Татарский переводчик Азербайджанские песни Узбекские песни Русские песни

Песня «Мин яратам сине, Татарстан»
исполнителя Салават Фатхутдинов.
Скачать или слушать онлайн

Текст песни:

Мин яратам сине, Татарстан,
Ал таңнарың өчен яратам,
Күк күкрәп, яшен яшьнәп яуган
Яңгырларың өчен яратам.

Мин яратам сине, Татарстан,
Горур халкың өчен яратам,
Җан эреткән әнкәм телең өчен,
Татар телең өчен яратам.

Мин яратам сине, Татарстан,
Тугайларың өчен яратам,
Тукайларың, Сәйдәшләрең өчен,
Җәлилләрең өчен яратам.

Мин яратам гүзәл Чаллы ягын,
Киң күңелле Казан каласын.
Кем уйлаган чит җирләрдән килеп,
Татарстан, синдә каласым.
ТАТАРСТАН, СИНЕ ЯРАТАМ!

Другие песни исполнителя:

  • Күңелемдәге теләкләрне гөлләргә үреп киләм. Гөлгә күмеп, бүген сине кадерлем минем диям. Туган көнең белән котлыйм, җырлар язам бүләккә. Син гүзәлем, гүзәлкәем, матур бүген бигрәк тә. Кушымта: Бәхетле бул, кайгы күрмә, Сагышларга уралма! Туган көнең якты булсын, Караңгыда югалма! Карама агым суларга яшьлегеңне кызганып. Утырма туган көнеңдә, яшьләреңә чыланып. Иссен җилләр, назлап сине, баш исеннәр каеннар. Сайлар кошлар каен саен син дә йыла сайрап ла. Кушымта. Көзләр кебек сарыланма, кышлар кебек агарма Җәйләр кебек ягымлы бул, өмет багла язларга. Килер бәхет бик көттереп, шатлыгың да күп булыр. Газиз әнкәң бүләк иткән иң зур бүләк шул булыр! Кушымта.
  • Тормыш ул бит, бер карасаң, Елмаеп көлгән кебек. Икенче яктан карасаң, Шәмнәре сүнгән кебек. Килэ ява Килэ ява Ияләшкән бер болыт. Очар канатларым булса, Тормас идем бер минут. Гөл булсам, үсәр идем. Җил булсам, кисәр идем лә Алма булып, алларыңа Өзелеп төшәр идем. Килэ ява Килэ ява Ияләшкән бер болыт. Очар канатларым булса, Тормас идем бер минут. Абау, Аллам, "уф" та димим – Уфтана димәсеннәр. Уфтанырга калган бу, дип Дошманнар көлмәсеннәр. Киле ява Киле ява Ияләшкән бер болыт. Очар канатларым булса, Тормас идем бер минут.
  • Бармаклары белән гүя, Гармун телләрен саный. Берсен ала, берсен куя, Бер егет гармун сайлый. Гармун сайрый сандугачтай, Гармун сайрый да сайрый. Көйгә көйне ялгый-ялгый, Бер егет гармун сайлый. Уйнамый түзеп буламы, — Кулда гармун булганда?! Тын гына торып кара син Җаның моңга тулганда. Гармун сайрый сандугачтай, Гармун сайрый да сайрый. Көйгә көйне ялгый-ялгый, Бер егет гармун сайлый. Кызлар күңелен җилкетер Гармуннар бармы монда? Тукта-тукта, нинди көй бу? Йөрәкне урый моңга! Гармун сайрый сандугачтай, Гармун сайрый да сайрый. Көйгә көйне ялгый-ялгый, Бер егет гармун сайлый.