Татарский переводчик Азербайджанские песни Узбекские песни Русские песни

Татарские песни.
Страница 5

Исполнители

Добавить
Все татарские исполнители

Группа вконтакте

  • 1. Кайткан саен туган якларыма Эзлэп тошэм безнен тирэкне. Чишмэлэрнен салкын суларыдай Баса алмый янган йорэкне. Кушымта: Синнэн башка белмим ни эшлэргэ дэ Кая куйим ялгыз жанымны. Ауыр икэн дуслар бу донъяда Ауыр икэн дуслар бу донъяда Югалтулар сойгэн ярынны Югалтулар сойгэн ярынны. 2. Тынып калган авыл урамнары Син булмагач сыкрап жан сыза. Яшьлектэге кебек бэгърен кабат Йогороп чыгар кебек каршыма. Кушымта.
  • Кайчакларда бу язмышны булмый шул аңлап, Сине түгел, үз-үземне яшим мин алдап. Үзем юк дигән булсам да син миңа кирәк. Бер-берсенә каршы килә акыл һәм йөрәк. Кушымта: Юк, юк, юлларыма каршы чыкма, Юк, юк, кулларымнан ялгыш тотма. Тик син... Ышана күрмә, зинһар, Минем өчен бары тик син бар. Үзем сине куган булам, “Кит” дигән булам, “Башкаларны шулай гашыйк ит” дигән булам. Бу дөньяда башкалар күп, тик син бер генә. Сине гашыйк итә алган ул бит мин генә. Кушымта. Ятлар белән курсәм ялгыш сине үзеңне Ачуымнан көчкә тыям мин үз-үземне. Яныңа да килә алмыйм, китә дә алмыйм, Ләкин сине башкаларга мин бирә алмыйм. Кушымта.
  • 1. Күңелең китек булса да, Булса да тирән яра, Керфегең түбән кадама Аккан суларга кара. Кушымта: Өметләрең өзелгәндә Аккан суларга кара. Никадәр авыр булса да Агым су юлын таба. 2. Булыр инде бу дөньяның Тетрәнеп алган чагы, Дер селкенеп алган чагы, Утларга салган чагы. Кушымта: 3. Дөньялар нинди булса да, Бары чыдарга кала. Сабырлыкларың сыңганда Агым суларга кара. Кушымта: Сабырлыгыңны сындырма Аккан суларга кара. Никадәр авыр булса да Агым су юлын таба. Өметләрең өзелгәндә Аккан суларга кара. Никадәр авыр булса да Агым су юлын таба.
  • Әкълимә. 1. Син минем ягыма карамыйсын да Син минем турым да уйламыйсын да Карама, уйлама, эндәшмә Әкълимә Син генә минем уемда. Кушымта: Йөрәгем җылынып китә Елмаеп карасаң уземә Карама, уйлама, эндәшмә Әкълимә Син генә минем уемда.(2 тапкыр) 2. Барыбер кар суы булып китер Яз көне өрәкнең кыларын чиртер Мин көтәм сагынып Кил минем яныма Гүзәлем син минем Әкълимә. Кушымта: Йөрәгем җылынып китә Елмаеп карасаң уземә Карама, уйлама, эндәшмә Әкълимә Син генә минем уемда.(2 тапкыр) 3. Син минем ягыма карамыйсын да Син минем турыда уйламыйсын да Карама, уйлама, эндәшмә Әкълимә Син генә минем уемда. Кушымта: Йөрәгем җылынып китә Елмаеп карасаң уземә Карама, уйлама, эндәшмә Әкълимә Син генә минем уемда.(4 тапкыр) Әгәр дә карасаң, Уйласаң Әкълимә Бәреп үтерә мине Миләүшә.
  • ЯРАТАМ ДИП ӘЙТ ИНДЕ! Ирек Габдрахманов көе һәм сүзләре -------------------------- АП-АК КЫШЛАР, ЯЗЛАР ҮТТЕ... ҖЫЛЫ ҖӘЙЛӘР ҖИТТЕ... СИРИН ЧӘЧӘГЕ ИСЛӘРЕН, СИБЕП ҖИЛЛӘР ИСТЕ! ЧӘЧӘК АТЫП ЙӨРӘГЕМДӘ, МӘХӘББӘТ КИЛДЕ... СИНЕ ГЕНӘ ЯРАТАМ ДИП, ҖАНЫМ ӘЙТ ИНДЕ! кушымта: ТИМӘ, ТИМӘ... ТИМӘ, ТИМӘ... ТИМӘ ЙӨРӘГЕМӘ... ЯРАТАМЫН ДИП КЕНӘ ДӘШ, КАРАП КҮЗЛӘРЕМӘ! ТИМӘ, ТИМӘ... ТИМӘ, ТИМӘ... ТИМӘ ЯРАЛАРГА... ҖАН ӨШЕТКЕЧ САЛКЫН ҖИЛЛӘР КЕРТМИК АРАЛАРГА! ТИМӘ, ТИМӘ... ТИМӘ, ТИМӘ... ТИМӘ ЙӨРӘГЕМӘ... ЯРАТАМЫН ДИП КЕНӘ ДӘШ, КАРАП КҮЗЛӘРЕМӘ! ТИМӘ, ТИМӘ... ТИМӘ, ТИМӘ... ТИМӘ ЯРАЛАРГА... ҖАН ӨШЕТКЕЧ САЛКЫН ҖИЛЛӘР КЕРТМИК АРАЛАРГА!
