Татарский переводчик Азербайджанские песни Узбекские песни Русские песни

Татарские песни.
Страница 2

Исполнители

Добавить
Все татарские исполнители

Группа вконтакте

  • 1. Төшләремә кер әле бер, Хәлләремне бел әле бер. Синең җылы кочагыңа мохтаҗ чагым, Өзгәләнә бәргәләнә ятим җаным. .... Кайнар утта янам, ... Бозлы суда калам, Нихәл итим икән,ничек үтим икән, тормыш дулкыннарын... ... Мин бит ялгыз торна, ... Зинхар адаштырма, Нихәл итим икән, ничек үтим икән, тормыш упкыннарын. 2.Була икән, шундый мәлләр, Шәмдәлләрдә сүнә шәмнәр. Ургый кайный хәсрәтемнең, дулкыннары, Томырылып көтеп торган упкыннары. ..... кушымта 3.Таулар ташлар ишелер күк, Барыр юлым киселер күк. Бәхет диеп алданганмын, бары рәшә, Коткаручым бул әле дип сиңа дәшәм. ...... кушымта.
  • Куренми синнэн бутэннэр Карамыйм да ятларга. Насыйп булсын гомер буе Шулай бергэ атларга. Бер генэ булып союлэр Кадерен белсэк иде. Алда ни генэ булса да Бергэлэп курсэк иде. Шатлыгын да ,кайгысын да Тигезлэп булсэк иде. Вэгьдэлэргэ бер тамчыда Тошэ курмэсен таплар. Сурелулэрне белмэсен Кунелдэге учаклар. Сыналмый гына булмый шул Тормыш дигэн юлларда. Талмас лэкин йорэгебез Союебез булганда.
  • 1. Исеңдәме, җәйге кичтэ, Бәйләнделәр чәчләр чәчкә. Төңге күктә янган йолдызларда, Кергән иде чагу төскә. Кушымта: Исеңдәме, исемнәрне Язып куйды кыя ташка. Яшәп булмас кебек иде, Синнән башка, синнән башка. 2. Исеңдәме, назлы жилләр, Сөеп исте, бәхет теләп. Йөрәкләрне җилкендерә иде, Тик бер теләк - парлы йөрәк. 3. Исеңдәме, сандугачлар Сайрадылар безнең өчен. Өздерепләр моңландылар алар, Сынар өчен, бәхет көчен.
  • 1) Мин бит сине юри генэ юри генэ яраттым юри сина кузлэр кысып яраттым сине озлеп сойгэннэргэ юри генэ уч итеп юри сине яраттымда хэзер булмый хи китеп Кушымта: Юри генэ дия дия башлар буталып бетте Сизми калдым юри диеп купме гомерлэр утте Юри генэ яратам мин, юри генэ сойлэшэм юри синнэн колгэн булам юри генэ конлэшэм 2) Юри язам сина хатлар матур сузлэр тезэмен мин бит юри соям диеп узэгенне озэмен ышаныпта куярсын син утырсан мине тынлап юри генэ эйтэм инде яратам сине чынлап Кушымта: Юри генэ дия дия башлар буталып бетте Сизми калдым юри диеп купме гомерлэр утте Юри генэ яратам мин, юри генэ сойлэшэм юри синнэн колгэн булам юри генэ конлэшэм
  • Без бергэ бэхетле, узен дэ белэсен Нигэ сон конлэшеп, кунелне телэсен Элдэ син бар эле, диеп мин соенэм Яратам озелеп, тик сине бергенэм Узебез сайлаган язмышны, Юлларын бергэлэп утэрбез, Син мине, мин сине Мэнгегэ бэхетле итэрбез Син мине, мин сине Мэнгегэ бэхетле итэрбез Йорэгем турендэ гел жаным син генэ Союдэн йозлэрен балкысын гел генэ Син генэ бэхетем, башка беркем тугел Сине генэ соя мэхэббэттэ кунел Узебез сайлаган язмышны, Юлларын бергэлэп утэрбез, Син мине, мин сине Мэнгегэ бэхетле итэрбез Син мине, мин сине Мэнгегэ бэхетле итэрбез
  • Шундый сүзләр кирәк, сөеп, юатырдай. Сүнгән күңелләрне назлап уятырдай. Канат куеп иңгә, бирешмәскә чиргә, Шундый җылы сүзләр ишетәсе килә. Шундый сүзләр кирәк, сагыш куа торган, Аны ишетүгә кабат туа торган. Яшеннәрне куып, кояш чыгарырдай, Сабый бала сыман ихлас куанырдай. Шундый сүзләр кирәк, өмет бирә торган. Чын күңелдән әйтеп, бәхет үрә торган. Кирәк ачар өчен алар күңел күзен, Үзең гади бул син, алтын булсын сүзең. Шундый сүзләр кирәк, тәме бетми торган, Шундый сүзләр кирәк, җаннан китми торган. Нигә шундый сүзләр әйтелә соң сирәк, Җылы сүзләр әйтик, әйтик әле күбрәк.
