Татарский переводчик Азербайджанские песни Узбекские песни Русские песни

Татарские песни.
Страница 7

Исполнители

Добавить
Все татарские исполнители

Группа вконтакте

  • Син мине эзләмә Эзләр ерак калды Без уткән юлларга Ап-ак карлар салды Йөрәккә үрләде Салкынның карлары Дуслармы көнләште Дошманмы каргады Эзләмә мине,зинхар эзләмә Минем эзләрне син күзләмә Кайтмаслар инде бу серле кичләр Яңармас кабат сүнгән хисләр Югалттык күптән, саклый алмадык Сөю кадерен соңлап алдың Эзләмә мине, хәзер мин ерак Кичерә алмас яралы йөрәк Сөюнең урманы караңгы төн булып Адашкан сагышта көзге гөлләр сулды Күрешер көннәрне кәккүккә юрамас Мәхәббәт шахыйты якты йолдыз янмас Эзләмә мине,зинхар эзләмә Минем эзләрне син күзләмә Кайтмаслар инде бу серле кичләр Яңармас кабат сүнгән хисләр Югалттык күптән, саклый алмадык Сөю кадерен соңлап алдың Эзләмә мине, хәзер мин ерак Кичерә алмас яралы йөрәк
  • 1. Якыннар, дуслар җыелса дөнья түгәрәкләнә. Теләкләрнең иң изгесен бүген Сезгә телисе килә. Кушымта: Сәләмәтлек саулык гел ташып торсын Өйләрегез һәрчак бай һәм мул булсын. Шатлыкта бәхеттә бу ямьле җирдә Татулыкта яшәргә (безгә яшәргә) 2. Тормыш диңгездәй дулкынлы Ашкынып ага көннәр Дулкыннар берни дә түгел безгә Чыдам булсын җилкәннәр. Кушымта: Сәләмәтлек саулык гел ташып торсын Өйләрегез һәрчак бай һәм мул булсын. Шатлыкта бәхеттә бу ямьле җирдә Татулыкта яшәргә (безгә яшәргә) 3. Күңел моңга тулган чакта Җырлыйк бер рәхәтләнеп сагышларга юл куймыйча һәрчак яшик әле сөенеп! Кушымта: Сәләмәтлек саулык гел ташып торсын Өйләрегез һәрчак бай һәм мул булсын. Шатлыкта бәхеттә бу ямьле җирдә Татулыкта яшәргә (безгә яшәргә)
  • Синең белән Сизми калдым Тормышымнын кинэт узгэреп китэчэген... Ышанмадым Синен мина яратам дип эйтэчэген... Синен эйткэн Бу сузлэрен йорэгемэ кереп калды... Без курешкэн Ямьле коннэр тошем сыман булып калды... Синен белэн, синен белэн Ник тугел сон икэу бергэ... Мина гына, мина гына Кыен шул гел беруземэ... Сина гына, сина гына Йорэккэем гел ашкына... Синен сихри чибэрлеген Нигэ мине саташтыра... Синнэн башка Йорэккэем дорлэп торган утта яна... Сызланса да кунеллэрем Бара алмыйм яннарына... Кузлэренэ Мин сокланып синен карап тора алмыйм... Экияттэ Сыман узган коннэремне генэ уйлыйм... Синен белэн, синен белэн Ник тугел сон икэу бергэ... Мина гына, мина гына Кыен шул гел беруземэ... Сина гына, сина гына Йорэккэем гел ашкына... Синен сихри чибэрлеген Нигэ мине саташтыра..
  • Соясен ме дип сорыйсын Сине ничек соймим мин Күзләреннен карашлары Якты йолдызларга тин Соям җаным өзлеп соям Сою бар ул дөньяда ошан җаным син булмасан авыр миңа бу дөньяда Соям җаным өзлеп соям Сою бар ул дөньяда ошан җаным син булмасан авыр миңа бу дөньяда «Сөясеңме» дип сорыйсың Сөйми ничек түзим соң Тормыш күлен синнән башка, Ялгыз ничек йөзим соң Соям җаным өзлеп соям Сою бар ул дөньяда ошан җаным син булмасан авыр миңа бу дөньяда Алсу йөзләрең охшаган Күктәге нурлы айга «Сөясеңме» дип сорама Аңлыйсыңдыр болай да. Соям җаным өзлеп соям Сою бар ул дөньяда ошан җаным син булмасан авыр миңа бу дөньяда
  • Сандугачның күрсәң иде Юлга төзелгәннәрен. Һичкем белми йөрәгемнең Нигә өзелгәннәрен. Кушымта:Каен ауган, каен ауган Кайтасы юларыма. Әле ятларда булсаң да Кайтырсың кулларыма. Шыбыр-шыбыр яңгыр ява Эх, мин үләннәр булсам. Мин үләннәр булыр идем, Син бөрлегәннәр булсаң. Сандугачым сизәсеңме Талыңны каердылар. Сине талдан, мине ярдан Дошманнар аердылар. Кушымта:Каен ауган, каен ауган Кайтасы юларыма. Әле ятларда булсаң да Кайтырсың кулларыма.
