Татарский переводчик Азербайджанские песни Узбекские песни Русские песни

Песня «Тимэсен тик кузлэрем»
исполнителя Гузель Уразова.
Скачать или слушать онлайн

Текст песни:

Эзләде, үз тиңемне эзләде,
Өметен өзмәде,
Үз ярымны эзләде җаным...
Эзләдем, күпме еллар эзләдем,
Якты булды хыялым,
Сагыныплар эзләдем аны...

Эзләдем, барлыгыңны белдем мин,
Килерсең дип көттем мин,
Табармын дип белдем мин, җаным!
Үземне мин бәхетле диямен,
Тимәсен тик күзләрем,
Тимәсен тик күзләрем, җаным!

Сүзләрең, синең назлы сүзләрең
Биләде йөрәкне.
Күңел белән тартылам сиңа.
Күзләрең сүзләрдән дә көчлерәк.
Бик ягымлы күзләрең
Бөрки йөрәк җылысын миңа.

Эзләдем, барлыгыңны белдем мин,
Килерсең дип көттем мин,
Табармын дип белдем мин, җаным!
Үземне мин бәхетле диямен,
Тимәсен тик күзләрем,
Тимәсен тик күзләрем, җаным!

Шатланам: бик бәхетле көннәрем,
Син генә бәхетем.
Ярый әле эзләдем сине.
Кызганмыйм синсез үткән елларны,
Сиңа гына китерде
Ул елларның юллары мине.

Другие песни исполнителя:

  • 1. Очрагансың, бергенәм, Бәхет бүләк итәргә. Ачып күңел пәрдәсен, Ягымлы итеп дәштен: Кушымта: "Килче, килче яныма, Кулыңны бир кулыма, Мәңге син диеп яшәрмен, Нур сибеп юлларыңа." 2. Син күкләрнең йолдызы, Көннәремнең аязы. Назга тулып йөрәк тә, Кушылды синең көйгә. 3. Яшик әле куанып! Иң бәхетле пар булып! Мәңге-мәңге кипмәсен Сөюебез чишмәсе.
  • Китә җаныем, китә җаныем, Китә җаныем Донбасска. Ул китә инде Донбасска, Сүз бирде ташламаска... Шакталарга син төшәрсең, Җырлап күңел итәрсең шул, Әгәр мине бик сагынсаң, Бик сагынсаң нишләрсең? Мартиннарның мичләрендә, Яна икән ташкүмер шул, Исән килеш, җир астында, Үтә лә безнең яш гомер. Шахтер егет күмер вата, Кемнәр алган исәбен??? Гомерем булып, таш басмаса, Ташламам, җанкисәгем!..
  • Чиксез җиһан киңлегендә, Якты йолдыз –син ул, дидең. Меңнәр арасыннан, иркәм, Сине сайлап, сине сөйдем. Припев. Куллар-кулда, күзләр-күздә, Кирәк түгел артык сүз дә. И Ходаем, теләгем бер: Парлы гомер бир син безгә. Сөюебез ялкынында Җылынырбыз икәү, иркәм. Нинди бәхет, Ходай безгә Чын мәхәббәт бүләк иткән. Күз тимәсен, сүз кермәсен, Арабызга гомер буе. Киләчәктә көтсен безне Мәхәббәтнең алтын туе