  • Яратканым бер генә, Гашыйк сиңа, гөлемә. Җаныкаем, гомергә Булсак иде без бергә. Назлы хисләр күңелдә, Кавышырбыз, күр менә. Синең кебек матурны Яратмасын кем генә? Яратканым бер генә, Кулда булса син генә. Син йөрәкнең түрендә, Каршы килмә сөюгә. Син йөрәкнең түрендә, Каршы килмә сөюгә. (2 раза) Син кояшым көнемдә, Тулган аем тонемдә. Гашыйк сина, гөлемә, Яратканым син генә. Карап күңел сөенә, Сиңа, иркә гөлемә. Ямь өстисең көнемә, Яратканым син генә. Яратканым бер генә, Кулда булса син генә. Син йөрәкнең түрендә, Каршы килмә сөюгә. Син йөрәкнең түрендә, Каршы килмә сөюгә. (4 раза)
  • Гомер уза — кулмэк туза, Диеп йори курмэгез. Шушындый матур тормышны Сарыларга тормэгез. Каралар дип картаймагыз Сары дип саргаймагыз. Кирэкмэгэн уйлар уйлап Юк-барга картаймагыз. Гомер чэчкэ, шау чэчэктэ Булсын бэхет голлэре. Эле унда, эле сулда Йортэ язмыш жиллэре. Каралар дип картаймагыз Сары дип саргаймагыз. Кирэкмэгэн уйлар уйлап Юк-барга картаймагыз. Уйлар-уйлар, юктыр яры, Юк башы, юк ахыры. Тормышларны тоссез итэ Кунеллэрнен мон зары. Каралар дип картаймагыз Сары дип саргаймагыз. Кирэкмэгэн уйлар уйлап Юк-барга картаймагыз.
  • Ап-ак карлар, ап-ак карлар Тагын жиргэ яудылар. Сина булган сэлэтемне Кабат сина итмилэр. Карлар ява тын гына, Күңелем сиңа ашкына. Очып, очып, очып, очып Кил иркэм яннарыма. Карлар ява тын гына, Күңелем сиңа ашкына. Очып, очып, очып, очып Кил иркэм яннарыма. Ап-ак карлар каеннарны Акка чорнап алдылар. Йөрәгемне ят матурлар Урап ала алмыйлар. Карлар ява тын гына, Күңелем сиңа ашкына. Очып, очып, очып, очып Кил иркэм яннарыма. Карлар ява тын гына, Күңелем сиңа ашкына. Очып, очып, очып, очып Кил иркэм яннарыма. Җилләр тынды, юллар тынды, Минем кунелем зилзилә. Сөю көчле давыл икән. Чынлап сөйсәң, сиздерэ. Сөюемнең давылында Армый оча алсаң гына, Очып, очып, очып, очып Кил, иркәм, яннарыма. Сөюемнең давылында Армый оча алсаң гына, Очып, очып, очып, очып Кил, иркәм, яннарыма. Карлар ява тын гына, Күңелем сиңа ашкына. Очып, очып, очып, очып Кил, иркәм, яннарыма.
