Гаепле бит бәгърем син үзең
Юлларыңда талмасын күзең
Соң бит инде кире юллар юк
Язын агып киткән сулар күк
Соң бит инде бәгърем, бәгърем соң
Үпкәләдең нигә нигә соң
Кире кайта алмыйм, алмыйм соң
Хәзер инде соң бит, инде соң
Гаепле без бәгърем гаепле
Нишләтим соң ялгыз йөрәкне
Нигә инде алдан белмәдең
Бер-беребезгә кирәкне
Соң бит инде бәгърем, бәгърем соң
Үпкәләдең нигә нигә соң
Кире кайта алмыйм, алмыйм соң
Хәзер инде соң бит, инде соң
Йөрәк түрләреннән төшереп
Күз яшьләрен булмый яшереп
Нишлим инде нишлим ялгыз мин
Минем өчен юк бит инде син
Соң бит инде бәгърем, бәгърем соң
Үпкәләдең нигә нигә соң
Кире кайта алмыйм, алмыйм соң
Хәзер инде соң бит, инде соң