Татарский переводчик Азербайджанские песни Узбекские песни Русские песни

Песня «Сандугачлар»
исполнителя Гузель Уразова.
Скачать или слушать онлайн

Текст песни:

Сандугачлар китә инде,
Бик моңсу булыр инде.
Сайраулары күңелләрдә
Яңгырап торыр инде.

Сандугачлар озакламый
Тагын кайтып җитәрләр,
Безне тагын сагышлы да,
Бәхетле дә итәрләр.

Сандугачлар китә инде,
Кала моңнары гына.
Моңнарының күңелләрдә
Кала торганы гына.

Сандугачлар озакламый
Тагын кайтып җитәрләр,
Безне тагын сагышлы да,
Бәхетле дә итәрләр.

Сандугачлар китә инде,
Әллә иярик микән,
Әллә сандугач җырына
Без дә өйрәник микән?

Сандугачлар озакламый
Тагын кайтып җитәрләр,
Безне тагын сагышлы да,
Бәхетле дә итәрләр.

Другие песни исполнителя:

  • 1. Сагындырды туып үскән авыл, Туган якның назлы кочагы. Кайтам әле ямьле язлар җиткәч, Шау чәчәккә чумгач тау ягы. Куш: Язгы кичтә җырлап узам әле, Яшь чакларны искә төшереп. Шомыртларын кочып, сиреннәрен үбеп, Сөю хисләреннән исереп. 2. Дулкынлатып күңел пәрдәләрен Язгы шаян җилләр уйнаклар. Яшьлегемне эзләп китим әле Кире кайтмаса да ул чаклар. 3. Йолдыз яуган урамнардан урап, Гармун моңы йөри озатып. Бикле күңелләргә керә үтеп, Гомер узганнарны елатып.
  • Чиксез җиһан киңлегендә, Якты йолдыз –син ул, дидең. Меңнәр арасыннан, иркәм, Сине сайлап, сине сөйдем. Припев. Куллар-кулда, күзләр-күздә, Кирәк түгел артык сүз дә. И Ходаем, теләгем бер: Парлы гомер бир син безгә. Сөюебез ялкынында Җылынырбыз икәү, иркәм. Нинди бәхет, Ходай безгә Чын мәхәббәт бүләк иткән. Күз тимәсен, сүз кермәсен, Арабызга гомер буе. Киләчәктә көтсен безне Мәхәббәтнең алтын туе