  • АДАШМА ҖИЛЛӘРДӘ, Марат Сәләхетдинов көе. Гөлсәрвәр сүзләре. . Бер бик матур синең рәсем Истәлек иде миндә, Юкка чыкты, мин күпме эзләдем... Әллә ачык тәрәзәдән Җилләргә очты микән? Истәлегең юк иркәм... . Кушымта: Адашма җилләрдә, Адашма җилләрдә? Җил,давылда, өермәләрдә Адашма, адашма?.. Ышанма җилләргә, Адашкан хисләргә?.. Кил әле минем яннарыма?! Кил әле, кил әле?! . Синең матур рәсемеңне Эзләдем мин җилләрдән; Икәү йөргән эзләрдән эзләдем... Табылмады бер җирдә дә... Ә без йөргән эзләрдә Бөтерелә өермә... . Кушымта шул ук. . Тотам безнен вэгдэлэрне, Котэрмен мин узенне Югалса да истэлек ул рэсем, Янэшэмдэ генэ минем, Тик гомерлек яр итеп, Сине килэ курэсем
  • Бармаклары белән гүя, Гармун телләрен саный. Берсен ала, берсен куя, Бер егет гармун сайлый. Гармун сайрый сандугачтай, Гармун сайрый да сайрый. Көйгә көйне ялгый-ялгый, Бер егет гармун сайлый. Уйнамый түзеп буламы, — Кулда гармун булганда?! Тын гына торып кара син Җаның моңга тулганда. Гармун сайрый сандугачтай, Гармун сайрый да сайрый. Көйгә көйне ялгый-ялгый, Бер егет гармун сайлый. Кызлар күңелен җилкетер Гармуннар бармы монда? Тукта-тукта, нинди көй бу? Йөрәкне урый моңга! Гармун сайрый сандугачтай, Гармун сайрый да сайрый. Көйгә көйне ялгый-ялгый, Бер егет гармун сайлый.
  • Яшьләй кердең йөрәгемә, Өзелеп сөйдем мин сине. Тик мин ялгышканмын икән, Алыштырдың бит син мине. Ятлар биргән алсу чәчәк Түшләреңә син кададың. Мине генә сөям, дидең. Күзгә карап алдадың. Бөгелә талым, бөгелә, Көчле җилләр искән саен. Өзелә үзәк, өзелә, Исемә син төшкән саен. Бөгелә талым, бөгелә, Көчле җилләр искән саен. Өзелә үзәк, өзелә, Исемә син төшкән саен. Гөнаһсыз яратуымны Аңлата алмыйм мин сиңа. Булмас ятлар минем кебек, Газапланам мин шуңа. Зәңгәр күктә, ай янында, Балкып яна йолдызы. Ә син мине сөймәсәң дә, Һаман көтәм ялгызым. Бөгелә талым, бөгелә, Көчле җилләр искән саен. Өзелә үзәк, өзелә, Исемә син төшкән саен. Бөгелә талым, бөгелә, Көчле җилләр искән саен. Өзелә үзәк, өзелә, Исемә син төшкән саен. Яшьләй кердең йөрәгемә, Өзелеп сөйдем мин сине. Тик мин ялгышканмын икән, Алыштырдың бит син мине. Ятлар биргән алсу чәчәк Түшләреңә син кададың. Мине генә сөям, дидең. Күзгә карап алдадың. Бөгелә талым, бөгелә, Көчле җилләр искән саен. Өзелә үзәк, өзелә, Исемә син төшкән саен. Бөгелә талым, бөгелә, Көчле җилләр искән саен. Өзелә үзәк, өзелә, Исемә син төшкән саен.