  • Өстәлдә ялгыз чынаяк Чәе суынып беткән. Ялгыз чәйнең дә тәме юк, Эчмәдем синсез, иркәм. Гомерем шулай узармы Гел сине генә көтеп? Ялгызым өстәл янында, Суынган чәйләр эчеп. Өстәлемдә барсы да бар, Нигә чәйнең тәме юк? Ялгыз булгангадыр инде Өемнең дә яме юк. Гомерем шулай узармы Гел сине генә көтеп? Ялгызым өстәл янында, Суынган чәйләр эчеп. Кайнар чәй салып куям да, Утырам сине көтеп. Чәем суына бит инде, Кая югалдың китеп? Гомерем шулай узармы Гел сине генә көтеп? Ялгызым өстәл янында, Суынган чәйләр эчеп.
  • Онытырга күмпе теләсәм дә, Йөрәгемнән һаман китмисең. Гомер елгам ага салмак гына, Тик син генә җанга җитмисең. Сүнде сыман кояш күкләремдә, Син җитмисең җанга син генә. Синнән башка, иркәм, синнән башка Йөрәгемне аңлар кем генә. Төннәр буе укыйм хатларыңны, Искә алып бергә чакларны. Шул чакларны моңлы бер жыр итеп, Йөрәгемдә мәңге саклармын. Сүнде сыман кояш күкләремдә, Син җитмисең җанга син генә. Синнән башка, иркәм, синнән башка Йөрәгемне аңлар кем генә. Тагын язлар килде, кар суыдай Куңелләрем тагын ярсына. Хәбәр салсаң, гөрләвекләр булып Йөгерер идем синең каршыңа. Сүнде сыман кояш күкләремдә, Син җитмисең җанга син генә. Синнән башка, иркәм, синнән башка Йөрәгемне аңлар кем генә.
  • 1. Аллыйм дисэм алар бар, озем дисэм голлэр бар Авырлыкны жинэр очен яры -ямьле дуслар бар. Аллар курдем алмадым,голлэр курдем озмэдем Агым судай гомер узды узганнын да сизмэдем(2 раза) 2. Хич тормышы борчыласыз, шатлыгыз сирэк килэ Кинэш бирер дуслар мина яшэремэ коч бирэ. Аллар курдем алмадым,голлэр курдем озмэдем Агым судай гомер узды узганнын да сизмэдем(2 раза) 3.Язмыш мине яндырды да бозлар итеп тундырды,бирэсен биреп бетергэч Ялгыз башым калдырды. Аллар курдем алмадым,голлэр курдем озмэдем Агым судай гомер узды узганнын да сизмэдем(2 раза) 4. Яшэп булмый бу тормышта дусларсыз туганнарсыз, Ялгыз калмагыз дусларым, яшэгез борчыларсыз. Аллар курдем алмадым,голлэр курдем озмэдем Агым судай гомер узды узганнын да сизмэдем(2 раза)
  • Су буенда ялгыз аккош, Каерылган канатлары. Канатларны каера ул Аерылу газаплары. Аерылмагыз, аерылмагыз, Булса да сәбәпләре. Канатларны каера ул Аерылу сәгатьләре. Ят кошны пар итмәс аккош, Ялгыз канат какса да. Без дә бергә булалмабыз, Сулар үргә акса да. Ялгыз аккош күргән саен Өзелә үзәкләрем. Нигә соң без бергә чакның Белмәдек кадерләрен?! Сөялдем нәзек талларга Белмәдем бөгеләсен. Бегелгэн талларга карап Үзәгем өзеләсен. Талларга карап моңаям Ялгыз минутларымда. Бер ялгызымны яндырма Мәхәббәт утларында Аерылмагыз, аерылмагыз, Булса да сәбәпләре. Канатларны каера ул Аерылу сәгатьләре.
  • Бер курудэ сойдем дисен, Фэрештэгэ тинлисен. Юлларымда алла биргэн Алсу чэчэгем дисен. Син ме мине яраткан, Мин ме сине яраткан? Эллэ инде икебез дэ Бер-беребезне караткан? Сине курдем, озлеп сойдем, Тон йокыларым качты. Сина булган мэхэббэтем Бикле йорэкне ачты. Син ме мине яраткан, Мин ме сине яраткан? Эллэ инде икебез дэ Бер-беребезне караткан? Бэхет йолдызы астында Тугандыр безнен сою, Тик килмэсен, читлэп алсын Безне сагыштан кою. Син ме мине яраткан, Мин ме сине яраткан? Эллэ инде икебез дэ Бер-беребезне караткан?
