Татарский переводчик Азербайджанские песни Узбекские песни Русские песни

Песня «Мэхэббэт ул шундый»
исполнителя Гузель Уразова.
Скачать или слушать онлайн

Текст песни:

1. Мәхәббәт ул назлы яңгыр кебек
Сагыш- борчуларың юдыра.
Кирәк икән шашкын хисләр белән
Башкайларың тәмам җуйдыра.

Кушымта:
Мәхәббәт ул шундый серле үзе,
Бер тына да кабат давыллый.
Йөрәкләрең генә түзеп торсын,
Яралый да үзе дәвалый.

2. Мәхәббәтне аңлап булмый һич тә,
Көтмәсәң дә килеп җитә ул.
Чуалта да синең уйларыңны,
Сиздермичә синнән китә ул.

Кушымта:
Мәхәббәт ул шундый серле үзе,
Бер тына да кабат давыллый.
Йөрәкләрең генә түзеп торсын,
Яралый да үзе дәвалый.

3. Мәхәббәт ул шундый серле үзе,
Гашыйк итә ике йөрәкне.
Кавыштырса гашыйк йөрәкләрне,
Димәк,ул мәхәббәт кирәкле.

Другие песни исполнителя:

  • 1. Сагындырды туып үскән авыл, Туган якның назлы кочагы. Кайтам әле ямьле язлар җиткәч, Шау чәчәккә чумгач тау ягы. Куш: Язгы кичтә җырлап узам әле, Яшь чакларны искә төшереп. Шомыртларын кочып, сиреннәрен үбеп, Сөю хисләреннән исереп. 2. Дулкынлатып күңел пәрдәләрен Язгы шаян җилләр уйнаклар. Яшьлегемне эзләп китим әле Кире кайтмаса да ул чаклар. 3. Йолдыз яуган урамнардан урап, Гармун моңы йөри озатып. Бикле күңелләргә керә үтеп, Гомер узганнарны елатып.
  • Китә җаныем, китә җаныем, Китә җаныем Донбасска. Ул китә инде Донбасска, Сүз бирде ташламаска... Шакталарга син төшәрсең, Җырлап күңел итәрсең шул, Әгәр мине бик сагынсаң, Бик сагынсаң нишләрсең? Мартиннарның мичләрендә, Яна икән ташкүмер шул, Исән килеш, җир астында, Үтә лә безнең яш гомер. Шахтер егет күмер вата, Кемнәр алган исәбен??? Гомерем булып, таш басмаса, Ташламам, җанкисәгем!..
  • Гүзәл дөнья, серле дөнья, Дөнья түгәрәк!"- диләр. Дөньяның бар ямен тоя Парлашып яши кемнәр. Аклансын изге хыяллар, Уртак булсын бәхетләр! Үз ярын тапсын ялгызлар, Парлы үтсен гомерләр! Киң күңелгә бар да сыя, Яхшы булгач ниятләр. Парлы тормыш матурлана, Булса күркәм гадәтләр. Аклансын изге хыяллар, Уртак булсын бәхетләр! Үз ярын тапсын ялгызлар, Парлы үтсен гомерләр! Җырлар тыңлап кем моңлана?.. Ярсыз, парсыз күңелләр... Үз илендә ялгызлар да, Юк!.. Бәхетсез түгелләр! Аклансын изге хыяллар, Уртак булсын бәхетләр! Үз ярын тапсын ялгызлар, Парлы үтсен гомерләр!