Татарский переводчик Азербайджанские песни Узбекские песни Русские песни

Песня «Кышкы чия»
исполнителя Хания Фархи.
Скачать или слушать онлайн

Текст песни:

Күбәләкләп яуган ап-ак карлар
Килеп куна битем очларына
Күзләремдә ай һәм йолдыз нуры,
Бөтерелә хисләр кочагында.

Әмма күрмим яуган карларны да,
Җитәкләшеп үткән парларны да
Син бит миңа бүген сөям, дидең,
Кыш көнендә пешкән чиям, дидең.

Күкрәгемә кысып җылытырмын,
Чиям, дидең, сине өшетмәм.
Мондый татлы, назлы сүзләрне бит
Мин тик тәүге тапкыр ишетәм.

Әмма күрмим яуган карларны да,
Җитәкләшеп үткән парларны да
Син бит миңа бүген сөям, дидең,
Кыш көнендә пешкән чиям, дидең.

Күбәләкләп яуган ап-ак карлар
Килеп куна битем очларына
Иреннәрдә баллы чия тәме,
Эрим кебек синең кочагыңда.

Әмма күрмим яуган карларны да,
Җитәкләшеп үткән парларны да
Син бит миңа бүген сөям, дидең,
Кыш көнендә пешкән чиям, дидең.

Другие песни исполнителя:

  • Туктап калдым тормыш юлларымда, Утыр әле әнкәй яннарыма, Кайгыларга нихәл түзәем, Серләремне кемгә сөйләем. Дөнъя булгач була төрле хәлләр, Вакытлыча булсын авыр мәлләр, Шулай үтә инде бу тормыш, Нык бул балам яшәргә тырыш. Киңәшеңне тотам әнкәем, Сабыр итә, итә, яшәем, Ник шулай да минем чәчләремә, Еллар инде аппак карлар сибә. Дөнъя булгач була төрле хәлләр, Вакытлыча булсын авыр мәлләр, Шулай үтә икән бу тормыш, Нык бул балам яшәргә тырыш. Кызым инде үсеп буйга җитте, Тормыш үзәнненән атлап китте, Улда миңа шулай килерме, Киңәш бирче әнкәй диярме. Дөнъя булгач була төрле хәлләр, Вакытлыча булсын авыр мәлләр, Шулай үтә инде бу тормыш, Нык бул балам яшәргә тырыш.
  • Бас гармун теллэренэ, Тарт эле куреклэрен. Кызлар соя егетлэрнен Нэкъ синен кебеклэрен. Бас эле сагышларны, Бас гармун теллэренэ. Мон-зарлылар донья тулы, Гармунчы берэу генэ. Бас гармун теллэренэ, Кер син кунеллэренэ. Озелеп жырлап жибэрсен Жырчы тугеллэре дэ. Эрет кызларнын кунелен, Гармун монына тореп. Куеннарына керсеннэр, Моннар назында эреп. Тарт гармун куреклэрен, Бас эле теллэренэ. Тон йокылары кермэсен Кызларнын кузлэренэ. Бас гармун теллэренэ, Ин монлы жирлэренэ. Кузенэ карап тилмерсен Сот бирми йоргэне дэ. Бас эле сагышларны, Бас гармун теллэренэ. Мон-зарлылар донья тулы, Гармунчы берэу генэ.