  • 1)Сукмагымда ай нурлары, Чыкларда көмеш моңнар, Синең янга алып бара, Моңнарга тулы юллар. Күңелемдә һисләр бии, Йөгерә, атлыйм үзем, Җырлап бирермендер диеп, Сиңа дип чәчәк өздем. Кушымта (ике тапкыр): Сөю көткән күзләреңне, Күрәм диеп киләм әле, Һисләремне моңга төрдем, Җыр итеп бирәм әле. 2)Көтәсеңдер юлга карап, Ашкынып сиңа барам, Барам гына түгел бәлки, Канатлы аттай чабам. Җиде кат тауларны үтеп, Җилләрне узып барам, Сиңа булган һисләремне, Сөю җырына салам.
  • 1.Тын калыйк,сөйләшмик Бу матур таңнарда... Ни сөйли,тибрәнеп, Асыл кош талларда? Кушымта: Тыңлачы,сандугач Серләрен көйли ич, Ул минем хисләрне Өздереп сөйли ич. 2.Тибрәлә йөрәгем Сандугач шикелле. Оныт,яр,кайгыңны, Зарыңны,шигеңне. Кушымта: 3.Колак сал,асыл яр, Илаһи бу моңга, Мин шушы таңнарда Әйләндем былбылга. Кушымта: 4.Йөрәккә асыл кош Тикмәгә кунмастыр, Шуннан да ак уйлар, Саф хисләр булмастыр.
  • Сәләм юллыйм сина! Туып ускэн авылым Карамалы Гобәй Сагындым сине авылым. 1.Каеннарын, чишмәләрен, Елгаларын, куләрен синен.. Авылым, ин гузәле, Мине хәр чак тортып тора, Авылымнын кырлары, кырлары Сагынмыйча ничек тузәрмен. Кушымта: Сәләм юллыйм сина! Туып ускән авылым, Карамалы Гобәй, Сагындым сине авылым! 2.Бер курудән гашыйк итәр, Авылымнын кызлары, кызлары Эх чибәрләр, кара кузләр арасында, Сойкмлелек сибәләр кызлары, йозләрнә чыккан назлары! Кушымта: Сәләм юллыйм сина! Туып ускэн авылым Карамалы Гобәй Сагындым сине авылым. Сәләм юллыйм сина! Туып ускэн авылым Карамалы Гобәй Сагындым сине авылым.
  • 1 Былбыл дисэн,былбыллардан матурыраксыз Йолдыз дисэн,йолдызлардан балкуыраксыз, Йозегездэ кояш булып нурлар коена, Нурлар булып телэк ява яшлек туена кушымта: Пар аккоштай кагынып зэнгэр куллэрдэ, Язсын озак еллар сезгэ парлап йозергэ, Житегез комеш-алтынга туйлар уздырып, Пар аккошлар шикелле бэхетле булып 2. Язмыш китабынын яна битен ачасыз, Тормыш дигэн зур юлына аяк басасыз, Шул юллардан гомер буе бергэ атлагыз, Пар голлэрне шау чэчэктэй бакча ясагыз кушымта: Пар аккоштай кагынып зэнгэр куллэрдэ, Язсыз озак еллар сезгэ парлап йозергэ, Житегез комеш-алтынга туйлар уздырып, Пар аккошлар шикелле бэхетле булып 3. Туй коннэре шаулап узар утэр дэ,китэр, Туйдан сон да горлэп торсын сезнен гомерлэр, Ящэгез бер-берегезнен кадерен белеп, Бер-берегезне иркэ сузгэ назларга телэп кушымта: 2 тапкыр Пар аккоштай кагынып зэнгэр куллэрдэ, Язсыз озак еллар сезгэ парлап йозергэ, Житегез комеш-алтынга туйлар уздырып, Пар аккошлар шикелле бэхетле булып. Житегез комеш-алтынга туйлар уздырып, Пар аккошлар шикелле бэхетле булып. Пар аккошлар шикелле бэхетле булып.