Татарский переводчик Азербайджанские песни Узбекские песни Русские песни

Песня «Кыңгыраулы мэктэп еллары»
исполнителя Ришат Тухватуллин.
Скачать или слушать онлайн

Текст песни:

Кошлар да бер шулай таралалар,
Сау бул инде, туган оябыз!
Офыкларга карап очар өчен
Иңнәрдә без канат тоябыз.

Әйтерсең лә пар атларда үтте
Кыңгыраулы мәктәп еллары;
Күңелләрдә гомерлеккә калыр
Шушы соңгы моңлы чыңлавы.
Кыңгыраулы, кыңгыраулы,
Кыңгыраулы мәктәп еллары!..

Зур юлларга безне чыгардың син,
Күңелләргә бирдең омтылыш.
Соңгы кынгырау булсын беренчесе,
Син каршыла безне, зур тормыш.

Әйтерсең лә пар атларда үтте
Кыңгыраулы мәктәп еллары;
Онытылмас, кая юл тотсак та,
Сагындырыр таныш чыңлавы.
Кыңгыраулы, кыңгыраулы,
Кыңгыраулы мәктәп еллары!..

Алда әле заман имтиханы,
Күп сынаулар әле үтәсе;
Максатларга әле ирешәсе,
Хыялларны чынлык итәсе!

Әйтерсең лә пар атларда үтте
Кыңгыраулы мәктәп еллары;
Киләчәккә безне озатканда
Онытылмас дәртле чыңлавы.
Кыңгыраулы, кыңгыраулы,
Кыңгыраулы мәктәп еллары!..

Другие песни исполнителя:

  • 1. "Абыең кем?"- дип сорыйлар Исемеңне үк әйтүгә Энеңә хөрмәт иде. Бала чагымнан якларга, Абыйлы булып үсәргә Миңа зур бәхет тиде. Кушымта: Тормыш урамнарында, Кышның бураннарында "Таянырлык абыем бар, Ышанычлы абыем бар"- Дип яшим яннарыңда. Гел бергә бердәм булып, Матур балачак узып. Эшләп үстек, гөрләп үстек, Җырлап үстек, җырлап яшик Абый-энеле булып. 2. "Нинди генә хәл булмасын, Туган ара бозылмасын"- Әти сүзе йөрәктә. Бу сүзләрнең көчен хаклап, Яшик туганлыкны саклап Антлар бирешмәсәк тә. Кушымта: 3. Булыйк абый гел янәш Кирәктә ярдәмләшерлек, Кирәктә киңәшерлек. Булсын уртак уйларыбыз Таңнар аттырганга кадәр Утырып сөйләшерлек. Кушымта:
  • 1. Яннарымда син булганда белмэдем кадерлэрен Ислэремнэн хич чыкмыйсын Озелэ бэгерлэрем Кушымта: Кертмэс идем араларга гэйбэт сузлэр кадерлем белер идем яшьлегезбезнен Мэхэббэтен кэдерен 2. Укенсэм дэ кире кайтмас Кайтмас бергэ чакларым кунелемнен турлэрендэ сине генэ саклармын Кушымта: Кертмэс идем араларга гэйбэт сузлэр кадерлем белер идем яшьлегезбезнен Мэхэббэтнен кэдерен 3.Табышларны язмышларны тозтеп булмас икэн тормыш юлын яна баштан башларга булса икэн Кушымта: Кертмэс идем араларга гэйбэт сузлэр кадерлем белер идем яшьлегезбезнен Мэхэббэтен кэдерен.