  • 1. Гашыйк булу гына житми Озелеп яратсын кунел Яратуны саклап яклап Калырга жинел тугел Кушымта: Янсын мэхэббэт учагы Янсын берук сунмэсен Союегез чэчэк атсын Беркайчан сурелмэсен 2. Парлы булу гына житми Арада сою булсын Парлар шул сою очен Гел дэ ут йотып торсын Кушымта: Янсын мэхэббэт учагы Янсын берук сунмэсен Союегез чэчэк атсын Беркайчан сурелмэсен 3.Ялгыз жаннар табышсыннар Гашиклар кавышсыннар Яратканнар мэнгелеккэ Тугры булып калсыннар Кушымта: Янсын мэхэббэт учагы Янсын берук сунмэсен Союегез чэчэк атсын Беркайчан сурелмэсен
  • Мин яратам сине, Татарстан, Ал таңнарың өчен яратам, Күк күкрәп, яшен яшьнәп яуган Яңгырларың өчен яратам. Мин яратам сине, Татарстан, Горур халкың өчен яратам, Җан эреткән әнкәм телең өчен, Татар телең өчен яратам. Мин яратам сине, Татарстан, Тугайларың өчен яратам, Тукайларың, Сәйдәшләрең өчен, Җәлилләрең өчен яратам. Мин яратам гүзәл Чаллы ягын, Киң күңелле Казан каласын. Кем уйлаган чит җирләрдән килеп, Татарстан, синдә каласым. ТАТАРСТАН, СИНЕ ЯРАТАМ!
  • Бураннар әле дә тынмаган, Кайтасы юлыма кар салган. Шулай да мин сиңа ашкынам, Сагынам шул сине сагынам. Кар салган кар яткан юллардан, Ашкынып кайтам мин яныңа. Син генә бары тик син генә, Кирәк шул наз көткән җаныма. Кайт әле, кайт дисең, очрашыйк, Сөйләшеп алырга булса да. Кайтасы юлымнан адашмам, Артымнан бураннар куса да. Кар салган кар яткан юллардан, Ашкынып кайтам мин яныңа. Син генә бары тик син генә, Кирәк шул наз көткән җаныма. Мәхәббәт көчлерәк яна ул, Арада сагыну булганда. Юлларда һәрвакыт җиңел бит, Шул хисләр озата барганда.
  • Сулган сою голлэренэ Сулышым оргэн идем Мэнге бергэ янэшэннэн Барырмын дигэн идем Калырмын дигэн идем Мин сине сойгэн идем Янганда койгэн идем Сина гына бар жанымны Назымны биргэн идем Мин сине сойгэн идем Янганда койгэн идем Сина гына бар жанымны Назымны биргэн идем Язганым дигэн идем Барыда бетте инде Союлэр утте инде Мин сойгэнгэ бит киттем Э син яратмый киттен Тормышны бозып киттен Мин сине сойгэн идем Янганда койгэн идем Сина гына бар жанымны Назымны биргэн идем Мин сине сойгэн идем Янганда койгэн идем Сина гына бар жанымны Назымны биргэн идем Язганым дигэн идем Сизэ кунел син барыбер Яныма килэчэксен Кабатлыйк шушы коннэрне Аерылмыйк диякчэксен Мин сине сойгэн идем Янганда койгэн идем Сина гына бар жанымны Назымны биргэн идем Мин сине сойгэн идем Янганда койгэн идем Сина гына бар жанымны Назымны биргэн идем Язганым дигэн идем Язганым дигэн идем
  • 1)Беләм беләм барсы бөтте Уртак түгел таңыбыз Хәзер инде бөтенләйгә Аерылды юлыбыз Ничек инде ничек була Алга таба нишләргә Нинди дәвалар табыймсын Сүрелмәгән хисләргә Кушымта: Ләкин сине оныта алмыйм Элеккечә яратам Көн дә ничә уйларымда Янына барып кайтам 2)Син дип уйлаган уйларымны Кайчан булыр ахыры Кайчан гына туктар икән Бу сагышның яңгыры Ничек инде ничек була Алга таба нишләргә Нинди дәвалар табыймсын Сүрелмәгән хисләргә Кушымта: Ләкин сине оныта алмыйм Элеккечә яратам Көн дә ничә уйларымда Янына барып кайтам
  • Тиз үтә еллар, Ә күктә без туганда янган йолдызлар Һич үзгәрмичә, Һаман да шулай ук җемелдәп яналар Һаман да... Чылтырый чишмәләр шулай ук таңнарда Һаман да... Ачы әрем исен тарата далада Җил сыйпап узганда... Без гел бер уйда Әйтерсең бер ялгыз яшибез дөньяда Бар могҗизалар Була бит бары тик без җиргә туганда Мең еллар... Таулардан шулай ук чишмәләр агалар Мең еллар... Күкләрдә шулай ук йолдызлар яналар Меңнәгәннәр алар... Мең елдан... Чишмәләр шулай ук агарлар таулардан. Мең елдан... Зларын әремнәр исе килер даладан. Без үткән юллардан.