Татарский переводчик Азербайджанские песни Узбекские песни Русские песни

Песня «Тынлачы сандугач»
исполнителя Ришат Тухватуллин.
Скачать или слушать онлайн

Текст песни:

1.Тын калыйк,сөйләшмик
Бу матур таңнарда...
Ни сөйли,тибрәнеп,
Асыл кош талларда?

Кушымта:
Тыңлачы,сандугач
Серләрен көйли ич,
Ул минем хисләрне
Өздереп сөйли ич.

2.Тибрәлә йөрәгем
Сандугач шикелле.
Оныт,яр,кайгыңны,
Зарыңны,шигеңне.

Кушымта:

3.Колак сал,асыл яр,
Илаһи бу моңга,
Мин шушы таңнарда
Әйләндем былбылга.

Кушымта:

4.Йөрәккә асыл кош
Тикмәгә кунмастыр,
Шуннан да ак уйлар,
Саф хисләр булмастыр.

Другие песни исполнителя:

  • 1.Йөрәгемә тыңгы тапмый Йөримен урамнарда. Хисләремне туктата алмый Җилләрдә, бураннарда. Кушымта: Үзең гашыйк иттердең дә, Киттең әллә кайларга. Хыялларым адаштырып, Йөримен бураннарда. 2.Язмыш мине сыныймы соң, Ник өзгәли җанымны? Әллә ялгыз калганнарга Сөяргә ярамыймы? Кушымта: 3.Буран- каты,җилләр- әче, Көнләшәм парлылырдан. Әй,Ходаем,бир сабырлык Ялгызы калганнарга.
  • Суз эйтергэ кыюлыгым житми Хислэремне ничек сойлэргэ Эллэ жиллэр эллэ кырау тия Эйтергэ телэгэн сузлэргэ Кичем арып тонгэ кереп ятар Эммэ минем кунел йокламас Тоннэр буе урсэлэнер уйлар Тукмамас шул туктый алмас Серле тонем йоклатмаган тонем Сина сойлим барлык хислэрне Сина сойлим бертуктамый сойлим Сойгэремэ сойлэр сузлэрне Серле тонем йоклатмаган тонем Сина сойлим барлык хислэрне Сина сойлим бертуктамый сойлим Сойгэремэ сойлэр сузлэрне Тик син тонем минем хислэремне Сойлэми дэ кебек анлыйсын Сузсез анласанда зарларымны Тынынны да алмый тынлыйсын Э мин буген танда кыюланып Сойлэмэкче булам серемне Тоннэр буе урсэлэнгэн сузлэр Барып кочар тосле узенне Серле тонем йоклатмаган тонем Сина сойлим барлык хислэрне Сина сойлим бертуктамый сойлим Сойгэремэ сойлэр сузлэрне Серле тонем йоклатмаган тонем Сина сойлим барлык хислэрне Сина сойлим бертуктамый сойлим Сойгэремэ сойлэр сузлэрне Серле тонем йоклатмаган тонем Сина сойлим барлык хислэрне Сина сойлим бертуктамый сойлим Сойгэремэ сойлэр сузлэрне Серле тонем йоклатмаган тонем Сина сойлим барлык хислэрне Сина сойлим бертуктамый сойлим Сойгэремэ сойлэр сузлэрне Сина сойлим бертуктамый сойлим Сойгэремэ сойлэр сузлэрне Сина сойлим бертуктамый сойлим Сойгэремэ сойлэр сузлэрне
  • Әллә микән төнем төштә, Әллә микән өнемдә Бер кыз күрдем, чибәр бер кыз Күңелемнең күгендә.. Тарала дулкын чәчләре, Назлы җилләр иркенә, Сөрмәле керфекләреннән Көлтә нурлар сирпелә.. Ярым айдай кыйгач-кыйгач Кашларыңның карасы, Сөйләүләрең - сандугачның Сайрап туймас баласы.. Сылу сынга карыйсы да Өннәремнән язасы, Бу соклану моң тудырып Сине җырга саласы.. Төшме, өнме , син, кал инде Күңелем күкләрендә, Төшме, өнме, син, кал инде Моң булып күкрәгемдә.. Табылдың инде, югалма, Яшә син серләремдә, Минем бәхеткәем булып Чынбарлык илләремдә..
  • 1. Кашың ай кук, билен бөккән, Ходай фәрештә иткән. Яфрак бәйрәмнәре җиткәч, Ни эшләрбез соң иркәм? Кушымта: Чибәрләрнең чибәре шул Марья, Лина, Натуша. Әти-әни, ерак җиңги Сезне алмаска куша. 2. Патша тәңкәләре таккан, Кәлүшлэр аягында. Барлык дуслар конләшерләр, Балкып торсаң янымда. Кушымта: 3.Җиде күлмәк дүрт бал итәк, Приданыйга тулырмы? Питрауларда гөрләттереп, Туй итәсе булырмы? Эй, туй итәсе булырмы? Питрауларда гөрләттереп, Туй итәсе булырмы? 4. Күгәрчен сөтләре салып, Алтын чәркәләр бирсәм, "Прощай милай, до свидания" Диеп дәшмәссен микән?! Кушымта: Чибәрләрнең чибәре шул Марья, Лина, Натуша. Әткәй-әнкәй, Иван дәдәй Сезне алмаска(сөймәскә) куша!