Татарский переводчик Башкирские песни Казахские песни

Нафкат Нигматуллин.
 Слушать песни исполнителя и скачать онлайн

Исполнители

Добавить
Все татарские исполнители

Группа вконтакте

Нафкат Нигматуллин

  • Ә мин сине көтмим, Назлар өмет итмим. Үтте инде, үтте ул чаклар. Кабатланмый бит ул, Кабат янмый бит ул Үткәннәрдә яккан учаклар. Син дә мине көтмә Назлар өмет итмә — Үткәннәргә юллар өзелгән. Сүреләсе хисләр Сүрелгәннәр күптән, Түгеләсе яшьләр түгелгән. Инде сине көтмим Берни өмет итмим, Тик җанымда әле һаман син. Син бит минем ярам, Әрнер өчен һаман Үткәннәрдә калган ярам син.
  • Көннәрне саныйм уфтанам Гомер үткәнгә түгел Синсез яшәү яшәү меней Күңелгә алмый күңел Синсез гомер озын икән Сагышлар да озая Ялгыз көннәремне саныйм Яшәлгән күпме зая Юкса бергә булу өчен Кайта сөю үткәнгә Өр яңадан башлау кирәк Онытып рәнҗеп үткәнең Кырыс язмыш көлеп сыный Бу адәмнәр ни кылы Икәүләшеп озәр безне Сөюнең соңгы тылы Ишетәмен тоя җаным Син дә елыйсын яшьсез Төшләремә дә керәсен Һаман үзеңә дәшеп Күрми үтмә бир кулыңны Йөрәгең миндә күптән Үкенүсез яшим дисән Җибәрмә мине бүтән
  • 1. Бик еракта калды минем, Җырлап үткән яшлек чагым. Шул яшлегем искә төшсә, Йөрәккәем әрни тагын. Сагынам, сагынам, сагынам мин сине Яшлегем, яшлегем, яшлегем кайтчы әле Кайда син, кайда син, кайда син яшлегем Яшлегем, яшлегем, яшлегем кайтчы әле. 2. Ак каеннар, ак томаннар, Бигрәк матур иде шул чак. Көндә кичен янар иде, Су буенда безнең учак. 3. Шул учакның яктысында, Күргән идем бер чибәрне. Шундый матур җырлый иде, Гашыйк итеп егетләрне.
  • Кыр казлары җырлап, Кыр казлары елап, Каңгылдашып оча көз җиткәч. Йөрәк әрнеп кала, Йөрәк сыкрап яна, Кыр казлары кебек син киткәч. Әллә яңгыр ява, Әллә яшьләр тама, Юлларыннан киткән кошларның. Йөрәк сине көтә, Еллар үтә, үтә, Син онытма җирдә мин барын. Кыр казлары кайтыр, Тугай чәчәк атар, Күл дулкынлар казлар кагынудан. Көткән бушка китмәс, Йөрәк әрнеп типмәс, Син кайтырсың — үтәр, үтәр сагынулар.