Татарский переводчик Азербайджанские песни Узбекские песни Русские песни

Песня «Сагындырды авылым»
исполнителя Гузель Уразова.
Скачать или слушать онлайн

Премьера песни: 2019-10-16

Текст песни:

1. Сагындырды туып үскән авыл,
Туган якның назлы кочагы.
Кайтам әле ямьле язлар җиткәч,
Шау чәчәккә чумгач тау ягы.

Куш: Язгы кичтә җырлап узам әле,
Яшь чакларны искә төшереп.
Шомыртларын кочып, сиреннәрен үбеп,
Сөю хисләреннән исереп.

2. Дулкынлатып күңел пәрдәләрен
Язгы шаян җилләр уйнаклар.
Яшьлегемне эзләп китим әле
Кире кайтмаса да ул чаклар.

3. Йолдыз яуган урамнардан урап,
Гармун моңы йөри озатып.
Бикле күңелләргә керә үтеп,
Гомер узганнарны елатып.

Другие песни исполнителя:

  • Туган авылым балачагым кебек Һәрчак төшләремә керәсең, Гүзәл бакча булып төшләремә кереп Үзәгемне нигә өзәсең? Гүзәл бакча булып төшләремә кереп Үзәгемне нигә өзәсең? Кайткан чакта юлларыма чыгып Ак каеннар каршы алалар, Нидер әйткән кебек алар һәрбересе Шаулый-шаулый озатып калалар. Нидер әйткән кебек алар һәрбересе Шаулый-шаулый озатып калалар. Кайтыйм әле тагын авылыма, Алсу таңнар сызылып атканда Төшләремә кергән гүзәл бакчабызда Сандугачлар җырын тыңларга. Төшләремә кергән гүзәл бакчабызда Сандугачлар җырын тыңларга.
  • "Саклый ул гаиләне, Ни булса да түзә; Йөрәкләре көчле", - димәгез. Хатын-кыз күңеле Бәллүр кебек кенә, Авыр сүзләр аңа әйтмәгез. Кушымта: Тигез парлар булып, Тату яшәгәндә, Бик күңелле гаилә бәйрәме Киләчәкне уйлап, Бергә-бергә генә Бәхетлеләр саклый гаиләне. Хатын-кызның йөзе - Күңел җылылыгы; Шул сыйфаты саклый гаиләне Ир-егетләр көчле Саклап хатын-кызны, Күңелләркен аңлый белгәне. Бәхетләрнең сере - Гаилә татулыгы, Саклау кирәк назлы йөрәкне Онытмаска иде Бәхет өчен бары Аңлашып яшәүләр кирәкне...
  • Керермен төшләреңә, Төшәрмен исләреңә. Минем генә исем китмәс Синең ул хисләреңә. Теләрсең кочакларга, Янарсың учакларда. Әмма синең яннарыңда Мин булмам ул чакларда. Тарарсың чәчләреңне, Көтерсең дәшкәнемне. Минем кулъяулыгым белән Сөртерсең яшьләреңне. Теләрсең кочакларга, Янарсың учакларда. Әмма синең яннарыңда Мин булмам ул чакларда. Килерсең яннарыма, Басарсың алларыма. Барыбер түзә алмассың Йөрәгең янганына.
  • Көзләр җиткән саен казлар юлы Сагыш тезмәсеннән әйләнә, Көзләрендә казлар юлы аша Яшьлегемә килеп әйләнә. Кушымта: Киек казлар, сезнең тавышлардан Күңелемә бигрәк ямансу. Яшьлегемә кире кайталмадым, Бары калды.. калды сагыну. Киек казлар, алып кайтыгызчы Канатларда яшьлек ягына, Яшьлегемне әгәр очратсагыз, Әйтегезче: "Ул бит сагына!"