бүләк иткән. Күз тимәсен, сүз кермәсен, Арабызга гомер буе. Киләчәктә көтсен безне Мәхәббәтнең алтын туе
  • Атылган йолдызлар артынан атылдык Теләдек бәхетле булырга Ихластан вәгъдәләр бирештек бирештек Гомергә янәшә калырга Йолдызлар атыла күрденме Мин барын бу җирдә белденме Син минем атылмас йолдызым йолдызым Бизәүчем мәхәббәт күгемне Өметкә уралып йолдызлар коела Икәүләп нурларын җыярбыз Кайнарлык күзләрдә ут ялкын йөзләрдә Йөрәкләр чапканда тыймагыз Йолдызлар атыла күрденме Мин барын бу җирдә белденме Син минем атылмас йолдызым йолдызым Бизәүчем мәхәббәт күгемне Йолдызлар сүңмәгез өметне өзмәгез Болытлар арага кермәгез Йолдызлар атылган мизгелдә күңелдән Гомерлек мәхәббәт теләгез Йолдызлар атыла күрденме Мин барын бу җирдә белденме Син минем атылмас йолдызым йолдызым Бизәүчем мәхәббәт күгемне