  • Эзләде, үз тиңемне эзләде, Өметен өзмәде, Үз ярымны эзләде җаным... Эзләдем, күпме еллар эзләдем, Якты булды хыялым, Сагыныплар эзләдем аны... Эзләдем, барлыгыңны белдем мин, Килерсең дип көттем мин, Табармын дип белдем мин, җаным! Үземне мин бәхетле диямен, Тимәсен тик күзләрем, Тимәсен тик күзләрем, җаным! Сүзләрең, синең назлы сүзләрең Биләде йөрәкне. Күңел белән тартылам сиңа. Күзләрең сүзләрдән дә көчлерәк. Бик ягымлы күзләрең Бөрки йөрәк җылысын миңа. Эзләдем, барлыгыңны белдем мин, Килерсең дип көттем мин, Табармын дип белдем мин, җаным! Үземне мин бәхетле диямен, Тимәсен тик күзләрем, Тимәсен тик күзләрем, җаным! Шатланам: бик бәхетле көннәрем, Син генә бәхетем. Ярый әле эзләдем сине. Кызганмыйм синсез үткән елларны, Сиңа гына китерде Ул елларның юллары мине.
  • Гаепле бит бәгърем син үзең Юлларыңда талмасын күзең Соң бит инде кире юллар юк Язын агып киткән сулар күк Соң бит инде бәгърем, бәгърем соң Үпкәләдең нигә нигә соң Кире кайта алмыйм, алмыйм соң Хәзер инде соң бит, инде соң Гаепле без бәгърем гаепле Нишләтим соң ялгыз йөрәкне Нигә инде алдан белмәдең Бер-беребезгә кирәкне Соң бит инде бәгърем, бәгърем соң Үпкәләдең нигә нигә соң Кире кайта алмыйм, алмыйм соң Хәзер инде соң бит, инде соң Йөрәк түрләреннән төшереп Күз яшьләрен булмый яшереп Нишлим инде нишлим ялгыз мин Минем өчен юк бит инде син Соң бит инде бәгърем, бәгърем соң Үпкәләдең нигә нигә соң Кире кайта алмыйм, алмыйм соң Хәзер инде соң бит, инде соң
  • һ, Ырымбур-кала, сахра-дала, Күккә тиеп тора манара... Сау булыгыз, дуслар, без китәбез, Бәлки курешэлмабыз тиз ара... Аһ, Ырымбур-кала, сахра-дала, Күккә тиеп тора Гора тау... Сау булыгыз, дуслар, без китәбез, Бәлки курешэлмабыз исэн - сау... Аһ, Ырымбур-кала, сахра-дала, Елкылары чыккан бәйгегә... Сау булыгыз, дуслар, без китәбез, Бәлки курешэлмабыз мәңгегэ...
  • Кошлар да бер шулай таралалар, Сау бул инде, туган оябыз! Офыкларга карап очар өчен Иңнәрдә без канат тоябыз. Әйтерсең лә пар атларда үтте Кыңгыраулы мәктәп еллары; Күңелләрдә гомерлеккә калыр Шушы соңгы моңлы чыңлавы. Кыңгыраулы, кыңгыраулы, Кыңгыраулы мәктәп еллары!.. Зур юлларга безне чыгардың син, Күңелләргә бирдең омтылыш. Соңгы кынгырау булсын беренчесе, Син каршыла безне, зур тормыш. Әйтерсең лә пар атларда үтте Кыңгыраулы мәктәп еллары; Онытылмас, кая юл тотсак та, Сагындырыр таныш чыңлавы. Кыңгыраулы, кыңгыраулы, Кыңгыраулы мәктәп еллары!.. Алда әле заман имтиханы, Күп сынаулар әле үтәсе; Максатларга әле ирешәсе, Хыялларны чынлык итәсе! Әйтерсең лә пар атларда үтте Кыңгыраулы мәктәп еллары; Киләчәккә безне озатканда Онытылмас дәртле чыңлавы. Кыңгыраулы, кыңгыраулы, Кыңгыраулы мәктәп еллары!..
