Татарский переводчик Азербайджанские песни Узбекские песни Русские песни

Татарские песни.
Страница 9

Исполнители

Добавить
Все татарские исполнители

Группа вконтакте

  • Тал әйләнә, тал әйләнә, Талга ефәк бәйләнә. Күргәнче сүзем күп була, Күргәч телләр бәйләнә. Талы, талы, Талы бөгелеп тора; Тагын бер күрәсе килеп Үзәк өзелеп тора. Тал тирәкләр утыртканнар Агыйдел читләренә. Алсу алма суы тамган, Бәгырем, битләренә. Талы, талы, Талы бөгелеп тора; Синең өчен ярларыңның Үзәге өзелеп тора. Былбыл булсам бакчаларда Бер тирәк сайлар идем. Шул тирәктә сине мактап Иртә- кич сайрар идем. Талы, талы, Талы бөгелеп тора; Бер генә минут исеңнән Чыгамы диеп сора.
  • Ә мин сине көтмим, Назлар өмет итмим. Үтте инде, үтте ул чаклар. Кабатланмый бит ул, Кабат янмый бит ул Үткәннәрдә яккан учаклар. Син дә мине көтмә Назлар өмет итмә — Үткәннәргә юллар өзелгән. Сүреләсе хисләр Сүрелгәннәр күптән, Түгеләсе яшьләр түгелгән. Инде сине көтмим Берни өмет итмим, Тик җанымда әле һаман син. Син бит минем ярам, Әрнер өчен һаман Үткәннәрдә калган ярам син.
  • 1. "Абыең кем?"- дип сорыйлар Исемеңне үк әйтүгә Энеңә хөрмәт иде. Бала чагымнан якларга, Абыйлы булып үсәргә Миңа зур бәхет тиде. Кушымта: Тормыш урамнарында, Кышның бураннарында "Таянырлык абыем бар, Ышанычлы абыем бар"- Дип яшим яннарыңда. Гел бергә бердәм булып, Матур балачак узып. Эшләп үстек, гөрләп үстек, Җырлап үстек, җырлап яшик Абый-энеле булып. 2. "Нинди генә хәл булмасын, Туган ара бозылмасын"- Әти сүзе йөрәктә. Бу сүзләрнең көчен хаклап, Яшик туганлыкны саклап Антлар бирешмәсәк тә. Кушымта: 3. Булыйк абый гел янәш Кирәктә ярдәмләшерлек, Кирәктә киңәшерлек. Булсын уртак уйларыбыз Таңнар аттырганга кадәр Утырып сөйләшерлек. Кушымта:
  • Уфтанма, гомерләр яз кебек үтә, дип Чал чәчең күрсәң дә уфтанма Яз килә дә китә, гомер шулай үтә Уфтанма, уфтанма, уфтанма Уфтанма – бит синең ул узган гомерең Уйнап-көлеп кенә узмаган Яз килә дә китә, гомер шулай үтә Уфтанма, уфтанма, уфтанма Сиңа насыйп булган ак бәхет, зур шатлык Якты көн әле бит узмаган Яз килә дә китә, гомер шулай үтә Уфтанма, уфтанма, уфтанма
  • Адаштырма мине, саташтырма мине Сакла мине ялгыш адымнардан Кояш кебек кайнар минем сөю хисе Тик ул синең өчен кабынмаган Адаштырма мине, саташтырма мине Болай да бит әрни бу күңел Сыннарың да синең, аның рәвешләре Тик ул түгел шул син, ул түгел Адаштырма мине, саташтырма мине Болай да бит әрни бу күңел Сыннарың да синең, аның рәвешләре Тик ул түгел шул син, ул түгел Урлама ул хисне, син нәкъ аның төсле Тоелганга кайчак күңелемә Әрнүләрдән арган, сагынудан талган Хисләр әзер ташып түгелергә Адаштырма мине, саташтырма мине Болай да бит әрни бу күңел Сыннарың да синең, аның рәвешләре Тик ул түгел шул син, ул түгел Адаштырма мине, саташтырма мине Болай да бит әрни бу күңел Сыннарың да синең, аның рәвешләре Тик ул түгел шул син, ул түгел Адаштырма мине, саташтырма мине Сакла мине ялгыш адымнардан Кояш кебек кайнар минем сөю хисе Тик ул синең өчен кабынмаган Адаштырма мине, саташтырма мине Болай да бит әрни бу күңел Сыннарың да синең, аның рәвешләре Тик ул түгел шул син, ул түгел Адаштырма мине, саташтырма мине Болай да бит әрни бу күңел Сыннарың да синең, аның рәвешләре Тик ул түгел шул син, ул түгел Сыннарың да синең, аның рәвешләре Тик ул түгел шул син, ул түгел Тик ул түгел шул син, ул түгел
  • Вступление: F#m B E C#m F#m B Бер убэсем килэ кузлэреннэн, E C#m Исерэсем сою сузлэреннэн, F#m B Жиллэр булып сарыласым килэ, E C#m Ялан аяк узган эзлэренэ! F#m B Бер чишэсем килэ серлэренне, E C#m Яктыртасым соры козлэренне. F#m B Шашып-шашып бер назлыйсым килэ, E C#m Ай нурыннан нурлы йозлэренне... Припев: F#m B Бер убэсем килэ кузлэреннэн, E C#m Исерэсем сою сузлэреннэн, F#m B Жиллэр булып сарыласым килэ, E C#m Ялан аяк узган эзлэренэ! F#m B Сою учагында горли-дорли, E C#m Кабатлыйсым килэ исеменне. F#m B Хислэремнен эзгеннэрен сутеп, E C#m Яратасым килэ бары сине... Припев: F#m B Бер назлыйсым килэ чэчлэреннэн, E C#m Бер кочасым килэ биллэреннэн, F#m B Исерэсем килэ союеннэн, E C#m Мин Бэхетле бары синен белэн! Проигрыш: F#m B E C#m F#m B E C#m Припев: F#m B Бер убэсем килэ кузлэреннэн, E C#m Исерэсем сою сузлэреннэн, F#m B Жиллэр булып сарыласым килэ, E C#m Ялан аяк узган эзлэренэ! F#m B Бер убэсем килэ кузлэреннэн, E C#m Исерэсем сою сузлэреннэн...