  • Мин үземне камил димим, Беркем фəрештə түгел. Тотасың да бəрелəсең, Уйлыйсың бугай жиңел. Кайсыбыз икəн гөнаһсыз? Түземлекнең чиге бар. Көзгегə бер күз сал əле, Синме əллә идеал? Ул бармагың сызлар əле, Теге миңа төрткəне. Өйрəтүчелəр дочерта, Син үзеңне бел, яме. Ах, тетəсең инде мине, Түзсен генə йөрəгем. Йөземə имеш язылган Тəрбиясез икəнем. Койма астыннан гадəттə Бар көчеклəр өрə. Адресымны бирə алам, Йөземə бəреп сөйлə! Ул бармагың сызлар əле, Теге миңа төрткəне. Өйрəтүчелəр дочерта, Син үзеңне бел, яме. Жəллəп куям əле үзем, Бəхетсез булган кеше. Башкалардан гаеп эзлим Булмагач башка эшем. Икенче яктан карасаң, Чəйнəлгəн саен гайбəт. Гөнаһларым да юыла Синең аркаңда, рəхмəт. Ул бармагың сызлар əле, Теге миңа төрткəне. Өйрəтүчелəр дочерта, Син үзеңне бел, яме.
  • 1. Ай янында якты йолдыз Минем йолдызым гына Мәдинәм гөлкәем Минем йолдызым гына бәгыркэем Мәдинәм гөлкәем Минем йолдызым гына бәгыркәем. 2. Кычкырып җырлап җибәрәм Моңайган чакларымда Мәдинәм гөлкәем Моңайган чакларымда бәгыркәем. Мәдинәм гөлкәем Мңайган чакларымда бәгыркәем. 3. Ай янында якты йолдыз Айның урталарында Мәдинәм гөлкәем Айның урталарында бәгыркәем Мәдинәм гөлкәем Айның урталарында бәгыркәем. 4. Таң атуга ул да сүнә Калам ялгызым гына Мәдинәм гөлкәем Калам ялгызым гына бәгыркәем Мәдинәм гөлкәем Калам ялгызым гына бәгыркәем.
  • 1. Сагындырды туып үскән авыл, Туган якның назлы кочагы. Кайтам әле ямьле язлар җиткәч, Шау чәчәккә чумгач тау ягы. Куш: Язгы кичтә җырлап узам әле, Яшь чакларны искә төшереп. Шомыртларын кочып, сиреннәрен үбеп, Сөю хисләреннән исереп. 2. Дулкынлатып күңел пәрдәләрен Язгы шаян җилләр уйнаклар. Яшьлегемне эзләп китим әле Кире кайтмаса да ул чаклар. 3. Йолдыз яуган урамнардан урап, Гармун моңы йөри озатып. Бикле күңелләргә керә үтеп, Гомер узганнарны елатып.
  • Бала чакта сандугачтай Килә иде сайрасы. Мәхәббәтнең иң чибәрен Килә иде сайласы. Әле дә истә, әле дә истә Балачак хыяллары. Салават күпере кебек Күңелем хыяллары. Кушымта: Сандугачым өйрәт мине Өйрәт мине сайрарга. Сайрармын да, җырлармын да Иң кәдерле дусларга. Чәчәкле алым чалгымны Җырлатам әле кайрап. Сөюемне аңлатырга Сандугач булып сайра. Сандугачым сайра, сайра Сайра син арыганчы. Сайрап җибәр халкым өчен Йөрәгем ярылганчы.
  • Мин синнэн киткэн коннэрдэ Куз яшьлэрен китмэде. Козлэр утеп, язлар килгэн, Йорэк шуны сизмэде. Эле мин сагынам сине, Сонрак син сагынырсын. Кайтар уткэн коннэрне дип Ходайга ялынырсын. Бик еш тошлэремдэ курэм, Уйлыйсын, уйланасын. Бир кулынны, юатырмын, Килгэндэ югаласын. Эле мин сагынам сине, Сонрак син сагынырсын. Кайтар уткэн коннэрне дип Ходайга ялынырсын. Еллар утте, хислэр сунде, Ерагайды аралар. Сине хэтерлэтеп бары Сыкрый кайчак яралар. Эле мин сагынам сине, Сонрак син сагынырсын. Кайтар уткэн коннэрне дип Ходайга ялынырсын.